16+

Блогер Рәмис Гыйльметдинов: “Сабантуйда җиңгән тәкәне корбан итеп чалдык”

08 июля 2025, 19:24
3916
0
2
Уку өчен 3 минут

Популяр блогер Рәмис Гыйльметдинов (Дневник Татарина) язылучыларын кызыклы видеолары белән гел сөендереп тора. Баксаң, Рәмис көрәшче дә икән әле. Быел Сабантуйларда бил алышып тәкә, хәтта...

Блогер Рәмис Гыйльметдинов: “Сабантуйда җиңгән тәкәне корбан итеп чалдык”

Популяр блогер Рәмис Гыйльметдинов (Дневник Татарина) язылучыларын кызыклы видеолары белән гел сөендереп тора. Баксаң, Рәмис көрәшче дә икән әле. Быел Сабантуйларда бил алышып тәкә, хәтта...

Хәтта фил һәм жираф (монысы шаярту) та откан. 
– Рәмис, көрәш белән күптән кызыксынасызмы?
– 4-5 сыйныфта беренче тапкыр кулга сөлге алганнан ук, көрәшкә гашыйк булдым. Бик бирелеп шөгыльләндем. Атнаның җиде көненнән бишесен спортзалда үткәрә идем. Көчле буласы килде. Дус егетләрне көрәшеп җиңә башлагач, олырак яшьтәгеләр белән бил алышасы килә башлады. Сабантуйларда көрәшеп карагач инде, бу спорт төренә кызыксыну тагын артты.

– Быел кайсы Сабантуйларда көрәштегез?
– Бер тәкәне Мөслим районы Төйгелде авылында оттым. Бу тормыш иптәшемнең туган авылы. Аның бер дә минем көрәшкәнне күргәне юк иде. Көчләремне сынап карарга булдым. Көрәшкә язылдым, менә шулай абсолют батыр калдым. Бәхеткә каршы, ул вакытта Корбан көннәре иде әле. Сабантуйда җиңгән тәкәне корбан итеп чалдык. Зур эшләр башкарылды, шөкер. Икенче тәкәне туган авылымда Актаныш районы Күҗәкә авылында оттым. Шулай ук көрәштә абсолют батыр калдым.

– Ни өчен зур спортка кереп китмәдегез?
– Андый уйлар бар иде. Әмма ярышларның берсендә бик нык имгәндем. Кул сынды, операция ясарга туры килде. Шуннан туктап  торырга киңәш иттеләр. Ә көрәш бер туктап, аннан яңадан башлауны бик яратып бетерми. Әгәр зур спорт белән шөгыльләнәсең килсә, гел көрәшеп торырга кирәк. 

– Гаиләгез сезнең келәмгә чыгуга каршы килмиме?
– Әни дә, тормыш иптәшем дә каршы. Әни элек тә: “Имгәнәсең бит “, – дип кабатлап торды. Мин аны тыңламадым, качып булса да көрәштем. Көрәш – ул чир кебек, аннан болай гына арынып булмый. Кулымны сындырганда да әни келәмгә чыкканымны белмәгән иде. Шул вакытта: “Йөрәк әллә нишли, хәлең ничек соң, улым?” – дип шалтыратты. Сүзен тыңламыйча көрәшергә чыгып, кулны сындыруым турында әйтергә туры килде инде. Быел, тормыш иптәшемнең авылында көрәшеп җиңү яулагач, үзебезнең авылда көрәшергә уйлавымны да белде. Әни каршы килде. Әмма тагын качып кына көрәштем. Бу юлы кабырга сынды. Хикәямнең мәгънәсе шунда: әниеңнең сүзләрен тыңла! (көлә). Бүтән көрәшмәмен дип уйлыйм. Әмма икенче елга барыбер бу авыртулар онытылачак, шуңа келәмгә чыгу ихтималы да бар. 

– Көрәшкә озак әзерләндегезме?
– Озак әзерләндем дип әйтә алмыйм. Сабантуй алдыннан гына бераз формага килдем. Көрәштә алымнар бик күп түгел, балачактан шуларны өйрәндек. Миңа сеңеп калды инде алар. Тазарсаң да, ябыксаң да, алымнар шул ук кала бит. Тәҗрибә ярдәм итте.

– Сабантуенда фил дә откансыз икән...
– Тәкә белән фотолар чын дөресе. Ә калганнарын фотошопта ясадым. Тәкә белән фотоларны социаль челтәргә урнаштыргач, ышанмадылар. “Син бит шаярасың”, – диләр. Видео күрсәтергә сорап яздылар. Видеоны урнаштырырга  Интернет та эшләмәде. Икенче авылда тәкә откач та ышанмадылар. “Ялганлыйсың”, – диләр. Шаярырга яратам, әлбәттә, әмма кеше алдап йөргәнем булмады. Шуңа күрә халык юмор сорагач, рәхәтләнеп фотошопта фотолар ясадым. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

4

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading