Югары уку йортларында бюджетка кабул итү кампаниясе тәмам
25 июльдә абитуриентлардан документлар алу төгәлләнде. Инде узган атна ахырында бюджетка ташлама белән кабул ителүчеләр, олимпиадачылар, максатчан укырга алынучылар исемлеге чыкты. Бүген-иртәгә гомуми конкурс нәтиҗәләре дә билгеле булачак. Керә алганнар – сөенә, керә алмаганнарга акча янчыкларын бушатып, түләүле урыннарга дәгъва итәргә генә кала.
Кабул итү кампаниясе барышында барлыгы 1 млн 363 мең абитуриент 11,7 млн юнәлешкә гариза биргән. Шуларның яртысыннан артыгы документларны «Югары уку йортына онлайн керү» сервисын кулланып тапшырган. Быелдан «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисына беренче тапкыр Донецк, Луганск, Запорожье һәм Херсон өлкәләре университетлары да кушылган.
Суперсервис шулай ук гариза статусын күзәтү өчен кулланылган. Шунда ук кабул итүгә үз ризалыгыңны да бирергә мөмкин иде. Билгеле булганча, быел һәр абитуриентка гаризаны берьюлы биш югары уку йортына тапшыру хокукы бирелде. Шуннан соң егетләр һәм кызлар теге яки бу уку йортына керү шансларын бәяләп, бер уку йортын сайлап алырга, нәкъ шул вуз студенты буласым килә дип, ниятен расларга тиеш булды. Элек моның өчен кабул итү комиссиясенә документларның төп нөсхәләрен шәхсән алып килергә кирәк иде, ә хәзер дәүләт хезмәтләре аша кабул итүгә ризалык җибәрү дә җитә.
- Абитуриентларда ихтыяҗлы булган биш белгечлекнең өчесе – инженерлык белгечлеге булуын билгеләп үтү мөһим. 2030 елга Россиядә инженерлык өлкәсендә кимендә ике миллион белгеч әзерләргә кирәк, нәкъ менә аларга киләчәктә Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итү йөкләнәчәк, – ди вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы башлыгы Валерий Фальков билгеләп үткәнчә, «Югары уку йортына онлайн керү» суперсервисы абитуриентларның академик мобильлеге өчен яңа мөмкинлекләр ача. Абитуриентларның 67 проценты төбәк югары уку йортларын сайлаган. Министр сүзләренчә, укырга керүчеләр үзләре яшәгән җирлек һәм Мәскәү, Санкт-Петербург вузларын гына түгел, ә илебезнең башка субъектларындагы университетларны да сайлый. Абитуриентларда ихтыяҗлы буенча топ-5 төбәк арасында, ике башкаладан тыш, Татарстан, Свердловск һәм Новосибирск өлкәләре вузлары бар.
РФ Мәгърифәт министры Сергей Кравцов 2025 елда укытучылар әзерләү юнәлешләренә рекордлы санда гариза тапшырылуын әйтте. Хәзерге вакытта педагогик уку йортларына конкурс бер урынга 16 кеше тәшкил итә, узган елда бер урынга 10 кеше булган.
- Агымдагы кабул итү кампаниясендә, педагогик юнәлешләр буенча педагогик вузларга рекордлы санда – 514 193 гариза бирелгән. Былтыргы белән чагыштырганда, бакалавриат һәм специалитет программаларына укырга керергә теләк белдерүчеләр 25 процентка күбрәк, – дип ассызыклый Сергей Кравцов.
Искәртеп узабыз, хәзерге вакытта мәгариф системасы өчен кадрларны 36 педагогик һәм 200дән артык классик университет әзерли. Педагогик юнәлешләргә быел 75 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар