16+

«Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк»

14 июля 2025, 13:38
620
0
0
Уку өчен 10 минут

Балаларның сәләтләрен үстерү, спорт, патриотик чаралар аша тәрбияләү, балалар бакчаларында эш һәм башкаларга игътибар юнәлтергә кирәк.

«Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк»

Балаларның сәләтләрен үстерү, спорт, патриотик чаралар аша тәрбияләү, балалар бакчаларында эш һәм башкаларга игътибар юнәлтергә кирәк.

Россиялеләрнең узган уку елында балалар өчен кайсы түгәрәкләрне иң еш сайлавы билгеле булган. Беренче урынга алдан фаразланганча спорт чыккан. Ә менә төгәл фәннәр – арттарак. 

SuperJob эш эзләү сервисы 2024-2025 елда балаларны нинди өстәмә дәресләргә язуларын ачыклаган. Сораштыру мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып өлкән сыйныф укучыларына кадәр кагылган, аңарда бөтен ил буенча 1600 әти-әни катнашкан. Әти-әниләрнең 55 проценты мәктәпкәчә яшьтәге балаларының түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрүләрен хәбәр иткән.

Еш кына 3-6 яшьлек сабыйларны мәктәпкә әзерлек курсларына бирәләр, боларның саны 17 процент тәшкил итә. Икенче урында спорт әзерлеге, нигездә йөзү һәм гимнастика – бу юнәлешләрне респондентларның 14 проценты сайлаган. Шулай ук соңгы ике елда, SuperJob сораштырулары мәгълүматлары буенча, футболның популярлыгы арткан – аны 11 процент гаилә сайлаган. Биюләр һәм музыка шундый ук күрсәткечләргә ия, өстәвенә әле ике ел элек музыка буенча дәресләргә балаларны азрак биргәннәр.

Секцияләргә һәм түгәрәкләргә ешрак 7-12 яшьлек башлангыч сыйныф укучылары йөри икән. Сораштыру мәгълүматлары буенча, бу яшьтәге балалар арасында мәктәптән тыш дәресләргә йөрүчеләр саны соңгы ике елда арткан.

Башлангыч мәктәп укучылары спорт юнәлешендәге секцияләрне ешрак үз иткән лидерлар өчлегенә көрәш (19%) һәм йөзү (18%) кергән.
Әмма иҗади юнәлешләр дә киң таралган. Башлангыч сыйныф укучылары арасында популярлык буенча беренче урынны биюләр алып тора (20 процент), балаларны рәсем ясауга (14 процент) һәм музыкага (11 процент) сирәгрәк бирәләр, ә менә тел курсларына 2022 елга караганда азрак йөри башлаганнар – 10 процент әти-әни генә балаларын мондый курсларга яздырган.

Яшүсмерләр арасында нинди түгәрәкләр популяр
Югары сыйныф укучыларының түгәрәкләргә йөрүләре турында әти-әниләрнең 58 проценты хәбәр иткән.
Башлангыч мәктәптән аермалы буларак, өлкәнрәкләрдә чит телләрне өйрәнү түгәрәкләре популяр – мондый дәресләргә 13 процент бала йөргән. Популярлык буенча икенче урында бию һәм рәсем ясау (12 процент). Артта калучылар арасында – математика һәм программалаштыру, анда яшүсмерләрнең 5 һәм 7 проценты йөри, төрле мәгълүматлар буенча (мәсәлән, «ЯКласс» һәм «Учи.ру» сораштырулары буенча), яшүсмерләрне программалаштыру белән шөгыльләнү дә кызыксындыра. Югары сыйныфларда да спорт белән шөгыльләнәләр, гәрчә азрак булса да: сораштыруда катнашучыларның 7 проценты балаларының футбол һәм волейболга йөрүен хәбәр иткән.

Мәктәптәге дәресләрдән арып-талып кайткан балаларны үстерү кирәкме, әллә соң интектерү генәме, белгечләр бу хакта ни ди. Татарстан мәгариф Һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең әйдәп баручы белгече Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы белән әңгәмәбез шул хакта.

– Соңгы вакытта күп кенә әти-әниләр спорт секциясендә шөгыльләнүне мәктәпкә һәм балалар бакчасына мәҗбүри кушымта дип саный. Нинди балаларга һәм ничә яшьтә мондый форматта спорт кирәкми? Шулай да физик активлыкка күнекмә булдыру өчен аны нәрсә белән алыштырырга мөмкин?
– Безнең балалар бакчасында физкультура дәресләре үткәрелеп килә. Аны күзәтүдән чыгып карасак та, күпчелек балаларның физик активлыгын түбән дип әйтергә була. Бу аларның саф һавада аз булулары, гел телефонда утырулары, хәрәкәтле уеннар уйнамавы белән бәйле дип саныйм. Яшь аермалыкларыннан чыгып, физкультура дәресләрендә сабыйлар 7 тапкыр сикерергә, капчыкларны ыргытырга, тупны тиз тотып алырга, аны ала белергә тиеш. Әмма бу күнекмәләрне үтәү дә шактый аксый. Бигрәк тә сул куллары сүлпән. Бу балаларның хәрәкәтчән уеннар уйнамавы аркасында килеп чыга. Элек лапта, скакалкада сикерүләр дисеңме, нинди генә уеннар юк иде бит. Җәен дә дә өйгә кайтып кермәдек, нинди рәхәт яшәгәнбез. 
Безнен балалар бакчасында бу проблеманы чишү нисбәтеннән күп кенә проектлар эшләп килә, әйтик, «Урам уеннары», «Спорт сөюче гаилә». Балаларны әти-әниләре белән төрле ярышларда катнаштырабыз. Тагын бер проблеманы күрсәтик: бу балаларның махсус режимы булмау. Әти-әниләр үзләре теләгән вакытта уяна да, баланы балалар бакчасына алып килә. Биредә махсус режим бозыла: ашау, йоклау, бала иртәнге гимнастикага өлгерми. Башкалар төшке йокыга талганда, бу сабый нык актив, чөнки ул яңа гына йокысыннан торып килгән, арымаган, ачыкмаган да. Әлеге факторлар да сабыйның физик үсешен тоткарлый. 

– Балага кайсы спорт төре яки кайсы шөгыльләр күбрәк туры килүен ничек билгеләргә? Мәктәпкәчә яшьтәге бала, мәктәп укучысы, яшүсмер үзе теләк күрсәтмәсә, моны ничек аңларга мөмкин?
– Кышын бергәләп чаңгыда шуу, җәен футбол, волейбол уеннарын уйнау кирәк. Элек әти-әниләр безне һәр эшкә дә үзләре белән ияртеп йөрде. Малайлар техника янында кайнашса, кызлар – ашханәдә әбиләре яки әниләре янында кашык булса да тотып торган. Төп үрнәк – әти-әни үзе, бергәләп спорт уеннарын карарга йөрү дә баланың ни белән шөгыльләнергә теләвен дә нәкъ менә алар ачыклый ала. Билгеле бер спорт төрләре буенча баланың фанатлары пәйда була. Ул аңа карап үзе дә шул юнәлешкә кереп китәргә мөмкин.Телефоныңа кадалып утырып, янәсе син дөньякүләмендә танылган спортчы буласың, дип шапырынып йөрүнең, балага алтын таулар вәгъдә бирүнең файдасы юк. Әти-әни үзе үк газизенә маяк сыман юл күрсәтергә тиеш. Аннан соң – балалар бакчасы, мәктәп чоры. Бала шахматка йөрисем килә дип сорый икән, тәвәкәлләп карагыз. Бәлкем, аның футболга һәвәслеге бардыр. Алтын урталыкны тапканчы, төрле юнәлешләрдә сынап карарга була. Баланы читтән генә күзәтегез. Үзегез генә хәл итә алмыйсыз икән, төрле белгечләрне тыңлагыз, әйтик, тәрбияче, психологлар бар бит. 

– Бала спорт секциясендә шөгыльләнә башлый һәм бер-ике айдан күнекмәләргә йөрүдән баш тарта. Әти-әниләргә бу очракта нишләргә?
– Әти-әни баланы кече яшьтән үк төрле түгәрәкләргә йөртә башлый. Даһи булып күрергә теләү, тәрбияләү теләге дип санаргамы моны. Бала мондый режимнан тиз ара, аннан соң аларның һәркайсы төрле холыклы, хис-кичерешле, балалар бакчасында йөргән баланы 5-6 түгәрәккә йөртү дөрес түгел, чөнки ул әле уйнап туймаган. Бер-ике түгәрәккә язылу да җитә. Мәктәпкә укырга кергән бала шунда уенчыкларын ташый башлый, чөнки аны уку кызыксындырмый, ул әле уйнап туймаган. Балагызны күзәтегез, аны тыңлагыз, үз амбицияләрегезне читкә тибәрсәгез дә була. 

Румия Мостафина, КФУда мәгариф Департаментының әйдәүче белгече, педагог: «Балачактагы һәвәсләре киләчәктә кирәк булды»

Гаилә концерты

– Сабыйны тәрбияләү ана карынында ук башлана. Аннан соң да, ягъни бала дөньга килгәч тә аралашу, билгеле бер режимга күнектерү, үз вакытында ашату, бер яшьтән үк аны билгеле бер күнекмәләргә өйрәтү бик мөһим. Кече улым белән мин бер яшьтән үк иҗади түгәрәкләргә йөредек, биредә ул кул, бармаклары белән рәсем, төрле аппликацияләр ясады. Ә 4 яшендә биюгә йөри башладык. Ни өчен кирәк булды бу дип сорыйсызмы? Бала кечкенә булган вакытта ук аңа юнәлеш бирү кирәк. Баштан әйтик, рәсем ясау булды ди, аннан соң Монтессори системасы буенча түгәрәкләр бар, биредә моторикага игьтибар юнәлтелә торган уеннар уйныйлар. Үзем педагог буларак, ике улымны да күпләп түгәрәкләргә яздырмадым. Баштан кече улым ике яшендә рәсем ясауга йөрсә, 3 яшьтән хореографиядә көчебезне сынап карадык, 4 яшьтән Чаллыда эшләп килүче иртә үсеш алу мәктәбенә язылдык. Атнасына 5 тапкыр бара идек. Иртәнге сигездән 11гә кадәр ул шунда шөгыльләнә. Аннан соң балалар бакчасына китәбез, ә биредә математика, җырлау да, театр сәнгате дә бар. Шулардан чыгып баланың һәвәслеген күрәсең, олы улым, әйтик, тик кенә утырып уйный, бик тыныч, фикер йөртүе әйбәт иде. Шуңа 5 яшендә үк аны шахматка бирдек, ул 3 разрядка кадәр җитте, ә кечесе нык тере, бер урында тик кенә утырып тора торган түгел. Аңа хәрәкәт уеннары күбрәк туры килде, биюгә йөри башладык. Олысы да бию белән кызыксынды үзе, аңарда артистлык сәләте көчлерәк иде. Әмма нык оялчан булды, бал биюләре белән шөгыльләнә башлагач, ул сәхнәдә үзен тоту, артистлык сәләтен чыныктырды, моннан тыш оялуы да югалды. Кече яшьтән үк без ике улым белән дә бик күп шигырьләр өйрәндек. Бу кыска, тиз онытыла торган түгел, ә шактый күләмле. Бу хәтерне ныгыту, башкалар алдында чыгыш ясау өчен бик кирәкле. Үсә төшкәч, ягъни беренче сыйныфта олысы шахмат, футбол, шулай ук көрәш, йөзү түгәрәгенә йөрде. Кечесе олысының киресе инде, аңа утырып уйный торган уеннар да ошамый. Шуңа тере, актив булды. Балаларны төрле юнәлешләрдә сынап карау, аларның сәләтен, тормышка карашын формалаштыра. Холыкларына нинди шөгыль туры килүен ачыклый. Китапка күмелеп утыру гына түгел, ә хәрәкәтчән уеннар да кирәк. Олы улым берара футбол белән нык кызыксынды, өлкәнрәк яшьтә инде ул баскетбол белән җенләнә башлады. Әле дә шул спорт төре белән кызыксына, һәр атна саен дүшәмбе, пәнҗешәмбе дуслары, командасы белән спорт залында баскетбол, яки футбол уйный. Кечесе белән бу яктан кыенрак. Спорт аныкы түгел, соңрак ул программалар төзү белән кызыксына башлады. Ул татар-төрек лицеенда белем алды, берничә чит теле белә. Бу күнекмәләрнең барысы да аларның алдагы тормышы өчен кирәк булып чыкты. Мәктәптә уку чорында бала үз иркенә бирелгән. Шуңа аларны кызыксындыру, төрле юнәлешкә бирү замана таләбе, чөнки аларның көндәлек режимы алдан ук төзелгән, урамда трай тибеп йөрергә вакытлары да юк. Моннан тыш, җәйләрен икесен дә профильле лагерьләргә җибәрә идем. Болар барысы да комплекслы эшләнә. Бала холкындагы билгеле бер оялу, читенсенүне җиңәргә өйрәнә, шуңа аны ниндидер чараларда катнаштырып тора-бара алар ачылып та китә. Инде хәзер ике улымның һәрберсе үз юлын тапкан, аларның уңышлары өчен бик нык куанабыз. Моннан тыш, өйдәге көндәлек эшләрне кушарга да курыкмагыз. Һәр эшне дә бергәләшеп, балагыз белән эшләргә тырышыгыз. Башлангыч этапта нидер килеп чыкмый икән, әти яки әни аны куәтләргә, хәтта бергәләшеп утырып рәсем ясарга, футбол тубы тибәргә дә була. Беркем дә белеп тумаган. Һәр юнәлеш, һәр уңыш артында гаять зур ихтыяр көче,әти-әнинең сабырлыгы, ярдәм итеп торуы тора. 

Лилия Заһидуллина, журналист: «Балаларга буш вакыт калдырырга ярамый»


– 3 бала әнисе буларак шуны әйтәм, хәзерге заман баласы өчен дә мөмкинлекләр чиксез. Артка карасаң да, алга карасаң да – төрле юнәлештәге түгәрәкләр. Нәрсә телисең шул бар. Киресенчә сайланганда башлар әйләнерлек. Бала тегендә йөрмим, монда йөрмим дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин без тормыш иптәшем белән бала төрле баскыч аша үтәргә тиеш дигән фикердә. Олысы Зиләне 3 яшендә биюгә бирдек. Берничә җитәкче аша үттек. Нәфис гимнастика белән дә шөгыльләнде. Казандагы 2нче татар гимназиясенә укырга кергәч тә, анда «Сәйяр» ансамбле эшләп килүен белдек. Анда бик көчле хореографлар: Елена һәм Геннадий Крыловлар шөгыльләнә. Балалар белән тыгыз элемтәдә торалар, сабыйлар өчен алар чын кумир. Атнага өч тапкыр күнекмәләр үткәрелә. Моннан тыш, кызыбыз атнага ике тапкыр индивидуаль күнекмәләргә дә йөри. Режим буенча атнага биш тапкыр бары бию безнең. Башкага көче калмый, ләкин музыка һәм рәсем сәнгате мәктәбенә дә йөрисе килә. Хәзер бар көче һәм тырышлыгы биюгә салынган. Төрле чаклары була, елап та кайта кайчак. Без җаваплылык, дисциплинага өйрәтәбез. Уртанчысы – каратэны сайлап алды, ул Осиноводагы спорт комплексына йөри. Ирем белән икебез дә руль артында, кем бушый, шул алып бара. Чөнки әби-бабайларыбыз да еракта. Төрле түгәрәкләрдә мәшгуль булу – җаваплылыкка, мөстәкыйльлеккә, дисциплинага өйрәтә. Минемчә, балаларга буш вакыт калдырырга ярамый. Ансамбль составында Зилә төрле шәһәрләрдә булды, сәяхәт кылды. Бу аның үсеше өчен гаять мөһим дип саныйм. Гомумән, аларда команда рухы шул чаклы көчле, аларның һәр җиңүе бик зур тырышлыклар аша бирелә. Алар белән бергә барып үзебез, әти-әниләр дә җилләнеп кайттык. Әти-әнисенең бала янында булуы да аңа стрессны җиңеп чыгарга ярдәм итә, ул якын кешесенең янында булуын тоя һәм сизә, бу үзенә күрә җиңү яулау өчен стимул бирә. 

Алсу Шакирова, журналист: «Мин: җиңде», дип кочаклап үбүче әни»


– Безнең гаиләдә өч спортчы үсә. Үзе дә көрәшче, Россия беренчелеге призеры булган ирем аларның балачагын спорттан башка күз алдына да китермәгәндер. Зур спортчылар чыксын дип түгел, иң беренче чиратта дисциплина, матур буй-сын, тәртип, холык формалаштыру өчен эшләнелде бу. Чыгымнарын уйлый да белмәдек, өйгә якын урнашкан спорт комплексына кызыбызны 4 яшендә нәфис гимнастика бүлегенә яздырдык. Туры килми дисәләр, кайтып китәр идек, дип искә алып көләбез хәзер. Олы кызыбыз Азалия 16 яшендә Россиянең спорт остасы, Халыкара класслы спорт остасы исемен алды. Профессиональ спорт – җиңелләрдән түгел. Бик күп сынаулар уздык, хәтта операция ясатып, яңадан спортка кайтырга туры килде. Ковид чоры, Мәскәүгә барган саен анализ бирүләр, чикләүләр, вак-төяк травмалар (бармак сыну кебек)... 
Улыбыз Азамат футбол белән мавыга башлаган иде, тик әтисе аны барыбер көрәшкә тартты. Ярышлар карарга йөртте, көрәшчеләр белән таныштырды, аларның җиңүләре турында сөйләде, үзенең тренеры Марат Әхмәдиевка тренировкага, аннары кунакка алып барды. Шулай итеп грек-рим көрәшенә кереп китте улыбыз. Ул да тугыз тапкыр Казан беренчелеге җиңүчесе, Республика беренчелеге призеры, Сабантуйлар батыры. Әмма җиңүләр ярышларда кирәк булса, иң мөһиме – спорт баланы беркайчан бирешмәскә, егылсаң да торып басарга өйрәтә, характерны ныгыта. Төпчек кызыбыз Мәрьям дә апасы юлы белән китте. Дөресрәге, шул юлдан җибәрдек, җитәкләп алып барырга тырышабыз. Әлегә артык ошатып йөрми. Әмма йөртмәсәк, бала бушаган вакытын барыбер телефонда, телевизор артында уздырачак. Замана балалары шулкадәр аз хәрәкәтләнә хәзер! Чемпион булмаса да, вакытын дөрес бүлергә, үз әйберләрен җыеп йөрергә, тәртипкә, җаваплылыккка өйрәнәчәк барыбер.
Спорт төрен сайлаганда аның матур, көчле ягына игътибар итәсең, чыгымнары турында кем генә уйлый икән. Башлаганда шортик, футболка, ак носки, скакалка да җитә. Бала үскән саен чыгыш ясый торган купальникны арендага ала башлыйсың, туп, боҗра кебек предметларны олырак кызларныкын арзанракка сатып аласың. Баланың уңышлары арткан саен чыгымнары да арта. Купальникны да дүртне тектерәсе, предметларны да яңаны сатып аласы, ярышларга, сборларга йөрү, оргвзнос та әти-әни өстеннән. Балаң Россиянең иң көчле спортчылары арасында чыгыш ясый башлагач, аны ким-хур итәсе килми, тырышасың. Кайвакыт ирем белән «бөтен эшләгән акча гимнастикага китеп бара бугай» дип көлә идек. Ә менә Татарстанның җыелма командасына кергәч, Татарстан өчен чыгыш ясый башлагач рәсми ярышлар өчен юл, ашау, яшәү чыгымнарын федерация түли. Россия җыелма командасына кергәч тә шулай. Хәтта ялга өйгә кайтып килгәндә дә билет акчасын түләделәр. Әмма моңа барып җитәргә кирәк әле! Грек-рим көрәше бөтенләй чыгымсыз спорт дияргә була. Ярышларга оргвзнос җыймыйлар, елга бер тапкыр трико һәм борцовка гына алабыз. Өстәвенә, балалар өчесе дә түләүле, коммерцияле клубларда түгел, спорт мәктәбендә бушлай шөгыльләнәләр. 
Тагын спортның берничә өстенлеген әйтеп китми булдыра алмыйм. Беренчедән, спорт мәктәптә алган нагрузкадан арынырга, башны ял иттерегә ярдәм итә. Контроль эшләре, имтиханнар вакытында залга барып бушанып кайталар. «Ярый әле тренировка бар, баш ял итә», – ди улыбыз еш кына. Икенчедән, тренер бала өчен авторитет була. Үсмер чакта әти-әни дөрес сөйләми, берни белми, дип уйлый башлаган бер чорлары була. Ә тренерның сүзен бала һәрвакыт тыңлый, аңа колак сала, ышана.    

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте»нең март аенда узган координация советында чыгыш ясап, балаларның сәләтләрен үстерү, аерым алганда, спорт, патриотик чаралар аша тәрбияләү, балалар бакчаларында эш һәм башкаларга игътибар юнәлтергә кирәклегенә басым ясады.
«Безнең балаларны бездән башка беркем дә тәрбияләмәячәк. Бүген федераль дәрәҗәдә хуплана торган искиткеч мөмкинлек бар. Совет чорыннан соң бушлык барлыкка килгән иде, хәзер без аны ябабыз. 2 ел эчендә без бу эшкә ихтыяҗ булуын күрдек. Балалар бакчаларыннан ук башларга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикадагы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен «Беренчеләр хәрәкәте» белән эшкә игътибарлырак булырга өндәде һәм, бу эшчәнлекнең нәтиҗәләре бары тик 10-15 елдан соң, хәзерге мәктәп укучыларны инде үсеп беткәч кенә күренәчәк, дип өстәде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading