16+

Имтиханга әзерлек чорында нәрсә кулланырга ярамый?

Имтиханнар вакыты якынлаша. Бу акыл һәм эмоциональ йөкләнешләрнең бермә-бер артуы күзәтелгән чор.

Имтиханга әзерлек чорында нәрсә кулланырга ярамый?

Имтиханнар вакыты якынлаша. Бу акыл һәм эмоциональ йөкләнешләрнең бермә-бер артуы күзәтелгән чор.

Стрессны җиңү һәм имтихан чорын максималь продуктивлык белән кичерү ысуллары турында табиб-невролог Анастасия Бородина сөйләде.

Мәгълүм булганча, теләсә нинди озакка сузылган стресс иммунитетның төшүенә һәм хроник авыруларның кискенләшүенә китерә. Йөрәк һәм кан тамырлары, ашкайнату системасы, нерв, эндокрин һәм иммун системалары зыян күрергә мөмкин. Шуңа күрә стрессны җиңәргә, дөрес ял итәргә өйрәнергә кирәк.

Имтиханнарга әзерлек вакытында күп кенә мәктәп укучылары һәм студентлар үзләренең продуктивлыгын арттырырга омтыла, төннәрен шөгыльләнә, энергетиклар һәм каһвә эчә. Бу начар стратегия, дип кисәтә невролог.

- Кызганычка, имтиханнарга әзерлек чорында кайбер яшьләр чыннан да эшкә сәләтлелекне арттыруның шикле һәм хәтта куркынычсыз булмаган ысулларына мөрәҗәгать итә. Энергетик эчемлекләр, нәтиҗәлелеге исбатланмаган БАДлар кулланыла, кайберләре хәтта ноотроплар төркеменә караган дару препаратлары да кабул итә. Әмма болар барысы да теләгән нәтиҗәне бирмәскә генә түгел, кире нәтиҗәгә дә китерергә мөмкин. Мәсәлән, ноотроплар нерв системасына йогынты ясый, алар тискәре нәтиҗәләргә ия һәм катгый медицина контроле таләп итә. Аларны мөстәкыйль рәвештә хәтерне “яхшырту” өмете белән куллану – акланмаган куркыныч, - ди Анастасия Бородина.

Шулай ук энергетик эчемлекләр куллану да яхшыга түгел. Мондый эчемлекләрдәге кофеинның югары концентрациясе, чыннан да, күтәренкелек нәтиҗәсе бирә, ләкин ул кыска вакытлы.  Энергетикларның компонентлары имтиханнар вакытында болай да көчле стресс кичергән нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын стимуллаштыра. Алар белән мавыгу йокы бозылуына, аппетит югалуына, ярсучанлык артуына һәм, нәтиҗә буларак, концентрация һәм эшкә сәләтлелекнең начараюына китерергә мөмкин. 

Моннан тыш, энергетикларда, кагыйдә буларак, бик күп шикәр була. Алар ачлык хисен баса, шуңа күрә яшьләр еш кына алар белән тулы кыйммәтле туклануын алыштыра. Нәтиҗәдә, организм кирәкле туклыклы матдәләрне алмый, энергия дәрәҗәсе төшә, ә ашказаны-эчәклек системасының хроник авырулары кискенләшү куркынычы арта.

Стресслы чорда нәрсә ярдәм итә аласың? Иң гадие – көн режимын саклау һәм акыл йөкләнешләрен саф һавада актив ял итү белән чиратлаштыру мөһим. Компьютер алдында бер-ике сәгать утырганнан соң, торып тәнегезне яздырыгыз. Физик активлык һәм дөрес туклану организмга югары йөкләнешне яхшырак җиңәргә ярдәм итәчәк, ди невролог.

Яшьләргә максималь йөкләнеш чорында көчләрен саклап калырга ярдәм итәчәк төп кагыйдәләр:

- Кирәкле күләмдәге йокы (тәүлегенә кимендә 7-8 сәгать) һәм саф һавада кимендә ике сәгать активлык: җәяү йөрү, йөгерү, велосипедта йөрү, зарядка.

- Хайван аксымы, Омега-3кә бай продуктлар (майлы балык: форель, сельдь, скумбрия), яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр кергән баланслы туклану.

- Уртача микъдардагы шоколад фикер процесслары тизлегенә һәм мәгълүматны истә калдыруга уңай йогынты ясый. Шикәр минимумы булган ачы сортларны сайлап алу яхшырак. 

- Әзерлекне рациональ оештыру артык йөкләнешне булдырмаска ярдәм итәчәк. Йокыга зыян китереп, төннәрен шөгыльләнү продуктивлыкны киметә һәм кәефне начарайта. 

- Медитация, сулыш күнегүләре, тынычландыра торган массаж һәм якыннарыңның психологик ярдәме стресс дәрәҗәсен киметергә һәм сәламәтлеккә зыян китермичә табигый юл белән эшкә сәләтлелекне арттырырга ярдәм итәчәк.

Фото: https://ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading