28 март көнне Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Скопировать ссылку
28 март көнне Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды.
Бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
"Сезне сәламләргә һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырырга шатмын, - диде ул, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бу залда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм транспорт предприятиеләре, медицина даирәләре, мәдәният, массакүләм мәгълүмат чараларыхезмәткәрләре, мәгариф һәм спорт өлкәсе вәкилләре, дәүләт органнары хезмәткәрләре бар. Намуслы хезмәтегез һәм үз эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт".
Нәкъ менә республика халкының хезмәте Татарстанга, геосәяси кыенлыкларга карамастан, социаль-икътисадый үсешне дәвам итәргә мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Алексей Песошин.
Ул искәрткәнчә, Татарстан - Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләренең берсе, 2023 ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты күләме, бәяләү буенча, 4,1 трлн сум тәшкил итте (яки 2022 ел дәрәҗәсенә карата 103,6%). Татарстан бу күрсәткеч буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 6 нчы урында тора.
Төзелеш күләме буенча Татарстан 2 нче урында. 2023 елда 3 млн кв метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, бу 2022 ел дәрәҗәсенә карата 111% тәшкил итә. Сәнәгать җитештерүе күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында 5 нче урында тора.
Комментарийлар