16+

Пенсиягә чыгу шартлары үзгәрәме? 

2020 елда картлык буенча пенсиягә чыгу шартлары үзгәрәме, пенсия артачакмы?  Зөфәр Хәбиров, Арча.

Пенсиягә чыгу шартлары үзгәрәме? 

2020 елда картлык буенча пенсиягә чыгу шартлары үзгәрәме, пенсия артачакмы?  Зөфәр Хәбиров, Арча.

Вахитов районы пенсия бүлеге хезмәткәрләре аңлатканча, пенсия­гә чыгу яше акрынлап озынайтыла. 2020 елда да шул күчеш периоды исәпкә алына. 2015 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдә нигезендә, 2020 елда картлык буенча пенсия­гә чыгу өчен кимендә 11 ел стаж һәм 18,6 балл булу кирәк. Әлеге коэффициентның суммасы да арта, быелдан ул 93 сумны тәшкил итәчәк, ә пенсиянең фиксация­ләнгән өлеше 5686,25 сумга җитәчәк. Коэффициентлар күләме пенсиянең суммасын билгеләүдә мөһим роль уйный. Пенсиягә чыгу өчен тиешле баллар суммасы акрынлап артып барачак. 2025 елда ул 30га җитәргә тиеш. Ә 2024 елда пенсиягә чыгу өчен кимендә 15 ел стаж таләп ителәчәк. Кеше үзенең пенсия балларын, стаж турындагы мәгълүматны Пенсия бүлегенең рәсми сайтындагы шәхси кабинеты аша да күзәтеп бара ала. Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында теркәлгәндә күп функция­ле үзәк, пенсия бүлеге хезмәткәрләре дә ярдәм итә ала. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading