16+

Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар

20 июля 2025, 13:42
18412
2
1
Уку өчен 3 минут

Яраткан тамашачысы Резидә Шәрәфиеваны соңгы юлга көчле алкышлар белән озатты. Мәрхүмә туган ягында - Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында җирләнә.

Соңгы алкышлар: Казанда кабатланмас җырчы Резидә Шәрәфиева белән хушлаштылар

Яраткан тамашачысы Резидә Шәрәфиеваны соңгы юлга көчле алкышлар белән озатты. Мәрхүмә туган ягында - Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында җирләнә.

Татар халкы Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева белән хушлашты. Хушлашу мәрасиме “Чулпан” мәдәният үзәгендә узды.

Яраткан җырчыбыз Резидә Шәрәфиеваның вафаты турындагы хәбәр күпләрнең күңелен кузгатты. Кичке тугызлар тирәсендә килеп җитте бу хәбәр. Халык шулкадәр яраткан икән Резидә апаны – сайтыбызда да, социаль челтәрләрдә дә бик күп комментарийлар язылды. Әйе, кабатланмас җырчы иде Резидә Шәрәфиева. Иң беренче чиратта кабатланмас моң һәм кабатланмас тавышка ия иде ул. 59 яшендә китеп барды. 

Быел гыйнвар аенда гына яман чир белән авырган энесен җирләгән иде Резидә апа. Үзе дә шушы чирдән китеп барган. Киң җәмәгатьчелек аның авыруы турында белмәде дә. Сәхнәдәшләре белгән. Ярдәм итәргә дә тырышканнар. Ләкин Резидә апа матур итеп яшәвен дәвам иткән, алай гына да түгел, 60 яшьлек туган көнен концерт белән билгеләп үтәсе килгән. Концертының сценариен дә яза башлаган. Әле шушы көннәрдә генә “Татар радиосы”нда яңа җырын тәкъдим иткән иделәр. Соңгысы булыр дип кем уйлаган...

Төнгә каршы пәйда булган Резидә Шәрәфиеваның үлеме турындагы хәбәр тиз арада бик күпләргә барып ирешкән икән. Иртәнге сәгать унда “Чулпан” мәдәният үзәгенең фойесы шыгрым тулы иде. Бик күп сәхнәдәшләре хушлашырга килгән. Өлкән буын артистлар да, яшь һәм танылып кына килүче җырчылар да шактый.
- Халкыбызның бик кайгылы көне бүген. Чөнки Резидә үзе халкына хезмәт итте. Казан филармониясенең йолдызы булды ул. Туксанынчы елларда, яңа чорга кергәч, Резидә беренчеләрдән булып безгә килеп кушылды. Барыбызны да сокландырып яшәде ул. Инсафлылыгы белән, елмаеп торуы белән. Ул чын халык артисты булды. Бөтендөнья татар конгрессында эшләгән чорда Резидә бик күп төбәкләрдә, бик күп илләрдә булып, андагы милләттәшләребезгә татар моңын җиткерде. Моңын гына түгел, халкыбызның рухын, яшәешен җиткерүче булды ул. Резидә үзеннән бик матур иҗат калдырды, - дип башлады хушлашу мәрасимен заманында Бөтендөнья татар конгрессын җитәкләгән Ринат Закиров.

Казан шәһәр филармониясе директоры Наил Зыятдинов Резидә Шәрәфиева соңгы көннәргә кадәр “бу чиргә ышанмады” дип билгеләп үтте. Бик каты көрәшүен дә җиткерде. Резидә апаның бик матур күлмәкләр тегүен дә искә алды, итагатьле, зәвыклы булуын искәртте.

Р.Шәрәфиеваның сәхнәдәше Фердинанд Сәлахов: “Татар җыры сәнгате үзенең асылташын туган җиренә озата бүген. Резидә сәхнәгә бик авыр чыкты. Чөнки мондый тавышлар әле бездә юк иде. Андый тавыш белән эшләргә дә авыр. Һәм ул үз тавышы белән бик оста идарә итә белә иде. Җырларын да бик сайлап кына эшләде. Бик бәхетле булып яшәде, чөнки алкышлы, тамашачылы булды. Без аның китәчәген белдек тә кебек инде, әмма барыбер аны менә монда күрү бик авыр. Ләкин безгә бу кайгыны күтәрә белергә кирәк. Резидә кебек. Ул бөтен авырлыкны үзе күтәреп яшәде. Якты йолдыз булып янды һәм шәп кебек сүнеп китте”.

Гөлназ Шәйхи белән Резидә Шәрәфиева утыз еллык дуслыкка ия булганнар. “Без 30 елга якын бер-беребезгә терәк булып, кирәк булып яшәдек. Төрле хәлләр булды, әмма без дуслыгыбызга тап төшермәдек. Соңгы көннәренә кадәр янында булдым. Беркайчан да аның башына бу дөньядан китәрмен дигән уй кермәде. Өмет белән яшәде. Ул чиста йөрәкле, бик яхшы кеше иде, бик яхшы әни иде, туганнары өчен бик яхшы апа иде, әнисе өчен аннан яхшы кыз юк иде. Резидә татар эстрадасының фәрештәсе булды. Хыяллары зурдан иде, ике көн элек кенә сценарий язды, “терелеп аякка басам да туган авылыма кайтып концерт эшлим” дип хыялланды”, дип сөйләде Гөлназ Шәйхи.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов Резидә Шәрәфиеваны татар эстрадасының Эдита Пьехасы иде дип белдерде. Халык исән булганда, Резидә Шәрәфиева исеме онытылмаячак диде ул.

Хушлашу мәрасимендә Резидә Шәрәфиеваның әнисе дә, кызы да, туганнары да булды. Әлбәттә, аларга бары тик сабырлык телибез.

Яраткан тамашачысы Резидә Шәрәфиеваны соңгы юлга көчле алкышлар белән озатты. Мәрхүмә туган ягында - Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында җирләнә.

Төп фото: Камилә Билалова, «Татар-информ»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

32

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

2

  • аватар Без имени

    2

    0

    Иннэ л

    • аватар Без имени

      1

      2

      Урыннары җәннәттә булсын

      Мөһим

      loading