16+

Чаңгы узышлары бүген Казанның өч урынында оештырыла

Киләсе шимбәдә, ягъни 9 февральдә чаңгы һәркемгә бик тә кирәкле әйбергә әверелә.

Киләсе шимбәдә, ягъни 9 февральдә чаңгы һәркемгә бик тә кирәкле әйбергә әверелә.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә һәм Казанда «Россия чаңгы юллары-2019» («Лыжня России-2019») XXXVII Бөтенроссия ачык массакүләм чаңгы узышлары үткәрелә.
Чаңгы узышлары Казанда өч урында оештырыла.

Горки-Әмәт урман паркында. Совет һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен. Спорт чарасы 9 сәгать 50 минутта башлана;
Гаврилов урамында Казансу елгасы буенда. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында яшәүчеләр өчен. Спорт чарасы 10 сәгать 30 минутта башлана;

Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында. Биредә чаңгы юлларына Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр, шулай ук республика, шәһәр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре, әзерлекле спортчылар баса. «Локомотив»та спортчылар 5 һәм 10 километр арага узышларны 9 сәгать 30 минутта башлый. Массакүләм чаңгы узышын тантаналы ачу 10 сәгать 45 минутта була. Изумрудное күленә бара торган юлда автомобильләрне куеп тору мәйданы әзерләнә.

Бәйрәм рухын тагын да күтәрү максатында, чаңгы узышлары урыннарында иҗат коллективлары чыгышлары белән күңел ачу чаралары да оештырыла.

Россиядә массакүләм чаңгы узышлары 1982 елдаан башлап инде 37нче мәртәбә үткәрелә. Казан спорт бәйрәменә 2005 елдан кушылды.

 Россиядә быелгы чаңгы узышларына 500 меңнән артык кеше килер дип ниятләнелә. Илнең 73 төбәге әлеге спорт чарасында катнашачагын белдергән. Казан да чаңгы узышларында актив катнаша, быел чаңгы юлларына башкалада 20 мең кеше чыгар дип фаразлыйлар

Казан мэры Илсур Метшин да «Лыжня России» спорт чарасының халык арасында бик популяр булганлыгын әйтте.
– Чаңгы юлларына елдан-ел күбрәк кеше баса. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү күпләрнең яшәү рәвешенә әверелеп бара, – диде мэр Илсур Метшин.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәмендә чаңгы узышларында катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк. Спорт чарасы таләпләре нигезендә, шәхесне раслаучы документ һәм медицина рөхсәте белешмәсе зарур. Мандат комиссиясе 4-8 февральләрдә Үзәк стадионның матбугат үзәгендә 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшли.
Сәламәтлеге буенча чаңгыга баса алмаган кешеләргә дә массакүләм чаңгы узышлары урыннарына килеп, спорт бәйрәмен тамаша кылырга була. Чаңгы бәйрәме, һичшиксез, матур тәэсирләр калдырыр.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading