Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова әле һаман суд юлында йөрим, ди.
Дәвамы. Әңгәмәнең башы: Гөлнара Тимерҗанова: «Алдан тоемлау сәләте намаз укый башлагач көчәйде»
– Гөлнара апа, әниегез белән мөнәсәбәтләр катлаулы икән. “Мин әнине яратмыйм”, – дип әйткәч, сезнең тарафка начар сүзләр язучылар да күп булды. Ачыклык кертәсегез килмиме?
– Мин башка артистлардан ихласлыгым белән аерылып торам. Ничек бар, арттырмыйча, киметмичә сөйлим. Әни турында әйткән сүзләремне дөрес аңламаучылар булды. Мин әнине яратам, ул миңа гомер бүләк иткән кеше. Безнең мөнәсәбәтләр гади кыз һәм ана мөнәсәбәтләре түгел, шул гына. Мин аны, бәлки, хәзер дә аңлап бетермимдер. Нишләптер, балачактан әнинең беребезгә дә исе китмәде. Аеруча миңа, бу бала үзе булдыра, дигән кебек карады. Ул мине өйрәтмәде дә, аркамнан “балам” дип сөеп тә утырмады. 15 яшемдә туган йорттан бөтенләй башка республикага чыгып киттем. Ул вакытта әти 40 сум акча биргән иде. Шуның белән бетте. Казанда бер туганыбыз да булмады. Трамвайда барганда Фәнис Яруллинның рәсемен күреп калып, Язучылар союзына барып, аның номерын табып, өенә барып, танышып, мине чын туган кебек кабул иткән кешеләр Фәнис абый белән Нурсия апа иде. Алардан да якын кешем булмады. Ул вакытта әнинең җылылыгына мохтаҗ идем. Әнинең әйтеп яратуы, өйдән язган хатлары кирәк булды. Мин әнинең ни өчен шундый “салкын” булуының сәбәбен соңарып белдем. Ул беркайчан безгә берни дә сөйләмәде. Әни өч яшеннән үги ана белән үскән. Аны әнисеннән аерып әтисе белән калдырганнар. Үги ана әнине какмаган да, шул ук вакытта яратмаган да. Әни ярату тоеп үсмәгән. Аны ничек үстергәннәр, безне дә шулай үстерде. Әмма минем әни “салкын” булгач, мин дә шундый ук булырга тиеш бит инде. Юк! Мин андый әйберне кабул итә алмыйм.
– Барыбер әниегезгә үпкәгез бар кебек тоела...
– Бервакыт әти ягыннан туганым белән шалтыратыштык. “Әниең кияүгә чыкты. Әйбәт кенә яшиләр”, – ди. Мин бөтенләй шок хәлендә калдым. Кемгә? Кайчан? Ничек? Менә ул вакытта үпкәм булды, дөрестән дә. Мин бит чит-ят кеше түгел. Әни кияүгә чыгуы турында үзе хәбәр итәргә тиеш иде. Әни апаларга әйтергә кушкан, апалар: “Үзең әйт”, – дигән. Кыскасы, миңа яңалык бөтенләй башка кешедән килеп иреште. Әнинең кияүгә чыгуына бер дә каршы килмәс идем, югыйсә. Ике еллап туган нигезгә кайтмадым. Ике ел узгач, үпкәләрне онытып, авылга кайтырга булдым. Төп нигезгә килеп туктадым. Ишектә йозак. Йорт тирәсендә минем кадәр биеклектә чүп үләннәре үсеп утыра. Әни ире янына яши икән. Ире дә безнең авылныкы. Сеңлем янына киттем. Шулай итеп икәүләшеп әни һәм ире янына бардык. Күчтәнәчләремне төяп кердем. Әни без килүне белгәч, ашлар әзерләп куйган. Ике ел күрмәгән әниемне күрәм, әмма үземне кичә генә туган нигездән чыгып киткән кебек тоям. Бу халәтне миңа Аллаһы Тәгалә бирә бит. Безнең һәр булган гамәлебез күптән күкләрдә язылган икәненә тагын бер кат инандым. Өстәл артына утырдык, бабай: “Ни өчен ике ел кайтмадың соң?” – дип сорады. Бөтен булганны сөйләп бирдем. Бабай да шаккатты. Менә шундый кызык хәлләр булып алды. Бетте, үтте инде. Иң мөһиме – матур, бәхетле тормыш итсеннәр.
– Бертуганнарыгыз белән нинди мөнәсәбәттә?
– Апалар белән элемтәбез көчлерәк. Абый – аз сүзле кеше, аның белән сирәгрәк күрешәбез. “Сиңа беркем дә тими, комачауламый икән, тыныч яшә, беркемнән бернәрсә көтмә”, – дигән девиз белән яшим. Барысына саулык телим, минем йортның ишекләре һәрвакыт ачык, телиләр икән, кунакка килсеннәр. Туганнар белән элемтәне өзү – иң зур гөнаһларның берсе. Шуңа күрә туганнарны ничек бар шулай кабул итәм. Алар барысы да Башкортстанда яши. Бәлки, араларыбыз салкынрак булуга шул да сәбәпчедер.
– Икенче ирегезнең әҗәтләрен түләвегезне дә беләбез. Ул вакытта туганнар ярдәм иттеме?
– Андый вакытта син беркемгә кирәк түгел. Икенче иремнең хыянәт итүе, читтә баласы булуы, никах укытуы турында белгәч, исәрләнә башладым. Ябыктым. Мин бу хәлне беркемгә дә сөйли алмадым. Ә мин аны әниемә, иң якын кешемә сөйләргә тиеш идем. Элеккеге заман тәрбиясе алган балаларга: “Үз көнегезне үзегез күрегез”, – дип кабатлап тордылар. Бу дөрес түгел. Әни кеше үз баласына бәхет теләргә, кыен вакытта юл күрсәтеп җибәрергә тиеш. Тормышымда бик кыен вакытларда янәшәмдә: “Син барысын да җиңеп чыгасың, булдырасың”, – дип әйтүче бер кеше дә булмады. Шуңа күрә балаларыма: “Тормышта төрле хәлләр була. Бервакытта да миннән бернәрсә яшермәгез. Бергә хәл итәбез”, – дип кабатлыйм. Пандемия вакытында кибеткә чыгып керерлек акчам булмаган чаклар да булды. Дөрес аңлагыз, мин туганнарымны начар дип яманлап утырмыйм. Аларның да үз мәшәкатьләре булгандыр. Бары тик баштан үткән сынауларымны ничек бар, шулай сөйлим. Үпкәләсәләр дә, үпкәләмәсәләр дә бер сүзем юк. Әмма хәл-әхвәлемне белгән, ярдәм кулын сузарга тырышучы булмады. Олы апамнан акча сорап тордым, анысы дөрес. Ярдәм иткәненә бик рәхмәтлемен. 45 яшьлек юбилейны зурлап үткәрермен дигән идем. Әмма пандемия бөтен планнарны бозды. Туган көнемә узган ел ук әни җибәргән казны пешереп, социаль челтәргә урнаштыргач якын кешедән: “Акча юк дисең, казлар пешереп ятасың”, – дигән сүз ишеттем. Ул вакытта бу сүзләрне күңелгә якын алдым. Ә хәзер: “Кичерә белергә кирәк”, – дигән сүзләргә тугры калам.
– Исем алыштыруыгыз турында да беләбез. Сез паспортта да Наимәме? Исем алыштырырга ярамый дигән сүзләр дә бар бит.
– Әгәр исем кешенең күңел халәтенә туры килмәсә, аны, һичшиксез, алыштырырга кирәк. Гөлнара исеме миңа туры килми, аны муллалар да әйтте. Күптән алыштырасым калган. Исемемне алыштыргач кына тормышым җайлана башлады. Гөлнара – ут чәчәге, гранат чәчәге дигән мәгънәләрне аңлата.
– Элеккеге ирләрегезнең тормышы белән кызыксынасызмы?
– Юк. Иң мөһиме – миннән алган мөлкәтне кайтарсын. Әле һаман суд юлында йөрим. Бишенче ел инде! Бу ирнең йортына ана капиталы акчасы керде. “Яңа йортта бергәләшеп яшибез”, – дигән иде. Ялганлады. Бу йорттан балага өлеш чыгарырга тиеш иде. Анысын да эшләмәде. Судта очрашырга туры килде. Өйдән өлеш булды, әмма ул безне йортка кертми. Хәзер шул өлешне сатып алырга уйлый. Әҗәтләрен түләп бетердем инде, йортны һаман хәл итә алмыйбыз.
– Суд юлында йөрү бер дә күңелле түгел. Барысын да кул селтәргә теләмисезме?
– Ардым, туйдым. Әмма мин бит баламны 9 ай буе карынымда йөрттем. Ана капиталын аңа бүләк итеп калдыра алмыйм. Ир кеше өчен матур күренеш түгел.
– Сезнең белән кызыксынучы ирләр бардыр. Аралашкан кешегез бармы?
– Гарәп иленә барып, клип төшерү очраклы түгел. Мине шунда яшәүче бер дустым кунакка чакырды. Бу кеше миңа тәкъдим ясады, әмма мин әле аңа тулысынча ачылып китә алмыйм. Без – дуслар.
– Димәк, чит ил кешесе. Ничек аралашасыз соң, ничек таныштыгыз?
– Социаль челтәрләрдә таныштык. Хәзер, шөкер, телефонда тәрҗемәче кушымталар бар. Шулай тәрҗемәче аша сөйләшәбез, аңлашабыз. Гарәп илендә төшергән “Ятлар түгел” җырын, махсус дустым өчен гарәп телендә дә чыгарачакмын. Хәзерге вакытта гарәп телендә җырга клип төшерәбез. Шундыйрак хәлләр. Чит илләрдә яшәү турында уйланганым да юк. Үз илемне яратам, әмма тормыш җиле безне кайсы тарафларга илтәсе билгеле түгел.
Комментарийлар