Озын сүзнең кыскасы, 5 бала әнә шулай аякка баскан. Сүземне сарыктан башлаган идем. Корбан бәйрәменә чаклы әнинең ихатасында бер сарыгы бәкәйләгән. Тик чире булгандыр инде, тернәкләнә алмыйча үлеп киткән. Ә хәзер бәкәе аны сагынып көне -төне акыра.
Бәтиен тудыргач та, әни сүзләренә караганда, сарык әле күпмедер вакыт чабып йөргән. Бермәлне яткач та, кире тора алмаган. Шул вакыт аралыгында бәкәй ана сөтенең тәмен, татлылыгын белеп алган. Шуңа әнисе җан биргәч тә, сыер сөтен эчмичә, борынын чөеп кенә җибәрә, янәсе, кайда минем әниемнең тәмле сөте, кайда минем азыгым. Бәкәй ачлыктанмы, әнисен юксыныпмы көне -төне кычкырып чыккан. Аннан соң әни ни чарадан бичара дигәндәй шикәр комы кушылган дөге суы да биреп карады. Анысын эчте хет.
Тере ул, сөбханалла. Мәчеләр янында да, тавык, әтәчләр янында да сикергәләп, уйнап йөри үзе. Әмма ана назы, аның тәмле сөте нык юксындыра, күрәсең. Берсендә эсселектән мәче чирәмдә ятып тора, бәкәебез аның янына килде дә, иснәнә, имәр өчен әни сөте эзли. Тапмагач, башын салып, мәченең уң ягына барып, күңелсезләнеп ятты. Шунда да аның ятимлегеннән күңел тетрәнеп китте.
Безне күрсә и-и сырпалана, тынычланып кала үзе. Без кая барсак, шунда йөгерә. Әни жәлләп: "Бәхетсез җан", ди үзенә. Күзгә яшь тыгылды шунда. Ул да җан иясе, аның да бу фани дөньяда яшисе килә...тик ятим. Кызым Диләрә: "Әни, ник аның әтисе юк соң? Килеп алсын, карасын, үстерсен иде. Әнисе булмагач, хет әтисе янында булыр", ди. Нарасыйга җәнлек-җанварның үз дөньясы, үз кануннары турында аңлатырга туры килде. Әнидән сорашып торам, инде сыер сөтенә ияләшә бугай. Сугышып булса да, бутылка аша эчертәм, ди әни. Менә шулай, җәмәгать, авыл кешесенең үз дөньясы, үз проблемалары.
Комментарийлар