– “Сәхнәдә барысын акча хәл итә”, – дигән сүзләрне яратып кулланабыз. Элек тә шулай идеме? – Элек безнең акча белән сәхнәгә юл ярырга акчабыз да булмады. Заман, кыйммәтләр дә башка иде. Шулай да: “Барысын акча хәл итә”, – дип әйтәсем килми. Дөнья акчага гына корылмый. Әйе, иҗатның башлангыч чорында акча ярдәм итәдер бәлки, әмма ул артист барыбер иләк аша үтә. Бөтен халыкны да сатып алып булмый.
– Айдар абый, сез күп артистларга канат куйган кеше дә. Заманында төркемегездә мәрхүмә Вәсилә Фәттахова да эшләде. Бик сәләтле иҗатчыларны туплап торасыз. Ә ни өчен алар төркемнән китәләр? – Алар китмәгән булса, без төркем генә түгел хор булыр идек (көлә). Мин аны мактанып әйтмим, чыннан да сәхнәдә тәүге адымнарын “Айдар” театр-студиясендә ясаучылар бихисап. Һәрберсе ниндидер дәрәҗәгә кадәр үсеп китеп барды. Матур итеп китмәүчеләр дә булды, нишләтәсең инде тормыш бу. Күңелдә уелып калган очраклар бар, тик алар күп түгел. Тулаем алганда үз юлларын башлап җибәрүче, ниндидер дәрәҗәгә ирешүчеләр күбрәк булды.
Комментарийлар