Мин химиягә дә, биологиягә дә укытучым Хәмдия Җәүдәтовна Галиева белән әзерләндем. Рус теле, биология һәм химия буенча онлайн мәктәптә курслар да белемнәремне ныгытырга ярдәм итте. Ни генә дисәң дә, мәктәп дәресләре кысаларында гына әзерләнү җитми, чөнки мәктәп программасыннан югарырак булган биремнәр дә булырга мөмкин, - ди Сөмбел.
Тырышлыгы юкка китмәгән – Сөмбел химия һәм биологиядән 100әр балл, рус теленнән – 91 балл алган, математиканы - "5"кә тапшырган. Кыз Казан дәүләт медицина университетына укырга керергә ниятләп тора, гаиләдән аерылып, еракка китәсе килми, ди ул. Алай да үз көчен сынап, документларын Мәскәү һәм Санкт-Петербург вузларына да юллап карарга уйлый.
Комментарийлар