16+

Талпан энцефалитыннан ничек сакланырга?

11 июля 2025, 11:27
374
0
0
Уку өчен 4 минут

Җылы көннәр башлануга барыбызның да урман, кырларга, паркларга чыгып ял итәсе килә.

Талпан энцефалитыннан ничек сакланырга?

Җылы көннәр башлануга барыбызның да урман, кырларга, паркларга чыгып ял итәсе килә.

Хәзер җиләк чоры, җыеп булмаса, ашап булса да кайту өчен табигатькә юл тотабыз. Быел яз иртә килгәнгәме, республикабызда талпан кадалган кешеләр саны аеруча күп күзәтелә. Роспотребнадзор Татарстанда быелгы сезонда талпан аркасында 6,5 мең кеше (аларның 1,7 меңе – балалар) медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүе турында хәбәр итә. Республикабызның башкаласы Казанда 2000 кеше быел талпан белән очрашырга өлгергән.

Талпаннар нинди куркынычлар тудыра, энцефалиттан саклануның ышанычлы ысулы бармы? Бу һәм башка сорауларга «Коллектив иммунитет» вакцинопрофилактиканы үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча коммерцияле булмаган автоном оешма директоры Антонина Обласова җавап бирде.

- Мәгълүм булганча, талпаннар энцефалит вирусы һәм башка инфекцияләр таратучылар буларак куркыныч.  Кеше сәламәтлегендә алар ничек чагылыш табарга мөмкин?

- Талпан энцефалиты вирусы баш миен зарарлый, бу бик җитди катлаулануларга: авыр инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. 

- Талпан энцефалитыннан ничек сакланып була? Фән тарафыннан исбатланган нинди ысуллар бар? 

- Талпан энцефалиты вирусыннан саклануның ике юлы бар. Беренчесе, әгәр сез эндемик төбәктә булсагыз һәм табигатькә яки дачага чыксагыз, талпан тешләмәсен өчен киемнәрне дөрес сайларга, даими рәвештә үз-үзеңне тикшереп торырга, репеллентлар кулланырга. Бу ысулның ышанычлылыгы бик югары түгел: уяулыкны югалтырга һәм һөҗүмне үткәреп җибәрергә мөмкин.

Икенче ысул – талпан энцефалитына каршы вакцинация. Бу ысулның асылында организмны вируска каршы дару ясарга өйрәтү ята. Тик шуны истә тотарга кирәк, иммунитет вакцинаның икенче дозасын кадатканнан соң ике атнадан соң гына формалаша. Моңа кадәр үзеңне якланмаган дип санарга һәм беренче методтан актив файдаланырга яки табигатькә чыгуларны минимальләштерергә кирәк. Сүз уңаеннан, прививка ясатканнарга шулай ук барьерлы саклану чараларын һәм репеллентларны игътибарсыз калдырырга ярамый, чөнки талпаннар талпан энцефалитын гына түгел, башка инфекцияләрне дә күчерә. Хәзерге вакытта талпан энцефалитын кисәтүнең башка расланган ысуллары юк. 

- Прививка талпан тешләгән кешегә ничек ярдәм итә? Ул энцефалиттан 100 процент саклыймы? 

- Барлык вакциналарның эш принцибы бертөрле – алар иммунитетка дошманның нинди булуын күрсәтәләр һәм аны дошманны юк итүнең нәтиҗәле методларына өйрәтәләр. Бу үз-үзеңне саклау буенча күнекмә-дәрес кебек – спортзалда без инструктор белән алымнарны өйрәнәбез, ул тулы көченә сугышмый, аның каравы реаль һөҗүм булган очракта өйрәнгәннәребезне кулланып җиңел генә каршылык күрсәтә алачакбыз.

Талпан энцефалиты вирусы очрагында, иммунитет организмга эләккән вирусны тиз нейтральләштерә алсын өчен, безгә канда антитәнчекләрнең саклагыч титрын саклау мөһим. Шуңа күрә эндемик регионда яшәгәндә, я булмаса андый төбәккә барырга җыенган очракта, вакытында вакцинация ясатырга һәм өч елга бер тапкыр ревакцинация үткәреп торырга кирәк.

Вакцинация талпан энцефалиты йоктыру куркынычын якынча 95% ка киметә, калган очракларда авыру барышы прививка ясатмаганарныкына караганда күпкә җиңелрәк булачак. 

- Бу прививканы кайларда ясатырга мөмкин? Вакцинациянең нинди үзенчәлекләре бар?

- Әлеге прививканы бушлай рәвештә дәүләт хастаханәләрендә табиб күзәтүеннән соң кадатырга мөмкин. Талпан энцефалиттыннан тулы курс вакцинация ике прививкадан гыйбарәт. Икенче дозаны беренче прививканы кадатканнан соң бер ай һәм аннан артыграк вакыт үтүгә кадатырга кирәк. Һәм икенче прививканы ясатып ике атна үткәннән соң сез талпан энцефалиттыннан яклаулы буласыз. Һәр өч ел саен кандагы антитәнчекләр күләмен киметмәс өчен вакцинацияне яңартып торырга гына онытмаска кирәк.

- Талпан инде тешләгән (кадалган) очракта медицина учреждениеләрендә нинди гамәли чаралар кулланыла? 

- Россия медицина фәне тәкъдимнәре талпанны тикшерүне таләп итә. АКШ һәм Ауропада андый практика юк. Шуны аңлау мөһим, мондый анализ нәтиҗәләре ялган уңай да, ялган тискәре дә булырга мөмкин, һәм әгәр аларга гына таянсаң, дөрес булмаган тактиканы сайларга мөмкин.

Россиядә талпан энцефалитын контакттан соң профилактикалау өчен иммуноглобулин (донорлар каныннан талпан энцефалиты вирусына әзер антитәнчекләр) кулланалар. Аны талпан энцефалиты вирусына уңай анализ килгән очракта, прививка ясатмаган кешеләргә кертәләр. Эндемик территорияләрдәге балаларга талпанны тикшереп тормыйча гына иммуноглобулин кертәләр. Әмма бу методның нәтиҗәлелеге шикле. Иң кулае, прививка ясатып үз иммуноглобулиныңны булдыру.

Шулай ук табиб антибиотик билгеләргә мөмкин. Шуны аңлау мөһим, антибиотик Лайм (боррелиоз) авыруын булдырмау өчен генә нәтиҗәле. Талпан энцефалитын мондый ысул белән профилактикалау барып чыкмаячак, чөнки аның кузгаткычы – вирус.

Барлык илләрнең тәкъдимнәре пациентны алга таба күзәтү кирәклеге турында уртак фикердә, чөнки профилактика чаралары эшләмәскә мөмкин. Россия стандарты буенча, сәламәтлектәге үзгәрешләрне талпан тешләгәннән соң бер ай дәвамында күзәтергә кирәк.

- Димәк, талпан энцефалитыннан дәва юк? 

- Әйе, антибиотиклар белән уңышлы дәвалана торган Лайм-боррелиоз талпан инфекциясеннән аермалы буларак, талпан энцефалитыннан үзенчәлекле дәвалау юк. Россиядә кулланыла торган талпаннарга каршы иммуноглобулинга карата беркайчан да нәтиҗәлелеккә клиник тикшеренүләр үткәрелмәгән. Асылда, авыручылар өчен бөтен терапия терелү ихтималын арттыру өчен симптомнарны җиңеләйтүгә һәм ярдәмче терапиягә кайтып кала. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз! 

Алисә Заһретдинова әзерләде, 

АНО “Коллективный иммунитет”

ФОТО: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading