16+

Җырчы Ильяс Мингазов: “Я сатып аласың, я сине б...ка калдырабыз”, – диде

2023 ел азагында MINGAZOV кавер-төркеменең 5 ел дәвамында бергә эшләгән продюсерларыннан китүе турында хәбәр таралды.

Җырчы Ильяс Мингазов: “Я сатып аласың, я сине б...ка калдырабыз”, – диде

2023 ел азагында MINGAZOV кавер-төркеменең 5 ел дәвамында бергә эшләгән продюсерларыннан китүе турында хәбәр таралды.

Тик төгәл сәбәпләрен аңлатучы булмады. Төркемнең беренче шәхси концерты алдыннан солист (һәм бүгенге көндә продюсер эшләрен башкаручы) Ильяс Мингазов бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

– Эшләү дәверендә продюсерыбыз Роман Тушев белән белән бернинди контракт төзелмәде. Соңгы ике ел бик авыр булды. Чөнки Роман Степанович үзенең эшен җиренә җиткереп үти алмады. Төрле моментлар кичердек. Алдан билгеләнгән мәҗлесләр турында көнендә генә әйткән чаклары булды. Соңгы вакыттагы иң зур проблема – кешенең бик нык хәмергә бирелүе. Сөйләшеп карадык, тик файдасын күрмәдек. Болай барса MINGAZOV төркеменең бик тиз югалачагын аңладым, шуңа проектны үз өстемә алырга булдым. Август айларында күрешеп, продюсерга: “Мин китәм. Егетләр сезнең белән каламы, минем белән китәме?” – дидем. Шунда Роман сатып алуымны сорады яки проектны бөтенләй ябачакбыз, дип әйтте. Беренче бәя 14 миллион иде. Минем андый акча гомеремдә дә күргәнем юк. Түли алмыйм, проектны ябарга, дип сөйләштек. Бер-ике атнадан соң кабат шалтыратты: “Я сатып аласың, я сине б...ка калдырабыз”, – диде. Белмим, нәрсә әйтәсе килгәндер, тик безнең күңел чиста. Ахыр чиктә башка бәягә сөйләштек. Роман эшләмәде түгел, эшләде, проектны күтәрде. Рәхмәт йөзеннән без проектны сатып алырга булдык. Рассрочка белән ай саен билгеле сумманы түләп барабыз, – дип аңлатты.

Бүгенге көндә төркемнең составында үзгәрешләр юк. Егетләр зур планнар белән яна, тиздән Пирамида залында узачак беренче зур концертларына әзерләнә. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading