16+

Рөстәм Хәсәнов: “Туңдырма сатам. Чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да....”

07 июля 2025, 16:26
9544
3
13
Уку өчен 3 минут

“Мунча ташы” миниатюралар театрыннан киткәннән соң, Рөстәм Хәсәновның эшләре бер көйгә генә бара кебек иде. Ни ишетик, балык белән туңдырма сатарга керешкән, ди. Хәбәрнең чынлыгына ышанырга теләп, үзенә шалтыраттык.

Рөстәм Хәсәнов: “Туңдырма сатам. Чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да....”

“Мунча ташы” миниатюралар театрыннан киткәннән соң, Рөстәм Хәсәновның эшләре бер көйгә генә бара кебек иде. Ни ишетик, балык белән туңдырма сатарга керешкән, ди. Хәбәрнең чынлыгына ышанырга теләп, үзенә шалтыраттык.

– Дөрестән тә, хатыным Айгөл белән балык сатабыз. Диңгез продуктлары да, чәкчәк, бавырсаклар да, тортлар да... Дөресрәге, хатынымның бизнесы ул. Өч зур лар-туңдыргыч алып куйдык. Заказ бирәбез дә, әллә ничә төрле балык, икраларны, диңгез продуктларын өйгә үк китереп тә бирәләр. Ә без интернет-кибет аша, үзебезнең клиентларның кулларына илтеп тапшырабыз. Урыс әйтмешли, за ваши деньги любой каприз инде, сатып алучыга ничек җайлы – р бөтен теләкләрен дә үтибез. Җәй көне балык бик үтми, аның каравы капкадан кеше өзелми – туңдырма алырга киләләр. Халык ашаган туңдырма! Бер ай эчендә генә дә бер КамАЗ арбасы туңдырма сатканбыздыр. Кереме дисезме? Хатын эшләгән акчага мин кысылмыйм, вакчылланып сорамыйм да, егетлек түгел ул! Икебез дә бер казанга эшлибез, минем үз бизнесым: туйлар, банкетлар, мәҗлесләр, төрле чаралар алып барам. Аннары 5 елдан бирле “Туган тел” каналында эшлим, “Фәлән ниюс” дигән үз тапшыруым бар. Узган ел Уфадагы бер радиога эшкә алдылар. Аллаһка шөкер, эшләп торабыз, – ди юморист. 

Белүебезчә, хәләле белән алар 3 ир бала тәрбиялиләр. Олысы Самат 12 яшендә, бишенче сыйныфны тәмамлаган. Укуы бик әйбәт, миңа түгел, хатынга охшаган, ди Рөстәм. Икенче уллары Муратка быел августта 7 яшь тулачак, сентябрьдә ул да укырга керәчәк, димәк. Ә менә төпчекләре Раянга балалар бакчасыннан урын бирелгән.
– Бездә балалар бакчасына эләгү бик кыен, Аллаһка шөкер, бәхет басты. Әлегә балалар авылда, әби белән бабайлары янында, кунакта. Без монда Айгөл белән егет тә, кыз шикелле яшәп ятабыз, – ди Рөстәм. 

Айгөл һөнәре белән инженер-технолог икән. Өйдән торып эшләве дә аңа уңайлы, ди Рөстәм. Дөнья шул бу, агай, әнә шулай эшләмичә булмый...

Әле яңа гына клип төшерүдә дә катнашкан. Балтач районының Шешеңәр авылына багышланган җырны юмористик рухта төшергәннәр. Клипны зәңгәр экраннарда көтәбез! 

Фотолар Рөстәм Хәсәновның шәхси архивыннан
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

3

  • аватар Без имени

    1

    0

    Кайда эшләсә дә, уңышлар! Бәхетле, сәламәт булсыннар! Сагынабыз, яраттык бит бик нык итеп!!!!!!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Молодец! Булдырасыз!

      • аватар Без имени

        1

        0

        Рөстәм "Мунча ташы"ннан киткәч, барасы да килми " Мунча"га. Бик матур, килештереп уйныйсыз Рөстәм. Бик сагынабыз.

        Мөһим

        loading