16+

“Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кирәк”

Пенза өлкәсе Усть-Уза авылы балалары өчен сөенеп куйдым әле.

“Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кирәк”

Пенза өлкәсе Усть-Уза авылы балалары өчен сөенеп куйдым әле.

Каникуллар тәмамланып, мәктәптә укулар башлагач, “Мин җәйне ничек  үткәрдем?” дигән темага  инша яздырганда  ни языйк дип аптырап тормыйлар инде. Авыл мәчетендә  оешкан лагерьны гына язсалар да,  эчтәлегенә” 5”ле куярлык.

Пенза өлкәсе ислам дине  иң нык таралган, үсеш алган төбәкләрнең берсе.  Анда кечкенәдән сабыйларга үзебезчә  милли исемнәр кушалар  һәм кулларыннан җитәкләп  дин юлыннан атлаталар, мәчет -мәдрәсәләргә алып киләләр. Иң озын җәйге каникулда да  малай-кызлар санаулы вакытларын бушка уздырмасыннар, кирәкле эшкә куллансыннар өчен  мәчет ишеген киң итеп ачып куйганнар.  100 бала кергән аның бусагасыннан бисмилла әйтеп һәм яшәр өчен бик кирәк булган әдәп-әхлак кануннарын, гореф-гадәт, йолаларыбызны  өйрәнгәннәр.  

Гарәпчә укырга-язарга да өйрәткәннәр аларны.Димәк, бик тырышлары тиздән Коръәнне кулга тотып  үзләре дә укый алачак.   Ике  атналык әлеге курсларның һәр  көне яңа ачышларга, яңа хисләргә  бай булып истә калган. Балалар  спорт ярышларында да, белем буенча да  көч сынашканнар, осталык дәресләрендә осталыкларын, тәҗрибәләрен дә арттырганнар.   Остазлар да сокланырлык үрнәк алырлык. Уфадагы Россия Ислам университеты  белгече Вәсилә ханым Нигъмәтуллина.  Казан Ислам университеты белгече Марат  хәзрәт Сәйфуллин.

Курсларны тәмамлап, ябу үзе бер зур бәйрәмгә әйләнгән.  Изге Коръән сүрәләре белән башланып киткән  тантанада мәчетнең имамы  Исмәгыйль хәзрәт  Курмашев  Мөхәррәм ае башлану белән котлап,  әти-әниләргә дә, балаларга да Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырган. Аннары хәзрәт ирешелгәннәр белән тукталып калмаска,  Ислам-иман юлыннан алга барырга, гыйлемнәрен һәрдаим арттырырга да  чакырган. “Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алырга кирәк” -  дигән хәдис тә кат-кат яңгыраган.

Балалар үзләре дә җавапсыз калмаганнар,  рәхмәтле булып, догалар, сүрәләр, хәтта татарча шигырьләр дә укыганнар. Бу хакта  әлеге  мәктәп укытучысы Һава ханым Курмашева  хәбәр итте, видеоларын да җибәрде.  Аларны карап шактый таныш  йөзләрне күрдем.  Яз аенда мин бу авыл мәктәбендә булган идем. “Тәмле сүзләр”  дигән шигырь конкурсыма  бу мәктәп балалары да катнашкан  иде.  23 бала туган телләрендә үзләре яраткан шигырьләремне  сөйләп, видео  җибәргән иделәр.  Беләм, укытучылары  Һава ханым тырышлыгы белән инде бу. Ә бу  тынгысыз җанлы укытучы белән Пензада узган “Аулак өй – көрәш”тә  очрашып, күрешеп-танышып, хәтта дуслашып та калган идек.  

Менә шулай яңа  дуслар ярдәме белән әлеге конкурсның быелгысы республика чикләрен дә узып китте.  Балаларның да, укытучыларның да тырышлыгын, туган телләрен белергә теләүләрен  жюри  дипломнар белән бәяләде. Һәрберсенә үз  исемнәрен язып. Әйе, аларны зур конвертка салып, почта аша да җибәреп була иде. Ә минем алай эшлисем килмәде, республикабыздан  читтә яшәүче бу милләттәшләребезне , мишәр туганнарымны барып күрәсем, дипломнарын кулларына тапшырасым, сөенгәннәренең шаһиты буласым килде.  Иремә рәхмәт-озын юлга алып чыкты. Ярый әле, килгәнбез дип кайттык без бу авылдан. Чын мәгънәсендә, милли-матур бәйрәм булды ул.

Укалы калфак-түбәтәйлар кигән балалар туган телләрен яратканнарын-белгәннәрен күрсәтергә тырыштылар. Берсеннән-берсе уздырып, конкурста катнашкан шигырьләремне сөйләделәр. Миңа авторга  ничек рәхәт булганын әйтеп сөйләп кенә бетерерлек түгел. Туган телебезне саклашырга иҗатым ярдәм иткәнне белү хисе бит ул. Катнашучы балаларга татарча китап-журналлар, Казан магнитлары, кызларга шоколадлар да эләкте. Шулай үзебез дә сөенеп, балаларны да шатландырып кайткан идек Пензадан яз көнендә. Инде менә җәйләр җиткәч тә ул яклардан шатлыклы хәбәр килеп иреште.  Тагын шунысы да аеруча зур шатлык, Һава ханымның 7 оныгы да әлеге мәчет лагерена йөреп, дини гыйлемнәрен арттырганнар. Һәрбер дәү әни кызыгырлык, хәтта көнләшерлек хәл бит бу, валлаһи. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Зур рахмәт, Йолдыз апа сезгә безнең авыл турында шулай зурлап язган өчен!

    Мөһим

    loading