Әйе, Айдар Хәйретдиновлы, Айрат Гилаевлы, Фәнил Минһаҗевлы, Зөлфәт Хәсәновлы көрәш еллары сагындыра. Хәер, берничә ел узгач, Нургалиев, Сәлахов, Галләмов, Мусин, Хәмитовлар көрәшкән еллар да сагындырыр ул...
Айдар Хәйретдинов 1978 елның 21 июнендә Нөнәгәр авылында туган. 1995 елда Арбор урта мәктәбен тәмамлый һәм Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү юридик институтының Казан филиалына укырга керә. 1997 елда читтән торып укуга күчә, Балтач район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне эзләү буенча оперуполномоченные булып эшли башлый. Аннары — Балтач районы эчке эшләр бүлегенең хәрбиләштерелгән сак хезмәте бүлеге начальнигы, милиция майоры. Теләчедә Эчке эшләр бүлеген җитәкли. Бүгенге көндә - Балтач районы Башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкара.
Айдар Хәйретдинов - Татарстанның 8 тапкыр чемпионы (2000, 2001, 2002, 2003, 2004, 2005, 2006, 2007). 1998 елда «Ватаным Татарстан» газетасының М.Җәлил исемендәге призына уздырыла торган бәйгедә беренче урынны алды һәм Татарстанның спорт мастеры исеменә лаек булды. 2003 елда А.Хәйретдиновка Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры исеме бирелә.
Әйе, Айдар Хәйретдиновлы, Айрат Гилаевлы, Фәнил Минһаҗевлы, Зөлфәт Хәсәновлы көрәш еллары сагындыра. Хәер, берничә ел узгач, Нургалиев, Сәлахов, Галләмов, Мусин, Хәмитовлар көрәшкән еллар да сагындырыр ул. Һәр чорның үз матурлыгы булган кебек, һәр чорның үз көрәшчесе, үз көрәше бар һәм булачак. Шөкер, шулай искә ала торган батырларыбыз да бар һәм, иншаллаһ, булачак та.
Айдар Хәйретдинов бүгенге көрәшчеләр белән чагыштырганда, олы келәмдә алай озак көрәшмәде. 30 яше тулгач та, көрәштән китте. Хәер, үз авырлыгында 8 ел рәттән Татарстан чемпионы булып танылган Айдар Хәйретдиновның үкенерлеге юк көрәш тормышында. “Ходай миңа зур җиңүләр насыйп итте. Китәр алдыннан гына билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы булдым. Келәмнән 30 яшьтә китү, бәлки, иртәрәк тә булгандыр. Әмма минем көрәштән тыш башка вазыйфа да бар иде. Милициядә хезмәт иттем. Эштән сорап китәргә кирәк, ә анда төрле хәлләр була иде. Ел ахырында мәшәкате аеруча күп килеп чыга. Игътибар итсәң, Татарстан, Россия беренчелегендә җиңүләр саны азрак. Чөнки эш аркасында бармый кала идем. Ә бит иң көчле вакытлар бу. Башта тренировкага барасың, аннары рульгә утырып, Казанга чыгып китәсең. Атнасына биш көн шулай. Әле эштә дә җитәкчелек итәргә кирәк, кул астында 30дан артык кеше. Сорау алып утырганда йоклап киткән вакытлар бар иде. Бары көрәш белән генә шөгыльләнсәм, бәлки, соңрак та китәр идем. Чемпион булгач, җиңеләсе килми бит. Моның өчен тагын да яхшырак әзерләнергә кирәк. Чөнки миңа каршы минем алымнарны махсус өйрәнеп әзерләнгәннәрен дә беләм. Җиңгәннәре дә булды, сүз дә юк. Яхшы көрәш өчен ныклап әзерләнеп, үземне формада тоту авыр була башлады. Шуңа күрә келәмнән китүне дөрес дип саныйм”, дип белдерде ул “Ватаным Татарстан” газетасына биргән әңгәмәсендә. Әйе, Айдар бит әле данлыклы Муса Җәлил турнирының да 10 тапкыр җиңүчесе!
...Дүрт елдан соң келәмгә кайта ул барыбер. Балтач командасының бераз түбән төшкән чагында. Район җитәкчелеге яшьләрне бераз дәртләндереп, уятып җибәрү теләге белән чакыра аны келәмгә. Бу хакта журналистлар мондыйрак юллар язып калдырган: “Айдар көрәшкә кайткач та, тамашачы ностальгиягә бирелеп, келәмгә Гилаевның, Хәсәновның, Илнар Әхмәтҗановларның да кире кайтуын тели башлады. Хәер, элеккеге чемпионнарга хәзер җиңел булмаячак. Көрәшебез, көрәшчеләрнең осталыгы, әзерлеге еллап түгел, айлап үскән бер мәлдә яшьләр дә тик тормый. Әйе, Айдар Фәнилне (Минһаҗев) авырлык белән генә (югары торышта) җиңә алды, икенче әйләнешне дә уңышлы үтте. Җирәбә аңа кырысрак булды шул: өченче әйләнештә Атказанган спорт остасына әле узган ел гына спорт остасы исемен алган Ленар Иванов белән көрәшергә туры килде. Иванов – соңгы бер-ике ел эчендә шул ук Гилаевларны, Хәйретдиновларны алмаштырган чемпион. Кисәтүләр хисабына гына булса да, Ленар Айдарны җиңде. Татар көрәшенең алтын баганаларының берсенә әверелгән батыр бу юлы да алкышларга күмелде”. Әйе, “Ак Барс” Көрәш сараенда узган ул бәйгедә тамашачылар Айдарны алкышлап каршы алдылар һәм алкышларга күмеп озаттылар да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар