16+

«Җәмгыятьтә объектив журналистикага, позитив хәбәрләргә ихтыяҗ зур»

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган елга нәтиҗә ясады.

«Җәмгыятьтә объектив журналистикага, позитив хәбәрләргә ихтыяҗ зур»

"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган елга нәтиҗә ясады.

 Тормышыбызга Интернет кергәннән бирле газета-журналлар өчен авыр заманалар башланды. Хәзер исә, технологияләр алга киткән саен, Интернет сайтларны социаль челтәрләр көннән-көн “төртеп” чыгара бара. Мөхәррирләр, журналистлар укучы өчен көрәшә. Әле моннан 100 ел чамасы элек кенә дә вакытлы матбугатны кулга төшерү өчен кулдан-кулга йөртеп укысалар, хәзер без укучыларыбызны җәлеп итүнең төрле юлларын эзләргә мәҗбүр. 

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының еллык коллегиясендә уйландырырлык мәсьәләләр күтәрелде. Күбесе укучыга кызыклы мәгълүмат җиткерү, оператив һәм үзенчәлекле, объектив булу бурычын чагылдырды. Булачак журналистларны әзерләгәндә университеттагы укытучылар безне нәкъ шул сыйфатларны үзебездә булдырырга өнди. Әмма хәзер замана башка. Кешегә эксклюзив, шоу-бизнес яңалыклары кирәк. Фейк, ягъни ялган мәгълүмат тарату иртән торгач ипигә май ягып, чәй эчү кебек гадәти күренеш. Болар басманың рейтингын арттыра торган “дөрес булмаган” ысуллар. Ә дөреслек хәзер укучыга кирәкме икән? 

Узган ел белән чагыштырганда, басма матбугатның гомуми тиражы 8 процентка кимегән һәм быел 991 532 экземпляр тәшкил иткән. Боларның 120 280 меңен район басмалары тәшкил итә. 

Газета-журналларны таратуда, укучыга җиткерүдә проблемалар аз түгел. Без мондый мәсьәләләр белән үзебез дә еш очрашабыз. Укучыларыбыз мөрәҗәгатеннән соң, почта бүлекләренә шалтыратып, газеталарның ни сәбәпле укучыга барып җитмәвен ачыклау көнлек эшкә әйләнә бара. Гәрчә, почта хезмәте өчен акча түләнелә. Мисал өчен, район басмасына альтернатив язылу 450 сум тора, ә почта аша язылганда бу сумма 765 сум тәшкил итә. Аерманы санасагыз, “почти” ярты елга тагын бер кат язылырлык. 

Гаепне хат ташучыларга гына кайтарып калдыру дөрес түгел, әлбәттә. Аларның шактыеның хезмәт хакы 10 мең сумга да тулмый. Өстәвенә, әле кибеттәгедән шактый кыйммәт бәягә продукция сатарга мәҗбүр итәләр. 

Бер мисал. Иптәш кызым Казанда Апаста яши торган әти-әнисенә “Шәһри Казан”ны яздырды. Әмма газета аларга гыйнвар буе килмәгән. Хат ташучы басманың кемгә килгәнен белмичә, газетаны китапханәгә илтеп барган. Сәбәп бер генә — почта бүлекчәсенә квитанция китерелмәгән! 

“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев мондый хилафлыклар булмасын өчен берәмләп сатуга ярдәм итә торган программа булдыру, киосоклар белән эшләүне активлаштыру, аларга ташламалар карау кирәк дигән фикердә.
Республикада матбугат сатучы 233 сәүдә объекты исәпләнә. 2018 ел белән чагыштырганда, аларның саны 20 процентка кимегән.

Агентлык җитәкчесе Татарстаннан читтә чыгарыла торган басмалар язмышы хакында да борчыла. 

-Республикада читтә яшәүче татарлар өчен тарихи Ватан белән элемтәләрне ныгыту, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклауда регионнардагы милли басмалар да гаммәви чара булып тора. Россиядә 122 мең тираж белән 30 газета чыгарыла. Безнең бурыч — аларның ресурсларын файдалану гына түгел, матди ярдәм күрсәтү дә, - диде ул. 

"Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, эшләү ысулларын үзгәртү кирәк. Шул очракта гына уңышка ирешеп булачак. Әлеге үзгәрешләрне акционерлык хуҗасы җитәкче кадрларны кыскартудан башлаган. Аудит нәтиҗәләре буенча, барлыгы 30 урынбасар вазыйфасыннан азат ителгән.  Моның бәрабәренә, “Татмедиа” системасындагы газета-журналларда эшләүче журналистлар, башка иҗади хезмәткәрләр санын арттырып булачак. 

-Үзгәреш җилләре безгә дә килеп җитте. Мәгълүмат чараларында эшли торган кеше ел дәвамында укырга, өйрәнергә тиеш. Президент татарфыннан куелган бурычларның иң мөһиме — татар телле мәгълүмат чараларын үстерү, яңаларын булдыру, Интернетта татар телендәге үзебезнең контентны булдыру, - дигән бурыч куйды Шамил Садыйков. 

Ул шулай ук мәгъүмат җитештерүдә иң мөһиме журналист икәнен дә ассызыклады. 

Моңа кадәр республикадагы шәхси мәгълүмат чараларына игътибар юк кына түгел, аларны күрмәмешкә салыштылар. Әмма татар матбугат чаралары арасында иң күп тираж җыючылар, кызганычкамы, бәхеткәме, шәхси басмалар булуын тану кирәк. Коллегия утырышына “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов, “Сираҗи сүзе” басмасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗиларның чакырылуы аларга караш үзгәрүне күрсәтә, бугай. 

-Хәзерге шартларда нинди генә яхшы мәкаләләр язып, искиткеч басма булдырсаң да, заманында йөзәр мең тиражлы басмалар дәрәҗәсенә җитә алмыйсың. Чөнки синең продукцияң халыкка барып җитми. Хәзер безгә, шәхси басмаларга да илтифат бар. Газета-журналларны альтернатив тарату турында сөйләшүләр бара. Көндәшлек булдырырга, почталарны да, киосокларны да рәхәт йокыларыннан айнытырга кирәк, - дигән фикердә Илфат Фәйзрахманов. 

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров исә матбугат чараларында илкүләм проектларның чагылышы аз булуын билгеләп үтте. 

-Матбугат чаралары халык белән кире элемтә булдыру өчен нәтиҗәле эшли торган гражданлык институтларының берсе. Матбугат чаралары халкыбызның телләрен һәм мәдәниятен саклауда роле зур. Хәзер җәмгыятьтә объектив журналистикага, позитив хәбәрләргә ихтыяҗ зур. Укучылар һәм тамашачылар вакыйганы яктыртуны гына түгел, ә иҗтимагый тыңлаулар аша вакыйганың чишелешен дә көтә. Әмма илкүләм проектлар темасын матбугат чаралары тирәнден ачмый. Республиканың һәр кешесе ул проектларның тормышка ашуыннан үзенә нинди файда алуы хакында җавап юк. Прессаның эше шуннан гыйбарәт, - диде Әсгать Сәфәров. 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading