16+

Ландыш Нигъмәтҗанова: “Ялган тулгак белән бала тудыру йортына барып кайттым”

Дүртенче тапкыр әни булган Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова улы Каюм белән өйдә. Пандемия сәбәпле, бала тудыру йортыннан аларны Фәрит үзе генә алып кайткан. Бу хакта Ландышның үзе белән сөйләштек.

- Улыбыз Каюм 9 декабрь көнне 17:50 сәгатьтә туды. Буе – 50 см, авырлыгы – 2970 грамм. Хәзерге вакытта без өйдә, барысы да яхшы, Аллага шөкер. Бала тудыру йортыннан кичә кайттык. Безне Фәрит үзе генә килеп алды. Пандемия вакыты булгач, берсен дә чакырмадым. Әти-әниләр һәм туганнар өйгә килде. 

- Ландыш, йөклелек чоры ничек узды? Башкаларыннан аерылдымы?

- Барысы да әйбәт узды, Аллага шөкер. Табуы да башкаларыннан аерылмады, җиңел булды. Балаларымның дүртесен дә Казанның 4нче бала тудыру йортында бер үк табибта таптым. Анда эшләүче барлык табибларны, шәфкать туташларын яратам. Бөтен кешегә елмаеп, баштан сыйпап кына торалар. 

- Белүемчә, бала тапканчы, ялган тулгак белән бала тудыру йортына барып кайткан булгансың? 

- Әйе, Каюм белән бала тудыру йортына бер тапкыр барып кайттык. Өч баламны да 38 атнада тапкан идем. Бу юлы да 38 атна булгач, тулгак башланды. Тик ялган булып чыкты, өйгә кайтардылар. Улыбыз 39нчы атнаның 3нче көнендә туды.  

- Каюмга исемне кем сайлады?

- Фәрит белән икәү сайладык.

- Балалар бәбине ничек каршы алды?

- Бик сөенделәр! Яныннан да китмиләр, дәресләр дә онытылды. Аллага шөкер, ярдәмчеләрем бар.

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading