16+
#Спорт 19 июля 2025, 19:44 Уку өчен 2 минут
2628
0
0

Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле

19 июля 2025, 19:44
2628
0
0
Уку өчен 2 минут

Балтач районы Бөрбаш авылында 18нче тапкыр Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узды.

Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туеның көрәш батырлары билгеле

Балтач районы Бөрбаш авылында 18нче тапкыр Бөтенроссия мөселман балалары Сабан туе узды.

Бу бәйрәмнең дә йөзек кашы булып көрәш бәйгесе булды. Елның елында шулай биредә. Бөрбаш үзе дә татар дөньясына бик күп батырлар биргән авыл ул. Озак еллар дәвамында көрәш ярышларының баш хөкемдары булып Җәлил хәзрәт Фазлыев үзе эшләде. Быелгы җиңүчеләр белән таныштырабыз.

36 кг.: 1) Ахунов Самир (Арча), 2) Ахмадуллин Даян (Балтач), 3) Нургалиев Рамазан (Әлмәт), 4) Шакиров Сәлим (Балтач, Арбор)

50 кг.: 1) Фазылов Ранил (Әтнә), 2) Гыйбадуллин Мәүлет, 3) Ханбиков Әмир (Әлмәт), 4) Галимуллин Билал (Балтач, Бөрбаш)

65 кг.: 1) Аскаров Әхәт (Балтач, Арбор), 2) Габдулхаев Кәрим (Казан), 3) Шәмсиев (Актаныш), 4) Ибраһимов Йосыф (Кукмара)

80 кг.: 1) Аяз Хәйретдинов (Балтач), 2) Юсупов Аяз (Балтач, Сәрдек), 3) Ибраһимов (Казан), 4) Ильясов Инзил (Балтач, Субаш)

80 кг.нан авыррак: 1) Ганиев Әмир (Казан), 2) Юсупов Әмир, 3) Худайбергенов Адель (Ижау), 4) Галиев Равшан.

Җирәбә нәтиҗәсендә уйтанылган төп бүләк скутерга исә Казаннан Әмир Ганиевка эләкте, дип хәбәр итә безгә Нурзада Сәмигуллин. Әмир әтиле-уллы Динар һәм Наил Хәмдиевларда шөгыльләнә икән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading