16+

Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг чыккан: кем хаклы?

Бу хакта без Вадимның Инстаграмыннан белдек. Бүген төнлә ул банк квитанцияләре фотолары һәм Зөфәр Хәйретдинов белән язышкан ватсап чатын урнаштырып, болай дип язган:

Вадим Захаров белән Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг чыккан: кем хаклы?

Бу хакта без Вадимның Инстаграмыннан белдек. Бүген төнлә ул банк квитанцияләре фотолары һәм Зөфәр Хәйретдинов белән язышкан ватсап чатын урнаштырып, болай дип язган:

“Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен синнән 30 мең сум акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырларын башкардыңмы? Шундыйрак сораулар белән Инстаграмым тулды. Шуңа күрә һәркемгә аерым язып тормыйм, монда гына җавап бирергә булдым, ачуланмагыз.

Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә Филармониядә чираттагы сольный концертым үтте. Концерт алдыннан РАОга барып, договор төзергә кирәк икәне берсенә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә, концерттан кергән 5% акчаны аларга түлисең. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң, агентлар үзләре килә дип белә идем. Килгәннәр, тик минем янга түгел, ә залга кереп, концертны видеога төшергәннәр (анысына хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый миңа шалтыратты. “Договор төзелмәгән җырларың бар. 140 мең штраф түләгәнче, 30 мең сум түләп котыл”, - диде. Әлеге сумма кайдан алынды икән дисәм, концертта мин хөрмәтле Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сайфуллин җырларын җырлаган идем... Ярар, тиз генә авторлардан гаризалар җыеп чыктым (концерттан алынган 5% акчаның күпмеседер РАО аша авторларга китә). Бәйләнер сәбәп тә калмады төсле. Бераздан мәрхүм булган Хәния апа белән Ганс абыйның җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырларын башкарганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар бит инде күптән гүр иясе. Шулай да булуына карамастан, 30 мең сум штраф “чәпәделәр”. Түләдем. Тик күңелдә калды. Башкаручы үзе исән чакта аның җырларын башкаруга мин дә каршы, ләкин монда авторлар исән түгелләр. Үлгән кешенең җырларын җырлаган өчен РАОга түләнгән акчаның проценты кайда китә микән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үләргә тиешме?
(Аңлатам: Россия авторлар берлегенең Татарстандагы җитәкчесе - Зөфәр Хәйретдинов)”

Комментарийларда бөтен кеше дә Вадим яклы. Хәтта бик күп хитлар авторы Айдар Тимербаев та РАОга каршы чыгып, болай дип язган:

“Зөфәр Х. Мәскәү өчен һәм үз кесәсен калынайтыр өчен татар җырчыларыннан акыртып акча җыя. Ул акчаларны авторларга тиешечә түләми. Бөтенләй түләми дисәң дә була. Зөфәр Х. Күптән оятсызлыкның теге ягында. Менә мин күп популяр җырлар авторы буларак соңгы ике елга 1800 сум акча алдым. Бу ике ел эчендә минем 31 җырым төрле премияләргә лаек булды, күпме тапкыр радио-телевидениеларда яңгырады. Зөфәр Х. Вадим дустымны рәнҗетмәгән булса, мин моны сөйләп тә йөрмәс идем”.

Зөфәр Хәйретиновга каршы комментарийлар бик күп языла. Авторлар Җәмгыяте җитәкчесе бу хәлләргә карата ничек җавап бирер, анысын бераздан хәбәр итербез.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин Вадим хаклы дип саныйм,Зэфэр бик узгэрде алыштырырга вакыт!

    Мөһим

    loading