16+

Динара Шәйдуллина: “Ачуымны чыгармау – хәерлерәк...” яки җырчылар нинди супергерой булыр иде?

1 август җәйнең өченче ае башланган дата гына түгел, ә танылган супер-героебыз – Үрмәкүч-кеше көне дә икән, җәмәгать.

Динара Шәйдуллина: “Ачуымны чыгармау – хәерлерәк...” яки җырчылар нинди супергерой булыр иде?

1 август җәйнең өченче ае башланган дата гына түгел, ә танылган супер-героебыз – Үрмәкүч-кеше көне дә икән, җәмәгать.

Бәйрәм уңаеннан җырчылар белән кызыклы сораштыру уздырып алырга булдык. Татар эстрадасы йолдызлары супергерой булса, нинди исемнәр йөртер иде? Аларның нинди сәер, без белмәгән сәләтләре бар һәм нинди суперкөчкә ия булыр иде алар? 

Азат Фазлыев, җырчы: 
– Таза атлы супермен булыр идем, исемне арттан алга таба укысак, шулай килеп чыга (көлә). Суперкөчем итеп кешеләрнең уй-фикерләрен укуны сайлар идем. Файдасыз уйлар уйлап йөрмәгез, дип кисәтер идем кирәк вакытта, кешеләргә ярдәм итәр идем. Сәер сәләтем дә бар – төрле кошлар тавышын чыгара беләм. 

Фәридә Әхмәтшина, “Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның халык артисты:
– Хезмәттәшләрем миңа мәрхәмәтлелек һәм гүзәллек феясе дип дәшә. Миңа нәселдән бик күп матур сыйфатлар бирелгән. Шулай ук 13 буын бабамны беләм. Бу иң зур һәм бик җаваплы суперкөч, миңа калса. Дөньяны һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау, матурлау, кешеләргә ярдәм кулын сузып яшәү – төп вазыйфам. Ә мега-суперкөчкэ ия булсам, мин кешеләргә матур сыйфатлар өстәр идем, дөньядагы бөтен балаларга өеп-өеп сәламәтлек бирер идем!

Рәфинә Ганиуллина, җырчы:
– Супергерой булсам, оча торган сәләтне сайлар идем. Исемемне Нечкәбил дип сайлыйсым килә. Сәер, кызларга хас булмаган сәләтем дә бар – уяткыч (будильник) рәтли белү. Балачакта уяткыч ватылгач, шуны төзәтәм дип сүтеп корганым хәтердә, эчендәге сиртмәсе (пружина) бушаган булып чыкты. Рәтләгәннән соң “ялт” итеп әллә ничә еллар мәктәпкә “уятты”.

Рәзил Камалов, җырчы, баянчы: 
–  Мин дә супермен булсам, Рәфинә сыман ук очу сәләтен сайлар идем. Төштә дә үземне еш кына рәхәтләнеп күкләр гизгәнемне күрәм. Тамашачы белмәгән яшерен сәләтем – тегү эшләрен яратудыр, мөгаен. Балаларның яки үзебезнең кием ертыла икән, тиз генә тегеп куям. Минем дәү әтием сугыштан аяксыз кайткан, оста тегүче булган. Миңа да бу сәләт күчкәндер дип уйлыйм. 

Ризат Рамазанов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган  артисты:
– Безнең малай бу үрмәкүч-кешенең фанаты: уенчыклары да бар, туган көненә шушы геройны аниматор итеп тә чакырган идек. Кирәкле сәләтләргә килсәк, Зинираның эчке тоямлау көче бик яхшы эшли. Җыр сайлаганда да “Бу композиция хит булачак”, – дип алдан фаразлап куя ул. Соңгы вакытта ремонт эшләре белән мәшгуль без. Мин, мөгаен, тиз арада, кешене алдамыйча сыйфатлы итеп төзекләндерү эшләрен алып баручы супермен булыр идем (көлә).

Динара Шәйдуллина, җырчы: 
– Миңа калса, һәр кеше дә суперкөчкә ия, һәм бәлки моның турында үзе дә белми торгандыр. Кешедә чынлап та нинди дә булса табигый көч яки сәләт бар икән – ул аны кычкырып йөрми, миңа калса. Шәхсән яшерен сәләтем турында исә бары шуны әйтә алам, ачуымны чыгармау – хәерлерәк.

Илсур Шәрипҗанов, җырчы:
– Супергеройларга исемне аларның көчләреннән, сәләтләреннән чыгып кушалар бит инде. Мин, мәсәлән, андый мөмкинлегем булса, вакытны туктатып тора торган сәләтне сайлар идем. Берәр эшкә тотынасың, аны еш кына азагына кадәр эшләп җиткереп булмый, вакыт җитми: йә караңгы төшә, йә башка эш килеп чыга... 1-2 сәгатькә генә вакытны паузага куеп тора алсам, Илсур – вакыт хакиме булыр идем. 

Гөлүс Хәбибрахманов, җырчы: 
– Бәләкәй вакытта “сникерс” шоколадына мөккиббән идем. Аны күпләп ашыйсы килү теләге бар иде миндә, ә бу тәмлүшкә безгә шәһәргә барганда гына, бик сирәк эләкте. Шул вакытта “Тылсымчы булсам, Камаз арбасына төяп, бу шоколадны ишегалдына күп итеп алып кайтып куяр идем”, – дип хыялланганым хәтердә. Хәзер исә супергерой була калсам, үз исемемне калдырыр идем – Гөлүс! Көнче кешеләрне азайту өстендә эшләр идем, ягъни кешегә нәрсә кирәк, нәрсә җитми – барысын да күпләп бирер идем. Иң мөһиме – янып-көеп, көнләшеп кенә йөрмәсеннәр!

Аиша, җырчы:
– Дөресен генә әйткәндә, мин үземне болай да супермен итеп тоям. Йөкле вакытта корсак белән соңгы көнгә кадәр йөрдем: кич эштән кайттым да, икенче көнне иртән бала табу йортына киттем. Аннары балага ике ай ярым булганда кабат эшкә чыктым. Исемгә килгәндә, социаль челтәрләрдәге никнеймымны алыр идем – леди Гайшә! Суперкөч итеп исә кешеләрне савыктыруны сайлар идем. Авырудан, чирләүдә дә авыр нәрсә юк. Бигрәк тә авыру балаларны бик жәллим, аларны күргәч, йөрәкләрем әрни... 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading