16+

Айрат Ильясов: «Әгәр минем хатам бар икән, килеп гафу үтенәм»

Элекке «Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясов белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

Айрат Ильясов: «Әгәр минем хатам бар икән, килеп гафу үтенәм»

Элекке «Эссе» төркеме солисты Айрат Ильясов белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкьдим итәбез.

Башы: Айрат Ильясов: «Әти киткәч, әни белән мөнәсәбәтләребез якынайды»

- Җырчыларга ярап бетеп буламы соң? 
- Ярарга тырышабыз, әлбәттә. Бергәләшеп, килешеп эшләмәсәң, бернәрсә дә барып чыкмаячак. Бу бит гаилә кебек. Ир белән хатын бер-берсен тыңлап, аңлап, яшәмәсә, аерылалар. Монда да шул ук. Кайвакыт катырак та әйтәм, мактап та куям. Тик һәрнәрсәнең дә чиге бар. Эшне башлаганчы ук шартларны сөйләшәбез. 

- Артистлар белән турыдан-туры эшли башлагач, кайберләре турында фикер үзгәрдеме?
- Алып баручы буларак эшләгәндә дә, артистларның холкын белә идем. Җырчылар бөтенләй икенче яктан ачылды дип әйтә алмыйм. Тик кешеләрнең холкы үзгәрмәвенә инандым. 15 ел элек кире булган кеше, бүген дә шул ук.

- “Кара” исемлек бармы?
- Эш буенча минем белән килешә алмаячак кешеләрне болай да беләм. Гадәттә, алар үзләре бергә эшләргә тәкъдим итә. “Әйдә дус булып калыйк әле”, - дип әйтәм дә көлешеп сүзне тәмамлыйбыз. 

- “Эссе” төркеме белән янәдән чыгыш ясарга уйламыйсызмы?
- Ниязга концерт оештырырга тәкъдим иткән идем. Бер сөйләштек тә, оныттык. Ә минем холкымның бер үзенчәлекле ягы бар: янәшәмдә һәрвакыт “әйдә, эшлибез”, - дип янып йөрүчеләр кирәк. 

- Дусларыгыз күпме?
- Элек һәркемгә ярдәм итәргә тырыша идем. Дусларга вакытны да, игътибарны да аз сарыф итмәдем. Менә бер ел инде спиртлы эчемлекләрне, гомумән, кулланмыйм. Шуннан соң, күп кенә дуслар белән уртак темаларыбыз булмавына инандым. Безне кич белән очрашулар гына бәйләп торган икән. Шул вакытта дусларның чын йөзләре ачылды, кайберләре белән аралар өзелде, ә башкалары белән тагын да яхшырак аралаша башладык. 

- Хәмердән тыелырга нәрсә этәрде?
- Вакытында туктарга кирәктер. Элек тә көн саен “бәйрәм” итеп йөргәнем булмады инде. Тик шулай да хәмер эчкән ир-ат әйләнә-тирәдәгеләрдә яхшы хисләр уятмый. Бу юлның хәерле булмавын үзем дә аңлап алдым. Бернинди “кодировка”да булмады, үз-үземә бүтән хәмер эчмим дидем. 

- Ләйсән дусларыгызга игътибар биргәнгә каршы килмәдеме?
- Элек бу темага кагылышлы бәхәсләр була иде. Әтилек хисләрен беренче кызыбызга 1 яшь тулганда гына тоеп алдым. Бервакыт кызым белән икәү генә өйдә калдык. Әле телефоннарның чыккан заманы гына, шуннан видео карыйм. Кызым туп күтәреп алып килде. Тупны читкә аттым да, янәдән телефонга төбәлдем. Шул чакта кызым тупны алып, күземә тутырып карап: “Әттә, мә”, - дип әйтте. Бу мизгелдә генә үземнең әти булуыма чын-чынлап төшендем. Кызымны кочаклап алып, үптем. Бер яшькә соңга калып булса да, әтилек хисләре уяну белән дә бәхетлемен. Кайбер ир-атлар баланың  Аллаһ бүләге икәнен аңламый яши бит. 

- Гаилә коргач та, әти-әни белән торгансыз. Бу сезгә комачауламадымы?
- Әнинең беркайчан гаиләбезгә кысылганы булмады. Безнең үз бүлмәбез бар иде. Әти-әни янәшәдә булгач, баланы калдырып торырга да уңайлы, билгеле. Тик бала бит үсә, бер бүлмәгә генә сыймый башладык, шуңа күрә күчендек.

- Беренче булып гафу үтенә аласызмы?
- Әгәр минем хатам бар икән, килеп гафу үтенәм. Ызгыш-талашның бер уңай ягын да күрмим. Үпкәләшеп йөрү күңелгә авыр әйбер. 

- Тормыш иптәшегездә иң яраткан һәм яратмаган сыйфат?
- Ләйсән бик пөхтә, сабыр кеше. Тик шулай да аның үзсүзле ягы бар, ул гафу үтенә белми. Минемчә, ялгышса, һәркем гафу үтенә белергә тиештер.

- Ләйсән сездән 3 яшькә өлкәнрәк дип беләм. Яшь аермасы сизеләме?
- Дөресен әйткәндә, әйтә алмыйм. Яшь хатын белән торганым юк, күз алдына китерәсем дә килми. Икебез дә бер тирә кебек.

- Юморны сәхнәдә еш кулланасыз, тормышта да шулаймы?
- Гаиләгә килгәндә юктыр. Гел көлеп, кәеф-сафа корып йөреп булмый. Кайвакыт балаларга да катырак әйтергә кирәк.

- Кулларыгызга игътибар иттем әле. Ни өчен балдак кимисез?
- Гаилә коргач, яшәргә акча кирәк. Кайда гына эшләмәдем инде. Автосервиста машиналар буяу белән шөгыльләнгәндә балдак астына буяу кереп тулып ката иде, шул вакытта салдым аны. 

- Танышырга теләүчеләр булмадымы?
- Хатын-кызлар арасында бик популяр булдым дип әйтә алмыйм. Балдакны карап тормаганнардыр. Гастрольләрдә кайбер артистлар белән танышырга теләүчеләрне күреп шакката идем. Миңа, Аллаһка шөкер, ялганнарга туры килмәде. 

- Өч кызыгыз бар, сөбханалла. Шулай да малай туар дип өметләнмәдегезме?
- Өченче баланы планлаштырганда Ләйсән: “Өченчесе дә малай булмаса, кәефең төшәр инде”, - диде. Исән-сау бала булсын дип теләп йөрдем. Ләйсәнгә дә борчылмаска куштым. Без бергә УЗИга бардык, хәтта экраннар аша күргән баланың йөзен дә хәтерлим. Безнең Аделина кыз булса да, малайдан бер дә ким түгел. Бөтен өйнең астын-өскә китерә ала. Кайчак әни 2-3 көнгә үзенә алып китә. Гаиләбез белән ял итәбез, өйдә тыныч. “Малай тумаса, без аерылышабыз”, - дип әйтүче ир-атлар да бар бит. Бу сүзләрне бала тәмен татымаганнар гына әйтә аладыр.

- Үкенечләрегез бармы?
- Һәрбер тормыш этабымда үкенечләрем бардыр. Җырлап йөргән вакытта, Ниязның сүзләренә тиешенчә колак салмадым. Беренче бала тугач, Ләйсәнгә ярдәмем җитмәгәндер дип уйлыйм. Әни белән дә гел дус-тату тормадык, яшь чакта аңа авыр сүз әйткәнем булды. Гафу үтендем, әлбәттә, тик күңелдә үкенеч калды. Өшкертергә баргач, моны хәзрәт тә сизеп алды: “Әниең белән мөнәсәбәтләрегез бик яхшы түгел бугай. Әниеңнең үпкәсе бар синдә”, - диде. Әни белән тагын бер тапкыр утырып сөйләштек, гафу үтендем, шуннан соң эшләрем дә җайланып китте. Үкенечләр булса да, тормыш дәвам итә. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк.


 
 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading