16+

Укучы укытучыны кыйный икән, аңа мәктәптә урын бармы?

Укытучыларны мыскыл иткән яки аларга карата көч кулланган укучыларга җәза бирергә, хәтта уку йортларыннан чыгарырга кирәк, дип белдергән Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев.

Укучы укытучыны кыйный икән, аңа мәктәптә урын бармы?

Укытучыларны мыскыл иткән яки аларга карата көч кулланган укучыларга җәза бирергә, хәтта уку йортларыннан чыгарырга кирәк, дип белдергән Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет рәисе Валерий Фадеев.

Аның сүзләренчә, мондый очраклар тыелырга тиеш. Фадеев ассызыклаганча, педагогны кимсетү һәм аңа карата көч куллану һәм яшүсмерләр шаяртулары белән бернинди уртаклык та юк.

«Укытучыны мыскыл итү, аңа кул күтәрү – башка сыймый торган хәл. Бу катгый рәвештә җәзага тартылырга тиеш. Әгәр укучы үзен шулай тотса, мәктәптән куарга. Алга таба нәрсә? Бу хакта әти-әниләре уйласын. Ләкин әгәр укучы укытучыны кыйный икән, аңа мәктәптә урын юк. Укытучыны кыйнау, мыскыл итү – норма түгел. Һәм моның өчен каты җәза булырга тиеш», - дип йомгаклаган Фадеев.

 «Оятсыз һәм кәттә тоталар»
– Валерий Фадеев белән тулысынча килешәм, – дип белдерә блогер-журналист, “Именно шулай” телеграм канал хуҗасы Рәсим Хаҗиев. - Мондый күренешләргә катгый чаралар күрү күптән сорала иде. Әти-әниләр тарафыннан һәр нәрсәне рөхсәт итү һәм баланың һәр гамәлен хуплау белән без ахыр ноктага килеп терәлдек. Кайбер укучылар укытучыларның абруена төкереп карый, үзләрен оятсыз һәм кәттә тоталар. Бернинди сүзләр һәм кисәтүләрне санга сукмыйлар. Артык иркәләү, барысын да рөхсәт итү ахыр чиктә менә шундый нәтиҗәгә китерде. Иркәләнеп беткән, бар нәрсәгә көлеп караучы һәм агрессив яшүсмерләр буыны чәчәк атты. Әле безнең үсмерлек  чорында, ә бу 90 нчы еллар ахыры һәм 2000 еллар башында, укытучыларны ярату һәм хөрмәт итү көчле булды, әти-әниләргә безнең турында нәрсә әйтерләр дип куркып тора идек. Ә хәзер әтиләр һәм әниләр, ул-кызларының бер сүзенә ышанып, укытучылар белән әңгәмә корыр өчен мәктәпкә чабалар, аларны барлык гөнаһларда гаеплиләр. Ниндидер сүзләр яки хәтта кыек карашлар өчен хокук саклау органнарына гаризалар язалар. Укытучыларны тыңларга кирәк, алар белән көрәшү мәгънәсез, дип аңлатырга иде. Үз кулларыбыз белән укытучыларның абруен төшерәбез, әгәр мөгаллимнәргә каршы эзәрлекләүләр башланса яки гаепләүләр ташласалар, аларны якламыйбыз. Укучылар укытучының затлы һөнәр булуын,  кулында аның киләчәге булуын аңларга тиеш. Шулай булгач, әгәр укытучыны мыскыл итәсең яки көч кулланасың икән, мондый укучыларны мәктәптән куып чыгарырга, тиешле учетка куярга кирәк.

Штраф салырга
Рәсимнең фикерен Теләче муниципаль районы Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы Рафилә Нәбиуллина да куәтли. 
 – Укучы бөтен хокукый тулылыкка ия түгел, чөнки ул әле балигъ булмаган, – ди ул. – Ә укытучы – педагогика нигезләре, яшь психологиясе үзенчәлекләре, тормыш тәҗрибәсе белән бүләкләнгән олы кеше. Миңа калса, буллингның теләсә нинди омтылышларын туктатырга кирәк. Аның кемгә карата эшләнүе мөһим түгел. Әгәр балаларга алга таба да моның белән шөгыльләнергә рөхсәт итсәң, алар бу тәртипне нормаль дип санаячак, аларны беркем дә туктатмый бит. Мин ничектер каты җәзаларга, нәрсәдә дә булса чикләргә яки кычкырырга кирәк дип санамыйм. Әмма алар һәм аларның әти-әниләре белән бу темага әңгәмә үткәрергә кирәк. Кайбер кыланмышларны игътибарсыз калдырырга мөмкин. Ләкин әгәр бу уку процессына яки мәктәп милкен бозуга кагыла икән, укытучы рәсми рәвештә мәктәп администрациясенә мөрәҗәгать итәргә тиеш, ә ул инде ничек җәзаларга икәнен хәл итәчәк. Ата-аналарны җәлеп итәргә, штраф салырга һ.б. Әгәр бу шәхсән укытучыга каршы юнәлдерелгән икән, монда башта ачыкларга кирәк. Барысының да сәбәбе бар. Укытучыга, мөмкин булганча, тәртип бозучы белән мөнәсәбәтләрне җайларга, хәтта аның белән дуслашырга кирәк. Мыскыл итү омтылышын аңларга. Бәлки, ул гашыйк булгандыр һәм болай да үзенә игътибар җәлеп итә торгандыр? Мөгаен, укытучы белән укучының сәяси карашлары төрледер... Монда җәза ярдәм итмәячәк. Укытучы педагогик методлар белән эш итәргә тиеш. Ачуыңны, үпкәңне һич кенә дә өзмәскә, үч алмаска. Һәрхәлдә, педагогка зирәклек кирәк.

Начар балалар юк
Балтач районы Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Руфия Мифтахова авыл һәм шәһәр укучылары арасында аерма шактый зур, сала мәктәбендә белем алучы яшьләр тыйнаграк, шуңа бәхәсле хәлләр дә аз, ди. 
– Без бер авылдан, укучыларыбызның әти-әниләрен дә, әби-бабайларын беләбез, – дип үз фикерен җиткерде тәҗрибәле укытучы. – Бер дә зарланырлык түгел, Аллага шөкер. 24 ел инде укытучы булып эшлим. Хезмәтемне дә, балаларымны да яратам. Элегрәк, яшь вакытта, әле югары уку йортын тәмамлап эшкә килгән елларда, 11 сыйныфта укучы егетләр әзрәк шаян сүзләр әйтә иде, ләкин ул ниндидер мыскыллау сүзе түгел, ә бары шаярту гына, чама белән генә иде. Фадеев фикерен куәтлим. Хәзерге әти-әниләр үзгә буын. Фикер-карашлары да башка, ләкин, шөкер, авылда ямьсезлекләр юк.

Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбенең физика укытучысы Айдар Абдуллин начар балалар юк, аларга якын килү, уртак тел таба белү генә кирәк, ди ул.
– Балага мәктәптә игътибар җитмәскә мөмкин. Сыйныфта 30ар бала, 45 минут эчендә укытучы кайсысына гына игътибарын биреп бетерсен. Теләге булса да, аның физик яктан мөмкинлеге юк. Ә һәр бала үзенә индивидуаль караш көтә.  Баланың кәефен төшерергә күп кирәкми. Әгәр укытучы дәрес үткәрү өчен генә килә икән, балаларны ярату, аларны хөрмәт итү дә булмаячак. Дәресләрдә коры мәгълүмат биреп кенә калмыйча, аларны төрле кызыксындыру чаралары да күрергә кирәк, - дип үз фикере белән бүлеште Айдар. 


Социаль челтәребездәге сәхифәгә әлеге темага кагылышлы бик күп комментарийлар килде. Аларның һәркайсы диярлек укучыларның артык кылануы, укытучыларның хокуклары булмаулары турында. 
“Укытучы хәзерге балаларга авыз ачып сүз әйтә алмый. Икеле билгесе куйган өчен әниләре бәхәсләшү өчен мәктәпкә йөгерә...”
“Без укыганда 2ле алырга йөрәк ярыла иде, алсаң, өйдә ремень көтә иде. Безнең әнкәйләр үзләре куркып тора иде укытучыдан...”
“Битараф, ваемсыз, эгоистларча тотучы укытучыларга да чара күрүне гамәлгә кертсеннәр иде...”
“Балаларның психикасын гомергә җимерүче укытучылар да юк түгел...”
“Олы кешеләрдә укытучыларга карата никадәр негатив яши. Менә бу әни, әбиләр өйдә балалары, оныклары янында укытучыны тикшерәләр, хурлыйлар инде. Һәм бала укытучысына шушы негативын чыгара. Укытучы кисәтү ясап, бераз үзен якласа, балама каныга, дип дөнья сасыта башлыйлар. Баласын гына хаклы саный хәзерге әти-әниләр. Укытучы түзәргә өйрәнде, түзә инде ул, әмма соңрак ата-аналар балаларының «бөтен нәрсә дә ярый» дигән әҗерен җыялар. Әле бер 10 елдан укытучылар бөтенләй калмас мәктәпләрдә. Бер хокуклары юк бит аларның. Көтүче хокукында гына...”
“Менә дигән укытучылар бик күп. Кызларымны укытып чыгарган укытучыларга мең-мең рәхмәт, гомерләре буе рәхәт, кадер-хөрмәт күрсеннәр. Үз укытучыларыма баш иям. Тыгыз хезмәттәшлек, аңлашу булганда яхшы нәтиҗәгә ирешелә. Ата-ана тәрбиясеннән тора күп нәрсә. Очраклы кешеләр дә бар, әлбәттә, укытучылар арасында да...”
“Безнең заман укытучыларын кайтарсаң, төрмәгә утыртып бетерерләр иде... Тәртипсезләнсәң, кыйнадылар, икеле алсаң указка эләгә иде, коридорга чыксаң, техничка идән чүпрәге белән бирә берне. Аннары өйдәгеләрдән эләгә...”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading