“9 алтын!”, “шугалаклы келәм”, “чәйсез чемпионат”, “имгәнүле көрәш”, яки көрәш буенча Дөнья чемпионатыннан истә калган кайбер мизгелләр.
Бу ялларда көрәш өстенә көрәш карап рәхәтләндек без. Кайда гына һәм ниндиләре генә булмады. Яшьләрнеке, олыларныкы, кыргыз көрәше, абсолют категориядә көрәш, комлы көрәш... Әле шуның өстенә Казан Сабантуйлары. Аз-маз булса да, әле тегесенә, әле монысына эләгеп калырга тырыштык.
Безнең чемпионнар!
Кичә Казанның “Ак Барс” көрәш сараеннан Саба районы Миңгәр авылына юл тоттык. Кыргыз көрәше һәм татарча көрәш буенча Дөнья чемпионаты финаллары анда дәвам итте. Комлы көрәшкә дә бераз эләктек. Очырттылар гына комны. Башлары белән дә комга чумып чыктылар. Хөкемдарлар өстәленә хәтле ком очты да очты. Комлы көрәштә Россия көрәшчеләреннән Егор Крапива (65 кг. Төмән), Ирандык Байназаров (80 кг. Камчатка), Салават Абдуллиннар (авыр үлчәү. Төмән) җиңде. Конго егетләрен дә бик кызыксынып, сокланып күзәттек. Бәрәләр генә!
Кыргыз көрәше турында да әллә ни күп сүз язып тормыйм. Без инде финалда игътибар белән үзебезнең Илнар Закировны күзәттек. Ул Азәрбайҗан егете Ариз Гусейновка җиңелде. 6:0 белән җиңеп бара иде Илнар, шуннан нидер булды, азәрбайҗан егете чистага җиңеп тә куйды.
Килгәч тә, түземсезләнеп үзебезнең татар көрәшен көттек. Бик соң башланды. Беренче пар — 60 кгда көрәшүче егетләребез келәмгә чыкканда, сәгать кичке 10 нчы ярты булып килә иде. Үзләре дә көтеп арыды.
Көрәш матур башланды, аннары авырлаша барды. Бу егетләр гаебе белән түгел, билгеле. Келәмгә чык төшә башлады. Юеш. Аяклары шуа. Бик интектеләр. Шугалак, диярсең... Шул сәбәпле, имгәнүләр дә күп булды. Көрәшләрен бүлеп, әллә ничә тапкыр швабра белән чыгып келәмне сөрттеләр. Ул гына да әллә ни булышмады.
60 кг да безнең Илфат Миңнегалиев Үзбәкстан егете белән көрәште. “Көндәшем бик көчле”, — дигән иде, 5:0 белән бик матур, лаеклы җиңеп чыкты Илфат.
65 кг да Илнар Закиров кабат шул ук көндәше — кыргыз көрәшендә чемпион булып калган Ариз Гусейнов белән туры килде. Татар көрәшендә инде Илнарның җиңелергә хакы юк иде. Озак тарткалаштылар. Бик борчылып тордык. Илнарның борыны каты имгәнде, табиб чакырттылар. Аллага шөкер, отты. “Кыен булды. Аяк шулхәтле шуа”, — диде Илнар көрәшеп чыккач.
70 кг да безнең Артур Хәкимов белән (Ульян өлкәсеннән) Үзбәкстан данын яклаучы Шахзод Исроилов (Казанда яши. Авиатөзелеш районы өчен көрәшә) та озак тарткалашты. Үзем дә, башка күп танышларым да Шахзодны тагын да икенче яктан ачтык. Шулхәтле ныклы каршылык күрсәтте ул. Көрәшә башлагач, аягын каты имгәтте. Табиб ярдәм күрсәткәч, тагын бик матур дәвам итте. Аннары кабат имгәнде. Азакка хәтле нык торды. Артур тиз отып чыгар, дип уйлаганнар иде. Алай җиңел генә бирелмәде аңа җиңү. Әллә “Ак Барс”та Ислам Фәлахоны откач, Артур бераз, кем әйтмешли” расслабился”мы, әллә шулай туры килде... “Имгәнмәсә, Шахзодның чемпионатны оту шанслары да юк түгел иде”, — диделәр. Үзбәкстан өчен көрәшсә дә, Артур белән бергә, Шахзод та якын безгә. Республика ярышлары, Сабантуйларда еш күрешәбез, гел катнаша. Көрәш дип янып яши. Әле хәл белешеп алдым.
— Аяк “яхшы” имгәнде (мениск). Менә хастаханәгә барырга җыенам. Аягым төзәлгәч, Дөнья кубогына әзерләнә башлыйм. Анысын отарга инде ничек тә. 10 нчы гимназиядә укыдым, эшлим дә. Быел көллияткә укырга керергә җыенам. Эшләр күп әле. Ә чемпионат, мөнәсәбәтләре ошады. Бөтен милләтләр дустанә булып көч сынаштык, — ди Шахзод. Әти-әнисе белән бергә, Казанда сигез ел яши икән. Татарча шулхәтле матур сөйләшә. Кайберләребез татар булып та аның хәтле булдыра алмыйбыз әле. Афәрин, Шахзод!
Кызганыч, Татарстан көрәшчесе Ислам Фәлахов беренче көнне Артур Хәкимов белән көрәштә кулын сындырып, бәйгедән төшеп калды. Тизрәк терелсен инде.
75 кг да Рафаэль Бильданов (Оренбург өлкәсе егете) көндәшен матур отып чыкты. Аңа сокланып кына тордык. 5:0 – чиста җиңү!
80 кг да безнең Рафаэль Кәлимуллин белән дә Үзбәкстан көрәшчесе туры килде. Бик озак тарткалаштылар. Авыр барды. Көрәшләрен бүлеп, озаклап келәм сөртеп йөрделәр. Каршы як “шакмак” өстенә “шакмак” атты. Берсендә көндәше Рафаэльны шундый оста итеп күтәрде. Алып саламы әллә, дип куркып калдым. “Давай, Рафа, давай”, — дип кычкырырга тотындык. Яныбыздагылар “Үзбәкстан!” — дип хор белән кычкыра. Аллага шөкер, ялгышмасам, 7:3 исәбе белән Рафаэлебез җиңде. “Хәйран тирләтте кичә. Иң мөһиме — имгәнүсез. Юеш келәмне швабра белән сөрткәч тә, файдасы әллә ни булмады. Аяк гел шуды”, — ди Рафаэль.
85 кг да Ренас Кәлимуллин белән Кыргызстан егете көрәште. Матур, бернинди проблемасыз, 5:0 белән җиңеп чыкты. “Рафаэльдан соң келәмне бераз гына хәлгә керттеләр. Барыбер юешрәк булды. Рафаэльның көндәше дә минекенә караганда күпкә тәҗрибәлерәк иде. Ул бик озак еллар көрәшә. Аның белән үземнең дә бил алышканым бар иде”, — диде Ренас.
90 кг да Россия данын Даниил Маркуш (Төмән егете) яклады. Бу авырлыкта Азат Габдрәшитов булыр, дип көткән идек. Әмма авырлыкны куып өлгерә алмады ул. “100 кг дан арттым”, — диде Азат. Казанда Тынычлык бистәсендәге Сабан туенда көрәште. Анда Айрат Фәтхуллинга җиңелде. Чемпионатта абсолют үлчәүләр арасында Айнур Сыртаевка оттырды. “Азат җиңәр дип көткән идек. “Че то” булмады”, — диде кайбер тамашачылар. Даниил Маркуш Үзбәкстан көрәшчесенә җиңелде. Безнекеләр финалда шушы 90 кг авырлык категориясендә генә җиңелделәр.
100 кг да безнең Булат Мусин отып чыкты. Шулай ук җиңел генә булмады көрәшләре. Аның көндәше Азәрбайҗан егете иде кебек. Булат та аягын имгәтте. Алар көрәшкәндә, безнең тирәдәге кайбер тамашачылар “Кызыл, кызыл!” дип кычкырып тордылар. Кызыл футболкадан Булат иде. “Кызыл” дип кычкырып торсалар да ярый. Мәйдан шундук җанланып китә.
130 кг да Радик Сәлахов Төркия көрәшесен җайлы гына җиңеп керде.
130 + та Ранис Гыйләҗетдинов Үзбәкстан көрәшчесе Бобир Тохтасинов белән туры килде. Ранис — чемпион!
Шулай иттереп, татарча көрәштә 9 алтын медаль — безнеке!
Ә абсолют категориягә килгәндә, алдагы язмада ярымфиналга ике Үзбәкстан, ике Россия көрәшчесе калуын язган идек. Миңгәрдә башта келәмгә ике Үзбәкстан көрәшчесен чыгардылар. Азамжон Анваржонов, имгәнү сәбәпле, көрәшеп тормады. Безнекеләрдән Радик Сәлахов Ранис Гыйләҗетдиновны бик тиз отып керде. Автомобиль өчен Бобир Тохтасинов белән Радик Сәлахов көрәшеп, беләсез инде, призны безнең Радик отты.
Татар көрәшендә олыларга 30, 20, 10 ар мең сум акчалата бүләк булды. Кыргыз көрәшендә тулы командага 1000 доллар бирелгән, дип ишеттем. Ничек бүлешәләрдер, анысын белмим.
Командалар беренчелегендә: Үзбәкстан — I, Кыргызстан — II, Азәрбайҗан һәм Таҗикстан III урынны яулады. Үзбәкстан командасын бик мактады халык.
“Алым саен имгәнү...”
Миңгәрдә узган былтыргы чемпионат та бик хәтердә. Шундый салкын булган иде. Курткалардан да туңып утырдык. Быел үткән елгыдан да салкынрак кебек тоелды. Ярый әле киемнәр алганбыз. Безнең белән бер секторда утырган Үзбәкстан егетләренең күбесе бер кат футболкадан иде, тәмам каттылар, калтырап утырдылар. Былтыр да Үзбәкстан көрәшчеләре: “Сездә салкын. Самаркандны сагындык”, — дип зарланган иде тәэсирләрен сораштыргач. Җылы киемнәр алып килмәгәннәр инде шунда.
Үзбәкстан дигәннән, яныбызда утырган үзбәк егетләре бераз “бәргәләшеп” тә алды әле. Яшьләр. Туңсалар да, каннары кызу үзе. “Төшендеңме?” — дип тотынган иде берсе икенчесенә, шуннан йодрыкка күчтерәләр, биргәләшеп алдылар, китте тавыш... Анысын ике полиция хезмәткәре алып китте. Тренерларны килгәч, икенчесен дә сөйләшүгә чакырдылар. Проблема зурга китмәде кебек, җайладылар. Кунакта да тик кенә утырмыйлар, малай. Ә менә үзләренең көрәшчеләре көрәшкәндә, иң көчле җанатарлар Үзбакстанныкылар булгандыр. Башта репетиция ясадылар, аннары бертавыштан кычкырып, бергә тигез итеп кул чаптылар. Шундый матур килеп чыкты ул. Без дә кычкырдык. Тик 20 үзбәк егете арасында безнең тавыш әллә ни еракка китә алмады кебек.
Миңгәрдә интернет җүнләп тотмады. Бер яктан, рәхәт булды. Келәмнән күз дә алмадык. Сату нокталары юк иде, шунысы кыенрак булды. Чит илдән килгән спортчылар: “Кайдан кибет табарга икән? Су кирәк, чәй эчәсе килә”, — дип бездән сорашып утырдылар. Бер чынаяк кайнар чәй яки кофе сатып алырга да мөмкинлек булмады. Юк иде чөнки. Узган ел төнге сәгать 12дә дә эшләгән иде бер-ике сату ноктасы. Күпләрнең ашыйсы да килде. Булмады. “Сабадан рөхсәт алып, чәй сатарга чыккан булсак, акча эшләп кайта идек. Халык та рәхмәт әйтә иде әле...” — дип сөйләнеп утырдык. Вип-клиентларга дип ничә сәгать буе кыздырылган шашлык-мазар төтене өстебезгә сеңеп, борынны кытыклап торды. Әле иртән торгач та, ул ис тәндә шул килеш тора иде.
— Чәй, ризыклар сату мәсьәләсе буенча оештыручыларга әйтергә булыр әле. Киләсе елга бу моментын да уйларга кирәк. Командаларга кичке ашны ашатканнан соң, ашханә хезмәткәрләре эшен бетереп китте кебек. Элек соңга хәтле булалар иде. Келәм буенча да кыен булды. Һәр алым саен димәсәң имгәнү. Чык төште, келәмне яңаны алып куяргамы яки башка вариантлар караргамы... — берәр нәрсә уйларга кирәк. Болай имгәнү куркынычы күпкә арта. Шул ягы читен булды. Комлы көрәш тә, кыргыз көрәше дә кызык узды. Безнең Илнар Закировны кыргыз көрәшендә дә чемпион калыр, дип уйлаган идем. Аның өчен кәефебез төште. Ашыкты ул бераз. Абсолют категория булу да кызык булды. Азат Габдрәшитов Чаллыда Ранис Гыйләҗетдиновны отты. Монда абсолют чемпионатта Айнур Сыртаевка җиңелде. Аның көчен бәяләп бетермәдеме, Казан Сабантуйларында көрәшеп йөреп арыган идеме Азат... Белмибез. Азатның Айнурга көрәше бармады. Айнур аны “ашап бетерде”. Радик Сәлаховны бүгенге көндә татар көрәше буенча чемпион, дип әйтәм инде мин. Үзенең көрәшен күрсәтеп, машиналарны җыеп йөрергә генә кирәк. Бүгенге көндә ул — №1. Автомобильны ул оту — дөрес булды. Исеме җисеменә туры килә. Лаеклы! — дип белдерде көрәш буенча Дөнья чемпионатында баш хөкемдар урынбасары вазыйфасын башкарган, апелляция комиссиясендә, видеокамераларны карауда эшләгән Руслан Нургалиев шалтыратып бу мәсьәләләр һәм тулаем, чемпионат буенча фикерләрен сорашкач.
Чемпионатның вакыт ягыннан бик сузылуы да кыен булды. Көрәшчеләр дә, тамашачылар да арыды. Былтыргы кебек, быел да Казанга кайтып җиткәндә, төнге сәгать 2 тулып узган иде. Ә тулаем алганда... Якшәмбе, эш көне түгел, матур урында дөнья буенча күпме чемпионнарның ярышын күзәтү, дусларны, таныш-белешне күрү, аралашу — без тамашачы өчен үзе бер матур ял ул. Россия данын яклаган егетләребезгә рәхмәт! Көрәш буенча Дөнья чемпионы исеме алулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Күпме тир түгеп, шушы пьедесталларга ничек килгәнен алар үзләре һәм тренерлары гына белә. Имгәнүләр күп булды. Барысы да уңышлы төзәлсен инде. Килгән кунакларның да көрәшен сокланып күзәттек. Һәркем җиңәргә тели инде. Берәү дә җиңеләм, дип килми. Кайтырга җыенганда, яныбызда кулына өч кубок тоткан егет басып тора иде. Сөенечтән күзләре яна. Таҗикстан көрәшчесе икән. “Өчесе дә синекеме әллә?” — дим. “Юк, икесе минеке: кыргыз көрәше һәм комлы көрәштән. Өченчесе дустымныкы. Мин тотып кына йөрим”, — ди. “Икесе синеке булгач та шәп бит! Котлыйм!” — дидем. Кубокларын тотып карадым. Берсенә “beach wrestling” (пляжная борьба) дип язылган. Шушы кубок, медальләр һәр спортчының үзе, әти-әнисе, гаиләсе, якыннары, иле өчен зур нәтиҗә, дәрәҗә, горурлык!
P.s.: Фотолар азрак инде, таба алганнарын гына куйдым. Төшергән булсагыз, сез дә өстәгез әле)
Лилия ЙОСЫПОВА.




.jpeg)

.jpeg)
.jpeg)



.jpeg)

.jpeg)
Комментарийлар