80 яшеннән узган өлкәннәрне тәрбияләү белән бәйле сораулар редакциябезгә еш килә. Аларга Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге белгечләре җавап бирә.
– Хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү кемнәргә тиеш? Ул ничә сумны тәшкил итә?
– Әлеге түләүнең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясенә кушылып килә. Әлеге түләү хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә.
– Бу очракта өлкән кешене тәрбияләүче аның белән бергә яшәргә тиешме?
– Бергә яшәү мәҗбүри түгел. Аларның туган булулары да мөһим роль уйнамый. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме – ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
– Бу түләүне алыр өчен нишләргә кирәк?
– Компенсацион түләү билгеләүне сорап, гариза язарга кирәк. Аны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә дә мөмкин.Теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәжәгать итәргә дә була. Гаризада өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты, хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы күрсәтелә. 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә; пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә, өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ, 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте, белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе; караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ) таләп ителә. Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
– Өлкән кешене караган еллар стажга керәме?
– Керә. Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, республикада хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 84 мең кеше компенсацион түләү ала.
– Әгәр тәрбияләүче эшкә урнашса?
– Караучы кеше, эшкә урнашкан очракта, компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына, түләүне туктатуны сорап, гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш. Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Үзмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар биш көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр.
Комментарийлар