16+

«Шәһри Казан»га баш мөхәррир билгеләнде

Бүген бездә зур яңалык! «Шәһри Казан»га баш мөхәррир итеп Радик Сабировны билгеләделәр.

«Шәһри Казан»га баш мөхәррир билгеләнде

Бүген бездә зур яңалык! «Шәһри Казан»га баш мөхәррир итеп Радик Сабировны билгеләделәр.

Радик Сабиров безнең газетага чит кеше түгел, аның Мансур Мортазин идарә иткән елларда спорт темасына багышланган язмалары укучыларыбыз күңелен яулаган иде. Моңа кадәр  Радик Сабиров «Идел» журналының баш мөхәррире, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары  булып эшләде, КДУда студентларга белем бирде.

"Татмедиа" АҖ Генераль директоры Андрей Кузьмин имзалаган боерык буенча, Радик Сабиров "Шәһри Казан" газетасы баш мөхәррире вазифаларына 20 июньнән кереште.

"20 июньнән "Шәһри Казан" газетасы редакциясе "Татмедиа"АҖ филиалы җитәкчесе вазифасына Радик Сабировны кабул итәргә. "Шәһри Казан" газетасы, "Без бергә" газетасы, "Шәһри Казан" электрон периодик басмасы баш мөхәррире вазифаларын Радик Сабировка йөкләргә", диелгән әлеге боерыкта.

Радик Сабиров 1979 елда Аксубай районында туган. КФУны тәмамлаган. Филология фәннәре кандидаты. Төрле елларда "Безнең спорт" газетасында, "Мәгариф" журналында, "Интертат" сайтында эшли. 2014 елдан "Идел" журналында баш мөхәррир вазифасында эшли.
Моңа кадәр "Шәһри Казан" газетасы журналы белән җитәкчелек иткән Гөлнара Сабирова 17 мартта "Ватаным Татарстан" газетасы баш мөхәррире итеп билгеләнде. 2003 елдан бирле "Ватаным Татарстан" баш мөхәррире булган Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китте.

Яңа баш мөхәрриребезгә коллективны таркатмый саклап, тагын да яңа алымнар һәм темалар белән укучыларыбыз сафын арттыруында уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading