“Бу очраклы гына килеп чыкты. Мин моңа лаек түгел...”: статистикага ышансак, 70 процент кешенең “самозванец” синдромы белән очрашканы бар, гәрчә алар аны ул дип танып белмәсә дә...
“Самозванец” синдромы – нәрсә ул? Бу сорауга җавапны психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән бергәләп эзләдек.
Әлеге психологик терминның аңлатмасы
“Самозванец” синдромы булган кешеләрдә үз-үзләренә карата ышаныч юк. Мәсәлән, профессиональ яктан алар үзләрен тәҗрибәле дип тапмый, ирешкән уңышлары очраклы рәвештә генә килеп чыккан дип саный. Әлеге синдром борчылу, депрессия һәм үзбәянең түбән булуы белән бәйле. Боларның барысы да балачакка килеп тоташа, чөнки нәкъ менә кечкенә вакытта шәхеснең нигезе салына башлый! Гадәттә, “самозванец” синдромы әти-әнисенә үзенең башкалардан яхшырак, сәләтлерәк икәнен исбатларга теләгән балаларда барлыкка килә. Ата-ана еш кына баланы нинди дә булса уңышка ирешкәч кенә мактый, җылы сүзләр әйтә. Бала бу картинаны күреп, игътибар һәм мәхәббәт җәлеп итү өчен бернигә дә карамыйча, бөтен кешедән дә яхшырак булырга тырыша. Шулай ук ата-ана баланы башкалар белән чагыштырганда да әлеге синдром туа. Алга таба боларның барысы да балачактан олы тормышка күчә һәм кеше үзен башкалар белән чагыштыра башлый, һәр көн диярлек үзен ниндидер ярышта итеп тоя…
“Самозванец” синдромы яшәү дәверендә комачаулый...
Беренчедән, әлеге синдром дискомфорт тудыра. Икенчедән, кешенең тормышын бик нык чикли. Болар барысы да мотивацияне төшерә, стресс дәрәҗәсен күтәрә, карьера үсешенә комачаулый һәм кешеләр белән мөнәсәбәтне кискенләштерә. Мисал өчен, “самозванец” синдромы булган кеше мактау, комплимент сүзләрен һәм ярдәмне кабул итә алмый... Икенче яктан карасак, психолог буларак, бу синдром хәтта күпмедер дәрәҗәдә файдалы дип әйтер идем, чөнки кеше булганы белән генә тукталып калмыйча, тагын да зур үрләр яуларга мөмкин. Әмма барыбер дә бу психологик күренешнең тискәре яклары күбрәк. Сүзләремнең ачык мисалы булып кайбер бик сәләтле шәхесләр тора. “Самозванец” синдромы аркасында алар үзләрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмый.
Әлеге синдром белән ничек көрәшергә?
Беренчедән, үз уңышларыңны танырга һәм кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Монда психологик техникалар ярдәмгә килә. Әйтик, тормыш дәверендәге 50-100 уңышыгызны дәфтәр битенә язып чыгыгыз һәм боларның барысы да болай гына килеп чыкмаганын, барысы да үзегезнең тырышлык икәнен аңларга ытырышыгыз. Шулай ук үзегез яки хезмәтегез турында башкалардан кайтаваз җыярга тәкъдим итәм. Күңел төшенкелеге вакытында әлеге язмаларны алып укып чыксагыз, тәгаен җиңелрәк булачак һәм сез үзегезнең нинди юл үтүегезне янә исегезгә төшерәчәксез. Иң мөһиме – нәрсәдер эшли башлау, “Бу миңа булышачакмы-юкмы?” ише сорауларга вакытыгызны әрәм итмәгез.
Шулай ук һәрвакыт үзегезнең уңыш-җиңүләрегез нәтиҗәсенә очраклы хәлләр түгел, бары тик сезнең тырышлык ярдәм иткәнен исегездә тотыгыз. Сез нәрсәдер эшләдегез, ниндидер карарга килдегез һәм боларның барысы да сезне хәзер басып торган ноктагызга алып килде. Тагын бер киңәш, әгәр үзегезнең белемегездә шикләнәсез һәм аның ярдәмендә акча эшләп булмый дип уйлыйсыз икән, ни өчен болай уйлавыгызны чамаларга тырышыгыз. Үткән курсларыгызны, тәҗрибә багажын, башкарып чыккан эшләрегезне анализлагыз. Боларның барысына да объектив яктан карарга тырышыгыз һәм үз-үзегезгә сорау бирегез: “Мин үземә кирәкле белемнең җитәрлек дәрәҗәдә икәнен ничек беләчәкмен?” Бу ярышу, шикләнүләр нинди дә булса нәтиҗәгә, практикага барып җитә алмый. Минем клиентларым арасында да миллион сертификатлары булган кешеләр бар, әмма алар практикада үзләрен әле дә сынап карарга өлгермәгән, чөнки аларга һаман да бу белемнәр генә аз тоела. Шушы урында исә практика теориягә караганда күпкә мөһимрәк икәнен ассызыклап узасым килә!
Тагын берничә киңәш. Берәр чарага чыгыш ясарга әзерләнгән вакытта без бик нык каушыйбыз, борчылабыз. “Аудиориягә ошармы икән? Мин бүлешкән мәгълүмат файдалы түгел бугай...” ише негатив фикерләрне башыгыздан алып атыгыз һәм нәрсә белән бүлешәсегез килгәнне ачыклагыз, нинди ярдәм китерә алуыгызны уйлагыз. Шулай ук көч-дәрт биреп торучы кешеләр әйләнә-тирәгез булса, яхшы булачак. Алар фонарь сыман сезнең көчле якларыгызны яктыртып, юл күрсәтеп торачак. Әгәр үз-үзегезгә булыша алмыйм дип уйлыйсыз икән, борчылмагыз, сезгә ярдәм кулы сузарга белгечләр бар: коучлар, психологлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар