16+

Владимир Путин: «Россиягә кояш астында булырга берни комачауламый»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин унҗиденче тапкыр халык белән туры эфирда аралашты. Унсигез ел элек барлыкка килгән яңа төр форматта аралашу елдан ел үзгәрә бара.

Владимир Путин: «Россиягә кояш астында булырга берни комачауламый»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин унҗиденче тапкыр халык белән туры эфирда аралашты. Унсигез ел элек барлыкка килгән яңа төр форматта аралашу елдан ел үзгәрә бара.

Әүвәлге елларда ул ике сәгатьлек кенә һәм илбашының телефоннан шалтыратучылар белән аралашуы булса, узган ел ул видеоконференцияне хәтерләтте, Президент халыктан кабул ителгән сораулар буенча шунда ук министрлар һәм төбәк вәкилләре белән фикер алышты. Туры эфирның шундый форматта узганда сорау бирүчеләрнең башкаручыларның ил башы алдында ничек җавап тотуын күзәтү мөмкинлеге бар. Башка елларда борчыган мәсьәләләр тапшырудан соң гына хәл ителә башласа, хәзер аларга туры эфирда ук җавап алына.

Яңа очрашу, элеккеге сораулар

Быел да игътибар үзәгендә социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, тышкы сәясәт һәм башка бик күп өлкәләр булды. “Гражданнарның керемнәре берничә елда кыскаруына карамастан, хәзер алар үсә бара”, - дип белдерде Президент. 2017 елда хезмәт хакы күләме 33,2 меңне тәшкил итсә, бүген ул 44 меңгә якын, узган елда 8 процентка арткан. “Мондый хезмәт хакы алмаучылар миңа үпкәләмәсен иде, мин уртача саннар тутрында сөйлим”, - диде Владимир Путин. Бу юнәлеш буенча эшләр дәвам итә, хезмәт өчен минималь түләү дәрәҗәсе артты һәм бу арту 44 миллион кешегә кагылды, дип әйтеп узды ил башы. Чиновниклар белән гади хезмәткәрләр кайчан бертигез хезмәт хакы ала башлачак дигән сорауга ул хезмәткәрләрнең хезмәт хакы чиновникларныкына хәтле күтәрелергә тиеш, әмма киресенчә түгел дип, җавап бирде һәм биредә аермалык зур булырга тиеш түгел диде.    
Пенсионерларны тиешле керемнәр белән тәэмин итү төп бурычларның берсе булып тора. Агымдагы елның 1 апреленнән пенсияләр 2 процентка арткан, индексацияләнү 7,05 процентны тәшкил иткән. Ә 1 октябрьдән исә хәрбиләрнең пенсияләре 4 процентка артачак.
Ил башы аңлатуынча, барлык милли проектларның максаты - халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшырту. “Җитештерүчәнлекне үстерү – төп ысул һәм аның нигезендә гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрү”, дип белдерде ул.

Халыкны дарулар белән тәэмин итү федераль һәм төбәк чыганакларыннан тәэмин ителә, үзәктән булырга тиешлесе тулысынча күчеп беткән. Даруларның халыкка барып җитмәве – төбәкләрдәге мәгълүмат системасының начар эшләве нәтиҗәсе, - диде Владимир Путин: “Складларда дарулар тулып ята, әмма кулланучылар аны алмый, чөнки аларга мәгълүмат барып җитми. Урындагы җитәкчеләр моны аңларга һәм өстенлекне дөрес билгели белергә тиеш”.

Сүз иреге һәм хакимиятне тәнкыйтьләү ирекле булырга тиеш, дип белдерде ил башы. Журналист Голунов белән бәйле хәл турында ул: “Тамга өчен генә төрмәгә утыртмасыннар өчен, хокук саклау органнарының эшчәнлеген контрольне тоту эшен җайга салырга” - диде ул һәм бу хәл белән бәйле булган генераллар эштән азат ителгән, башка гаеплеләрне ачыклау өчен мөһим булган тикшерү эшләре башкарылыр дип өстәде. Бәйсез интернет турында ул: “Сүз ниндидер чикләүләр турында бармый. Серверларның күбесе чит илдә, алар өзелсә, яки читтән тыкшыну булса, ул чагында Рунетның даими эшләвен тәэмин итәргә тиеш булабыз”, - диде.

Тышкы сәясәт

Тышкы сәясәткә килгәндә, Донбасстагы хәлләр турында Президент болай җавап бирде: “Безне Донбассны оккупацияләүдә гаеплиләр. Әмма бу – ялган, Украина үзе ЛНР белән ДНРны танудан баш тартты”. Шулай ук Россия территориясендә булган украиннарның гадиләштерелгән формада ил гражданлыгын алу эшен тикшерергә вәгъдә бирде. Санкцияләр Кырымның Россиягә кушылуы һәм Украинаның көньяк-көнчыгышндагы хәлләр белән бәйле түгел, ә илнең үсешен тоткарлау өчен кертелгән. “Без беркем белән дә талашмадык”,  диде ул Көнбатыш белән булган мөнәсәбәтләргә аңлатма кертеп. Экспертларның мәгълүматлары буенча, 2014 елдан бирле Россия 50 миллиард доллар алып бетермәгән, Европа союзының югалтулары – 240, АКШныкы – 17, Япониянең 27 миллиард доллар. Болар барысы да эш урыннарында чагылыш таба, шул исәптән Европа союзында да. Президент сүзләренчә, алар безнең базарны югалта.  

Белоруссия белән берләшү ихтималы буенча: “Сүз союздаш дәүләт турында бара. Бик күп эш эшләнгән, әмма җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Без күбрәк эшли алабыз һәм эшләргә тиешбез”, - дип җавап бирде.

Иран белән АКШ арасында җәнҗал булу ихтималы турындагы сорауга исә Президент: “Бу кимендә шул төбәкнең фаҗигасы булыр иде”, дип фикерен белдерде. Иран МАГАТЭ белән булган килешүләрнең таләпләрен үти, аңа карата санкцияләр кертүне Россия нигезсез дип саный.

“Туры эфирга әзерләнгәндә, нинди сорауларның кискен булуы ачыклана”, дип белдерде Владимир Путин. Чираттагы “Туры эфирга” берничә көн дәвамында миллион ярым мәҗәгать кабул ителгән, шалтыратулар миллионга якын.


Фото: kremlin.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading