16+

“Балам кайда нишләп йөри икән?” дип борчыласы юк. Китерегез бирегә

Лагерь дигәч тә элек кызыл пионер галстуклары, быргы-барабаннар күз алдына килә иде. Ә хәзер ул лагерь дигәннәренең ниндие генә юк.

“Балам  кайда  нишләп йөри икән?”  дип борчыласы юк. Китерегез бирегә

Лагерь дигәч тә элек кызыл пионер галстуклары, быргы-барабаннар күз алдына килә иде. Ә хәзер ул лагерь дигәннәренең ниндие генә юк.

Хәтта...түбәтәйлеләре дә  киләчәгебезне өметле-иманлы итәр өчен тормышыбызга ныклап кереп бара. Башкалабызның Апанай мәчете менә инде унбишенче тапкыр оештыра  мондый лагерьларны. Быел да 16 июньнән эшен башлады инде ул. Тәртипле-әдәпле булырга, милли традицияләребезне белергә-өйрәнергә теләгән 7-14 яшьлек малайлар һәр иртәне мәдрәсә  ишеген ачып керәләр. Монда аларны елмаеп остазлар ,хәзрәтләр каршы ала. Хәләл тәмле ризык белән тукланганнан соң дәресләр башлана.  Бирегә беренче ел гына йөрмәүче малайлар белемнәрен дәвам итә, алар инде Коръәнне тотып укый ала.  Беренче тапкыр килүчеләргә  башлангыч курсларда  “әлиф”тән башлап гарәп хәрефләрен өйрәтәләр. Алар да теләкләре булса, киләчәктә остарырлар дип өметләнәләр оештыручылар. 

Әйе, иң башта шул теләк-ниятне булдырырга кирәк шул. Үзе Ислам диненең бөтен тәмен, ямен аңлап, һәр адымын Аллаһка багышлап яшәргә тырышучы Луиза ханым Хәмидуллина  һәр баланың кәефен күзеннән күрә һәм аның үзе белән генә, аерым шәхси әңгәмә үткәрә. Үзенең балачагындагы уйлары-хыяллары белән дә уртаклашкач, күңелен ачкач, малай остазбикә апасын яшьтәше, дусты итеп саный, курыкмый, оялмый, ә хөрмәт итә башлый. Менә шулай һәрберсенең күңеленә ачкыч яратырга туры килә мондагы өлкәннәргә. 

Ислам дәресләре нигезләрен өйрәнеп, догалар ятлап башлары бераз арган булса, аннары футбол, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап аякларын яздыралар. Ул арада өйлә намазы вакыты керә. пакъланырга кирәк. Җәмәгать белән укылган намазның әҗере күп булганын белгәнгә бергә сәҗдәгә иеләләр. Аннары туклыклы төшке аш. “Бисмилла” әйтеп ашагач,  ул тагын да тәмле тоела малайларга. 

Төшке аштан соң, төрле мәдәни-сәнгати чаралар башлана. Әнә беркөнне Яңа Камал театры бинасына сәяхәт иткәннәр. Танылган артист Фәнис Җиһанша үзе әле күпләр керү, күрү бәхетенә дә ирешмәгән бу матур бинаның бөтен тыкырыкларын, сәхнә артларын, хәтта грим бүлмәләрен дә күрсәтеп сөйләп йөргән. Шунда кайбер шәкертләрнең артист булу теләге дә туган. “Кайда белем алырга, нинди фәннәрне ныграк өйрәнергә кирәк?”- дип сораулар да биргәннәр. “Татар телен, әдәбиятын, китаплар яратырга,”- дип җавап биргән талантлы актер. 

Беркөнне минем үземне дә малайлар белән очрашуга чакырдылар. “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәгенең матбугат җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова: “Син үзең дә малайлар әнисе, алар белән уртак тел табарсың,  шигырьләреңне  дә укырсың,”- диде. Каршы килә белмим. Бигрәк тә, балалар янына чакырганда. Бардым. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә сира фәнен безгә  Әхмәт хәзрәт  Сабиров  укыта, ә  ул мондагы мәдрәсәдә  директор.  Мәчетнең имам-хатыйбы, фәннәр кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров та үзебезнең малайлар белән бергә уйнап үскән егет. Әнисен, гаиләләрен дә хөрмәт итәм.  Ислам дине булдыра алган кадәр бер-береңә ярдәм итешергә чакыра бит.

Зал тутырып утырган (алар ул көнне 31әү килгәннәр, көн саен арта баралар, ди) түбәтәйле малайларга яшерен генә, сиздерми генә тәртипкә-әдәпкә өйрәтә торган шигырьләремне укыдым. Алар шактый миндә, балаларымны шулар белән тәрбияләдем бит.  Ислам дине алкышлауны бик өнәмәсә дә, малайлар рәхмәт хисләрен белдерми кала алмадылар. Араларында танышлар да  очрады. 7нче лицейның 7 нче сыйныфына баручы Нурихан минем “Тәмле сүзләр” конкурсында катнашып, “Алмаздан ачык хат”ны яттан сөйләп, җиңү яулаган булган. Ул бу шигырьне иптәшләренә дә сөйләп күрсәтте. Аннары малайлар мине сорауларга күмеп ташлый яздылар. Кызыксынгач әйбәт бит инде. Озакка сабуллашмадык. Мәктәпләрдә укулар башлангач кабат очрашырбыз дидек. 

Венера ханым Әгъләмова бу лагерьда администратор булып 9нчы ел эшли икән иде. Малайларга  ир-ат остазлар булса, әйбәтрәк булыр дип быел егетләрне чакырганнар. Барысы да волонтер, Аллаһ ризалыгы өчен эшлиләр. Малайлар өчен матур үрнәк алар. Мондый лагерьга әти-әниләр дә бик рәхмәтле, “Балам  кайда  нишләп йөри икән?”  дип борчыласы юк, тамагы тук,  караулы. Җитмәсә, әле әдәп-әхлакка, әйбәт гадәтле, димәк, саваплы булырга да өйрәтәләр. 

Быел Апанай мәдрәсәсенең  255 еллык юбилее.  Мәдрәсәне тәмамлаган, милләтебезгә хезмәт иткән атаклы шәхесләргә багышлап фәнни-гамәли конференция уздырырга да уйлыйлар. “Максатыбыз-замана балаларын мирасыбызның бай хәзинәләре белән таныштыру, аларда милли горурлык уяту,”- диләр.   
Июль башында  шундый лагерь кыз балалар өчен дә эшләячәк. Билгеле инде, анысы яулыклы булачак. Алла бирсә,  анысына да барырга,  кызлар,булачак әниләр белән дә аралашырга уйлап торам. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading