16+

Бала яллары стажга керәме?

16 ноября 2019, 08:00
1757
0
0
Уку өчен 2 минут

Мин – өч бала анасы. Кемдер, бала яллары стажга керми икән, ди. Бу чынлап та шулаймы? Мәдинә Вафина, Яшел Үзән.

Мин – өч бала анасы. Кемдер, бала яллары стажга керми икән, ди. Бу чынлап та шулаймы? Мәдинә Вафина, Яшел Үзән.

Сорауга Казан шәһәре Вахитов районы пенсия бүлеге җитәкчесе урынбасары Зоя Пищальникова җавап бирә:
– Канун нигезендә, бала яллары хезмәт стажына керә. Моннан тыш дек­рет яллары өчен пенсия баллары да каралган. Беренче баланы тәрбияләгән өчен – 1,8, икенче балага – 3,6, өченче, аннан соңгы балаларга 5,4 балл өстәлә. 2019 елдан ташламалы стаж белән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелде. Ягъни хатын-кызларның – 37 ел стажы, ир-атларның 42 ел эш стажы бар икән, пенсиягә ике елга алданрак чыгарга була. Дөрес, стаж җыелган очракта да, хатын-кызларга – 55, ир-атларга 60 яшь тулмаган булса, пенсиягә чыгу рөхсәт ителми. Ташламалы стажны исәпләгәндә, декрет яллары исәпкә керми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading