– Өченче бала тууга дини яктан да карагансыз дип беләм. Нинди үзенчәлекләргә тап булдыгыз? Бу хакта социаль челтәрдә дә сөйли башлаган идегез. – Бу минем юл, минем фикер. Үзем ничек теләдем йөклелек чорымны шулай үткәрдем. Хаҗдан кайткач ук, балага уздым. Шушы 9 ай эчендә балалар да, Рамил дә, мин дә Аллаһы Тәгаләгә сыенып, гыйбәдәт кылып үткәрдек. Хәзер дә шулай ук дәвам итәбез. Аллаһтан курку хисе көндәлек тормыш шаукымыннан өстенрәк.
– 39 яшьтә бала табу җиңел түгелдер? – Бу яшьтә бала алып кайту үзенә күрә бер рәхәт икән. Кызыбыз туганда миңа 25 яшь иде. Ул вакытта кечкенә генә фатирда яши идек. Аны иркенләп, тәмләп үстерергә мөмкинлекләребез дә булмагандыр. Икенче балабызны алдан планлаштырмаган идек. Шулай да Салаватыбыз да буй җитте инде, менә дигән егет. Ә менә өченчесенә инде бөтенләй башка караш. Баланың һәр сулышы кадерле, хәтта йоклаганда да яныннан китәсем килми. 39 яшьтә бала табу үзенчә бер рәхәтлек бирде.
– Балалар кечкенә сабыйга көнләшмиләрме? – Энеләрен бик көтеп алдылар. Җәйге каникул вакытында күргәннәре дә юк әле. Икесе дә лагерьдә ял итә, шуңа бик сагыналар. Дөресен әйткәндә, мин балаларга энеләрен караттырмыйм да. Аларның да балачагы булырга тиеш. Балачак бер генә килә, шуңа тәмен тоеп калсыннар.
– Бала тапканнан соң бер атна да үтмәде диярлек чарага чыктыгыз. Кыен түгелме? Бераз бала табу буенча ялда утырасыгыз, күбрәк вакытны сабыйга, үзегезгә багышларга теләмисезме? – Бала тудыру йортыннан чыктым да, икенче көнне “Кәмит Җәвит” тапшыруына төшәргә киттем. Бер кыенлыгын да күрмим. Бала тәүлек буе минем белән. Мәҗлесләр вакытында балага күз-колак булырга ярдәмчебез бар. Алай булса да, мәҗлесне күбрәк Рамил алып бара. Мин чыгыш ясыйм да, бала карыйм. Үземә дә вакыт табам, Әминә, Салават, Рамилгә дә вакыт җитә, шөкер.
Комментарийлар