16+

Данир Сабиров: «Кайвакыт җавап кайтарып, кешеләрне урыннарына утыртып та куя алам»

04 июля 2025, 09:27
7005
0
13
Уку өчен 4 минут

Шоумен, юмор остасы, җырчы Данир Сабиров белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Данир Сабиров: «Кайвакыт җавап кайтарып, кешеләрне урыннарына утыртып та куя алам»

Шоумен, юмор остасы, җырчы Данир Сабиров белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

– Миләүшә белән сезнең арада хәзер дә мәхәббәт бармы?
– 17 ел бергә гомер итәбез. Гаиләдә төрле хәлләр була, әмма мәхәббәт бар. Шушы учакны сүндермичә сакларга кирәк. Икебез дә яши-яши бер-беребезгә яраклашып беттек инде. Әмма хатын-кызга бик күп нәрсә бәйле. Дөресен әйткәндә, Миләүшә бернәрсә дә эшләми, дип уйлаучылар бихисап. Бу ялгыш фикер. Гомумән, Миләүшә безнең гаиләдә бөтен кешене җыеп, берләштереп торучы кеше. Хатын-кызның зирәк булуы мөһим. Миләүшә кирәкле сүзләр таба белә. Минем дә холкым җиңелләрдән түгел. 

– Авыр холкыгыз нәрсәдә чагыла?
– Мин аны аңлатып та бирә алмыйм. Һәрвакыт үз уйларымда йөрим. Күптән түгел генә булган хәлне сөйлим әле. Кичтән киләсе көнгә булган планнары сөйләшеп утырганда Миләүшә: “Минем дә эшләрем бар иде, илтеп куйгач, машинаны тех.осмотрга кертсәң ничек булыр?” – диде. Шулай килештек. Ул төнне тәмам йокым качты. Иртәнге сәгать алтыга кадәр йоклый алмадым. Аннан үзем дә сизмәстән йоклап киткәнмен. Уянып китсәм, Миләүшә дә, машина да юк. “Тех.осмотр булмыймы әллә?” – дип сораган идем. “Төне буе йоклый алмадың, иртән уятырга теләмәдем, бигрәк тәмләп йоклый идең”, – диде. Миләүшәнең миңа булган шундый җылы мөнәсәбәте дә арабызда мәхәббәт барлыгын исбатлый. 

– Сез тиз гашыйк буласызмы? Миләүшә башкалардан нәрсә белән аерылып торды?
– Яшьрәк чакта тиз гашыйк була идем. Йөрәгемне яралаучылар да, мин башкаларның йөрәген яралаган чаклар да булды. Миләүшәнең башкалардан нәрсә белән аерылып торганын төгәл генә әйтә дә алмыйм. Хәзер яшьләр: “Фатиры, машинасы бармы?” – дип уйлана. Ә безнең мөнәсәбәтләр үзеннән-үзе җайланды. Тәкъдим ясаганымны сизми дә калдым. 

– Сихерләдеме?
– Матди яктан карасак, минем сихерләрлек әйбер дә юк иде. Киресенчә, миңа кадәр Миләүшә бай егет белән очрашты. Ул егетнең мөмкинлекләре дә күбрәк иде. Ә Миләүшә барыбер мине сайлады, шулай ук хәзерге заманда сирәк күренеш. 

– Каенанагыз сезнең белән яши дип беләм. Кыен түгелме?
– 7 ел каенанада яшәдек, үзебезнең йортыбызда менә 10 ел торабыз. Хәзер каенананы үземдә яшәтәм. Әҗәтемне процентлары белән өстәп кайтарам (көлә). Каенана белән яшәүнең бер кыенлыгын да күрмим. Киресенчә, ул безгә бик ярдәм итә. Гел яшь парлар кебек йөрдек. Балаларны калдырып торыр кешебез булды. Өйдәге чисталыкны, тәртипне хәзер дә дәү әни (каенана) карап тора. Әлбәттә, Миләүшә, балалар да эшли. Тик өйдә ревизор – әби. Без бик яхшы мөнәсәбәтләрдә. Ул беркайчан арабызга кермәде. Каенана һәм кияү турында мәзәкләр күп инде. Әмма барысы да кешенең үзеннән генә тора. 

– 2017 елда бик нык төшенкелеккә бирелдем дип сөйләгән идегез. Бу халәттән ничек арындыгыз?
–  Мин аннан тулысынча арынып беттем дип әйтә алмыйм. Вакыты-вакыты белән бу авыру үзе турында белгертә. Башка юк-бар фикерләр килмәсен өчен үземә яңа шөгыльләр табарга тырышам. Эт белән урманга йөрим менә. Шунда баргач, корыган ботакларны җыеп кайтып, өйдә учак ягам. Бу шөгыль үзенә күрә бер тынычлык бирә, урман да чистара. Минем чит илләр буенча сәяхәт иткән дә бар. Аларның урман, парклары чип-чиста. Безгә дә бераз үрнәк алырга кирәк. Гомумән, мин субботникларны кире кайтарыр идем. 

– Депрессия хәзер бик “модный” сүз. Кемнән генә сорама, барысы да депрессия кичергән икән. Сез нинди фикердә?
– Депрессия – куркыныч әйбер. Бернәрсә эшлисең килми, күзләреңнең нуры сүнә. Кемдер: “Эх, шулай эшлисем килә”, – ди. Теләк булу – яхшы, ә менә теләгең булмау... Төшенкелеккә бирелгән вакытта син бөтенләй битараф буласың. Бу халәткә нәрсә этәргәнен мин хәзер дә аңлап бетерә алмыйм. Мин 21 яшемдә бик каты төшенкелеккә бирелгән идем. Ул вакытта мал, дәрәҗә булмау сәбәпче дип уйладым. Тик 30 яшемдә төшенкелеккә бирелгәч, бөтенләй фикерләрем чуалды. Ул вакытта мал-мөлкәт тә, акча да, гаилә дә бар иде бит. Мондый халәттә кеше үзенә үзе генә ярдәм итә ала. Беркемгә депрессия кичерергә язмасын. 

– Сез колакка да пластик операция дә ясаттыгыз. Чамасын белсәң, ясатырга була дигән фикер белән килешәсезме?
– Колакларым тырпаеп тора иде, миңа ул ошамады, шуңа пластика ясаттым. Мин канәгать. Замана белән бергә атларга кирәк, мөмкинлегең булса, нишләп ясатмаска? Чамасын белеп кенә дигән сүзләр дә чамалы бит. Һәр кешенең чамасы үзенчә. Кемдер, бәлки, безгә карап та: “Рәхәткә чыдый алмыйлар”, – дип әйтәдер. 

– Теманы дәвам итеп, гаиләгезгә карата тискәре фикер, хейт та яңгырый. Сезнең кайвакыт аңа җавап биргән дә бар. Ни өчен?
– Түземлек иксез-чиксез түгел инде ул. Кайвакыт җавап кайтарып, кешеләрне урыннарына утыртып та куя алам. Бу – юктан да гаеп табучыларга кагыла. Кеше әшәке, явыз хәзер. Элек тә шулай булгандыр ул. Кеше шулай яратылган бит инде. Мул тормышта яшәүчеләргә көнләшеп караучы һәрвакыт табыла. Мин үзем көнче булмагач, дөресен әйткәндә, мондый гамәлләрнең сәбәбен дә аңлата алмыйм. 

– Үпкә саклыйсызмы?
– Уч алып йөрмим. Әмма күңелем кайтса, ул кеше белән кире аралаша алмыйм. Кайберәүләр бер талаша, бер дуслаша. Мин алай булдыра алмыйм. Икейөзлелекне сөймим. Ул барыбер килеп чыга. Хатын: “Бераз астыртынрак бул инде”, – ди. Минеке гел турыга шул. “Туры әйткән, туганына ярамаган” диләр. Бу дөньяда иң мөһиме – үзеңне югалтмаска.

– Күршегезнең йортын да төзедегез бит әле. Ул анда яшиме әле?
– Янгын чыгып, күршем йортсыз калды. Шулвакыт үз-үземә: “Ирек абыйның йортын төзеп чыгам”, – дип сүз биргән идем. Халык та, бай дусларым да ярдәм иттеләр. Барысын тиененә кадәр җыеп бирдем, эшләп чыктым. Әлбәттә, үземнән дә матди ярдәм булды. Өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтәм. Беркемгә дә акча күктән яумый. Ашаган белми, тураган белә диләр. Тормышы мул кешеләр өчен сөенәм генә. Ә тырнак астыннан кер эзләп утыручыларга: “Башкаларның тормышы белән түгел, үзегезнең тормыш белән яшәгез”, – дип әйтәсе килә.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading