Июнь үзе белән җылылык кына түгел, һава торышы үзгәрешләренә сизгер кешеләргә тискәре йогынтысы белән билгеле булган магнит давылларын да алып килде.
Бу айда кояш активлыгы югары булган көннәр шактый булырга охшаган.
Магнит давылы ул – кояштагы көчле кабынышлар, моның нәтиҗәсендә корылган кисәкчекләр ташкыны Җиргә таба юнәлә. Алар планетабызның магнит кыры белән тәэсир итешеп, магнит давыллары дип аталган тирбәнешләр барлыкка китерә. Мондый чорларда күпләрнең хәле начарая.
Физик сәламәтлек
• Баш авырту һәм мигрень. Күпләр магнит давыллары вакытында баш авыртуының көчәюен билгели. Бу кан тамырлары системасының магнит кыры үзгәрешләренә реакциясе белән бәйле.
• Кан басымы күтәрелү яки төшү. Гипертония яки гипотония булган кешеләр кан басымының кискен сикерешләрен тоярга мөмкин.
• Хәлсезлек һәм тиз ару. Энергиянең кимүе сизелә.
• Йөрәк белән проблемалар. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең хәле начарланырга мөмкин: йөрәк тибеше ешая, сулыш кысыла, күкрәк авыртуы барлыкка килә.
• Йокы бозылу. Йокыга китү кыенлыгы яки йокының өзеклеге - магнит давыллары вакытында иң еш зарланулар шушыңа.
Психик сәламәтлек
• Ярсучанлык һәм борчылу. Магнит давыллары вакытында кеше җиңел кабынып китүчән булырга мөмкин.
• Кәеф үзгәрү. Төшенкелек, апатия, ачу чыгуы һәм борчылу күзәтелүе ихтимал.
• Концентрация кимү һәм хәтер начараю. Еш кына игътибарны туплау һәм карарлар кабул итү авырлаша.
• Депрессия һәм башка психик тайпылышлар билгеләренең көчәюе була ала.
Әмма галимнәр арасында магнит давылларының кеше сәламәтлегенә йогынтысы хакында бәхәсләр бара. Кайбер тикшеренүләр геомагнит активлыгы һәм кешеләрнең кәефе арасындагы бәйләнешне раслый, икенчеләре аны арттырылган дип саный. Ләкин күпчелек табиблар метеосизгер кешеләрнең чыннан да магнит давылларының нәтиҗәләрен тою мөмкинлеген таный. Бу бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары, вегетосудик дистония һәм неврологик тайпылышлары булган кешеләргә кагыла.
Магнит давыллары дәрәҗәләре
Магнит давыллары төрле дәрәҗәләргә бүленә, алар шкала буенча үлчәнә:
- G1 - йомшак давыл: элемтә чараларында аз гына өзеклекләре, җиңелчә авыру күзәтелергә мөмкин;
- G2 - уртача давыл: кәефкә һәм электр белән бәйле өзеклекләргә йогынты ясарга мөмкин; - G3 - көчле давыл: спутниклар эшендә кыенлыклар тууы һәм көчле баш авыртулары күзәтелүе ихтимал;
- G4 - бик көчле давыл: навигациядә өзеклекләр һәм сәламәтлеккә җитди йогынты була ала;
- G5 - экстремаль давыл: электр белән тәэмин итүдә шактый өзеклекләр һәм сәламәтлеккә критик зыяны булуы ихтимал.
2025 елның июнендә магнит давыллары:
- 15-23 июнь: тын алырга мөмкинлек, геомагнит фонының нормальләшүе.
- 24-25 июнь: G1 магнит давылының кире кайтуы.
- 26-30 июнь: Кояш активлыгы кими, ләкин тотрыксыз геомагнит вазгыять саклана.
- 29 июнь: геомагнит фонның җайлануы көтелә.
Магнит давыллары вакытында халәтне ничек җиңеләйтергә?
• Фаразларны күзәтегез. Алда торган магнит давыллары турында алдан ук белегез-бу психологик яктан әзерләнергә ярдәм итәчәк.
• Күбрәк су эчегез. Сусызлану баш авыртуларын һәм арыганлыкны көчәйтә.
• Ял итегез, йокыны туйдырыгыз. Йокы көч җыярга һәм стрессны киметергә ярдәм итә.
• Физик һәм акыл йөкләнешен киметегез. Мөмкин булса, мөһим эшләрне башка вакытка күчерегез.
• Алкоголь, кофе һәм башка стимуляторлардан сакланыгыз. Алар билгеләрне катлауландырырга мөмкин.
• Туклану режимын саклагыз. Җиңел, витаминнарга бай ризык ашагыз
• Ял итү техникаларын кулланыгыз. Медитация, сулыш күнегүләре, йога борчылуны җиңәргә ярдәм итәчәк.
• Нормаль кан басымын сакларга тырышыгыз. Әгәр сезнең йөрәк яки кан тамырлары белән проблемаларыгыз бар икән, күрсәткечләрне контрольдә тотыгыз һәм кирәк булганда табибка мөрәҗәгать итегез.
• Вакытыгызны саф һавада үткәрегез. Җиңел генә йөреп кайту кәефне яхшыртырга мөмкин.
• Үзегезнең хәлегезгә игътибарлы булыгыз. Әгәр билгеләр көчәя яки яңалары барлыкка килә икән, һичшиксез табиб белән киңәшләшегез.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Комментарийлар