16+

Махсус хәрби операциядә яраланган очракта нинди ярдәм тиеш?

Сорауларга юрист Марат Гайнуллин җавап бирә.

Махсус хәрби операциядә яраланган очракта нинди ярдәм тиеш?

Сорауларга юрист Марат Гайнуллин җавап бирә.

– Тормыш иптәшем махсус хәрби операциядә катнашып авыр яралану алды. Хәзерге вакытта госпитальдә дәвалана. Мондый очракта аларга нинди түләүләр каралган. Шулай ук Татарстан буенча хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында да сөйләп үтсәгез иде. 
Исемем редакция өчен генә.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби, яраланган очракта, дәүләт тарафыннан берничә төрле түләүгә өметләнә ала. Аларның күләме берничә миллион сумга җитәргә мөмкин. Хәрби хезмәт вакытында яраланган (җәрәхәтләнгән, имгәнгән, контузияләнгән) очракта бер тапкыр бирелә торган түләү — 3 000 000 сум тәшкил итә. Алар Россия Президентының 2022 елның 5 мартыннан 98 санлы Указы; Россия оборона министрының 2022 елның 22 апреленнән 236 санлы боерыгы нигезендә башкарыла. Бу сумманы Россия Оборона министрлыгы түли. Хәрби хәрәкәтләр вакытында алган яра аркасында хәрби хезмәткә яраксыз дип танылу сәбәпле эштән азат ителгәндә бер тапкыр бирелә торган пособие — 3 131 729,56 сум (түләү индексацияләнә) тәшкил итә. 2011 елның 7 ноябрендәге Федераль канун; Россия оборона министрының 2012 елның 6 маеннан 1100 санлы боерыгы нигезендә түләүләр башкарыла.
 Хәрби хезмәт вакытында инвалидлык билгеләнгән очракта иминият суммасы (түләүләр индексацияләнә): - I төркем инвалидлыгы өчен — 2 348 797,95 сум; II төркем инвалидлыгы өчен — 1 565 864,79 сум; III төркем инвалидлыгы өчен — 782 932,40 сум. Әлеге түләүләр 1998 елның 28 мартыннан 52-ФЗ санлы Федераль канун;  Россия оборона министрының 2022 елның 8 декабреннән 755 санлы боерыгы нигезендә түләү башкарыла. 
Хәрби хезмәт вакытында имгәнгән очракта иминият суммасы (түләүләр индексацияләнә): - авыр яралану — 313 172,95 сум; - җиңелчә яралану — 78 293,23 сум. Өстә телгә алынган барлык түләүләрне «СОГАЗ» җәмгыяте түли.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына өстәмә социаль ярдәм чаралары билгеләнгән.
«Алга» һәм «Тимер» батальоны хәрбиләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме – 360 мең сум тәшкил итә.
Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен гражданнар Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатына, хәрби хезмәткә хәрби часть исемлегенә кертү турындагы боерыкның күчермәсе белән гариза бирә алалар.
Махсус хәрби операциядә катнашучының 18 яшькә җитмәгән һәр баласына бер тапкыр бирелә торган 20 мең сум күләмендә түләү каралган. Ул түбәндәгеләрнең балаларына бирелә:
- Татарстан Республикасы территориясендә РФ Кораллы Көчләренә мобилизацияләнгән гражданнар;
- Россия Федерациясе милли гвардиясендә хезмәт итүче һәм махсус операциядә катнашучы затлар;
- «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт үтүче гражданнар;
- махсус хәрби операциядә ирекле катнашу өчен контракт төзегән хәрби хезмәткәрләр.
Бер тапкыр бирелә торган түләүне алу өчен баланың законлы вәкиле яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Аның Татарстан территориясендә яшәү урыны булмаса, Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең теләсә кайсы бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә йорт хуҗалыгы участогы чикләре эчендә газ үткәрү һәм йорт эче газ җиһазлары сатып алуга бәйле 100 мең сумнан артмаган чыгымнарны каплауга бер тапкыр бирелә торган субсидия бирелә. Гаризаны торак урын хуҗасы булган махсус операциядә катнашучы кеше яисә махсус операциядә катнашучының гаилә әгъзасы булган торак урын хуҗасы бирә ала
Бер тапкыр бирелә торган субсидия йорт хуҗалыгы участогы чикләрендә газ үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтү турында килешү 2021 елның 21 апреленнән соң төзелгән булганда бирелә.

Субсидия гариза бирүченең яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекчәләре тарафыннан билгеләнә.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading