16+

Корсак тирәсенә май кундырма

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шикәр диабетын бөтен дөнья пандемиясе дип игълан итте

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белгечләре шикәр диабетын бөтен дөнья пандемиясе дип игълан итте

Диабет таралуы буенча илләрнең беренче унлыгына Һиндстан, Кытай, АКШ һәм Россия керә. Көньяк-Көнчыгыш Азия, Көньяк Америка һәм Якын Көнчыгыш илләре шулай ук югары куркыныч янаган илләр рәтендә. Статистика буенча, соңгы дистә елда үсештәге илләрдә шикәр диабеты очраклары ике тапкырга арткан. 

Шикәр диабеты - организм инсулинны (ашказаны асты бизенең кандагы глюкозаны күзәнәкләргә күчерергә ярдәм итә торган гормоны) нәтиҗәле куллана алмавы. Диабет ике төрдә була: I тип диабет – инсулин җитәрлек эшләп чыгарылмау, II тип диабет күзәнәкләрнең инсулинга сизгерлеге кимүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Шикәр чире яшәрә – үзебез гаепле!

Мәгълүм булганча, күпчелек гадәтләр балачакта формалаша. Димәк, диабетны кисәтү дә мөмкин кадәр иртәрәк башланырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, без бу очракта олы яшьтә үсеш алган II типны күздә тотабыз. Инсулинга бәйле I типтагы диабет инде балачакта ачыклана. Бу төр барлык диабет белән авыручыларның 10 процентында гына күзәтелә.

II типтагы диабет акрынлап формалаша, бу процесс кимендә 5-10 ел дәвам итә. Аның барлыкка килүендә мөһим фактор булып симерү, бигрәк тә абдоминаль симерү (корсак өлкәсендә май туплану) һәм преддиабет алып тора. Преддиабетны углевод алмашының бозылуы дип тә атыйлар. Әмма бу халәт һичшиксез шикәр авыруына әвереләчәк дигән сүз түгел әле. Яшәү рәвешен үзгәртеп преддиабеттан котылып була. Әгәр вакытында чаралар күрелмәсә, һәр икенче очрак шикәр чиренә әверелергә мөмкин. 

Диабет белән авыручыларда йөрәк ишемиясе, йөрәк җитешсезлеге, баш мие инсульты, бөер авырулары, күрү сәләте начарлану, кайбер онкологик авырулар барлыкка килү куркынычы югары. Моннан тыш, бу авыруның яшәрүе дә күзәтелә. Мондый тенденциянең сәбәбе булып түбәндәге шартлар тора: 
–    аз хәрәкәтле яшәү рәвеше; 
–    дөрес тукланмау – рационында углеводлар, майлар күп булу;
–    хроник стресс; 
–    тиешле күләмдә йокламау; 
–    симерү; 
–    зарарлы гадәтләр. 

Югарысы да, түбәне дә яхшыга түгел

Хәзерге вакытта киң кулланылган диспансеризация һәм скрининг диабетны ачыклауда мөһим урын алып тора. Әгәр дә нәселегездә диабеттан интегүчеләр булса, артык тән авырлыгы/симерү күзәтелсә, дөрес булмаган яшәү рәвеше алып барыла икән, скрининг метаболик статусны ачыклауның иң җиңел ысулы булып тора. 7-8 сорауга җавап биреп, шикәр чире үсеше куркынычын билгеләргә мөмкин. Кандагы шикәрне билгеләү исә углеводлар алмашы бозылуны бәяләүдә ярдәм итә.

Барыбыз да белә: шикәр күләме югары булуының (гипергликемия) иң төп сәбәбе – шикәр чире. Әмма гипергликемия башка эндокрин авырулар, бавыр һәм гипоталамус проблемалары, организмда даими ялкынсыну процессы турында да сөйли ала. Шикәрнең югары дәрәҗәсе турында еш сулау, авыз корылыгы, сусау, тире корылыгы, күрү сәләте кимү, яраларның начар төзәлүе, тире һәм лайлалы тышчаларның кычытуы, тән авырлыгы кимү сөйли ала.
Шикәрнең түбән булуы (гипогликемия) ашказаны асты бизе, бавыр, бөер һәм бөер өстендәге бизләр, шулай ук гипоталамус авырулары турында сигнал бирә. Кандагы шикәр күләменең төшүе аркасында даими сүлпәнлек, арыганлык, тирләү, борчылу, ачлык өянәге күзәтелергә мөмкин. 

Кан тапшыру хикмәте

Канда шикәр күләмен йә бармактан (капилляр кан), йә терсәк бөгелешендәге венадан (веноз кан) кан алу юлы белән тикшерәләр. Олы кешенең канындагы шикәр нормасы бармактан кан алганда 3,3–5,5 ммоль/л, ә венадан алганда 3,7–6,1 ммоль/л тәшкил итә. Нәтиҗәләр дөрес булсын өчен шикәргә анализны дөрес тапшырырга кирәк. Анализны ач карынга, 8 сәгать, ә иң яхшысы 12 сәгать ашамыйча бирү. Су эчәргә ярый. Баллы һәм алкогольле эчемлекләр катгый тыела. 
Анализ бирер алдыннан яхшылап йокы туйдыру, киеренке акыл эшеннән, стресстан һәм артык хис-кичерешләрдән саклану мөһим, чөнки мондый очракларда кандагы глюкоза дәрәҗәсе күтәрелергә мөмкин. Салкын тию яки башка кискен инфекцияләр вакытында нәтиҗә ялган уңай булуы да ихтимал. Анализ тапшыруның алдагы көнендә һәм шул көнне актив спорт белән шөгыльләнмәсәң яхшырак. Гадәти тыныч режимны саклау яхшырак. Терапевтик процедуралардан һәм җитди тикшеренүләр (массаж, узи, рентген, физиолечение) узганнан соң ук шикәргә анализ бирергә киңәш ителми. 

Баллы һәм майлы ризыкны оныт

II типтагы шикәр диабеты булган кеше туклануга аеруча игътибарлы булырга тиеш. Составында шикәр булган продуктларны (баллы ризыклар, кондитер эшләнмәләре, бал, варенье, камыр ризыклары, алкоголь, татлы һәм газлы эчемлекләр) рационннан мөмкин кадәр юк ителергә тиеш. Бу кешеләргә парда пешерелгән ризыкларга өстенлек бирергә, ә кыздырылган һәм ысланган ризыктан баш тартырга тырышырга кирәк.

Диабет очрагында акрын үзләштерелә торган (катлаулы) углеводларга (тулы бөртекле ярмалар, кузаклылар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, җиләкләр) өстенлек бирү сорала. Бу рәвешле эчәклектә шикәр һәм май үзләштерелүнең кими һәм анда сәламәт микробиота формалаша, моның нәтиҗәсендә углевод һәм май алмашы яхшырак көйләнә, туклык хисе озаграк саклана һәм тән массасын нормада тоту җиңеләя. 

Шулай ук организмдагы күзәнәкләр өчен төп төзелеш материалы булган аксымны көн саен җитәрлек күләмдә куллану мөһим. Файдалы аксым чыганаклары сыйфатында кош ите, балык, сыер ите, йомырка, майлы булмаган әче сөт продуктлары, кузаклылар ашарга киңәш ителә. Файдалы майлар – эшкәртү узмаган үсемлек майлары, авокадо, чикләвекләр, диңгез балыгы кандагы глюкозаны һәм холестеринны контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading