16+

“Резидә, һичшиксез, терелер кебек тоелды...”

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә.

“Резидә, һичшиксез, терелер кебек тоелды...”

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә.

Татар эстрадасының якты йолдызы, бәрхет тавышлы, үзенчәлекле образлы җырчы Резидә Шәрәфиеваны соңгы юлга озаттык. Мәрхүмә туган авылы, Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында җирләнде.

Мин дә аның белән аралашып калган бәхетле кешеләр рәтендә. Резидә апаның вафаты турында кайгылы хәбәрне ишеткәч, аның турында язган язмаларымны барладым. Шунда ук сөйләшкән мизгелләребез дә искә төште. Нинди генә сорау бирсәм дә, яшермичә, ихлас җавап бирә иде ул. Аңа шалтыратып алсаң, көн дәвамында кәефең шәп була дигән сүз. Бервакыт җиләк чорында шалтыратып алгач: “Мин бит икене авызга салам, берне чиләккә”, – дип гади генә көлеп җавап биргәне исемдә. Резидә ападан шифалы үләннәр, җиләк-җимешнең файдасы турында сорасаң, биология һәм тормыш дәресләре алган кебек була идем. Укымышлы, белемле, һәрвакыт яңалыкка омтылучы кеше булды. 

Резидә апаның туган авылында, Минзәлә районы Наратлы Кичүдә, ташу төшкәч тә бер хәбәрләшеп алган булганбыз. Шунысы хак: Резидә апа кебек оптимист кешеләр дөньяга сирәк туа. “Тешең барда тешлә, эшең барда эшлә. Шатлана бел туган һәр көнгә” дигән сүзләр бар җырымда, бик килешәм аның белән. Дөнья шулкадәр матур бит. Һәр көннең кадерен, рәхәтен белеп яшәргә язсын”, - дип әйткән иде ул бер әңгәмәбездә. “Безгә бер дә картаерга да, үләргә дә ярамый. Яшьләр кебек ялт итеп торырга кирәк”, - дип әйтә иде. Ул шулай яшәде дә. Беркайчан зарланмады, уфтанмады. Аңа ясалма пиар да кирәкмәде, чөнки ул болай да кызыклы әңгәмәдәш, чын мәгънәсендә шәхес булды.

Соңгы тапкыр Резидә апа белән энесе Илһам үлгәч хәбәргә чыккананмын. Хәле бик авыр булса да, сөйләшергә көч тапты. “Ярдәм иткәннәргә, матур теләкләр җиткергән кешеләргә дә сезнең аша рәхмәт җиткерәсем килә”, - диде. Резидә апаның тавышы бөтенләй башка иде. Бөтенләй сүзсез калдым. Еладык. Икебез дә еладык. Энесен туган көнеңдә җирләү, бер дигән тормышы калу, балалары турында сөйләштек. “Авыртмаганда яшисе килде аның, әмма хәле начарлангач: “53 яшь дип әйттем бит мин”, – диде. Кайчандыр 53тә китәм дигән булган. “Әйткәнне дә үзгәртеп була”, – дидем. Әмма бу сүзләргә аның ышануы да кирәк бит”, - дип сөйләгән иде Резидә апа. Өмет, ышаныч кешене яшәтүенә ышанды ул. Үзенең авыруы турында әйтмәве дә, дәваланасына ышануы турында сөйли. Аның ышанычы янәшәдә булган кешеләрне дә берникадәр тынычландыргандыр. Әмма... Тәкъдир, язмыш диләр. Бу вакыт аралыгы эчендә Резидә Шәрәфиеваның күңелендә нинди упкыннар булганын ул үзе генә белгәндер. Соңгы әңгәмәбездә әйткән теләгем дә, ни кызганыч, тормышка ашмады шул. Безнең әңгәмәбез менә шулай тәмамланган иде:
– Резидә апа, авыр кайгыгызны уртаклашабыз. Гаиләгезгә бу елны башка кайгы-хәсрәт килмәсен инде.
– Бу 2024 елның нәтиҗәсе инде. Узган ел бик кыен булды. Онкология хастаханәсенә эшкә барган төсле йөрдем. Хастаханәдә ярдәм кулы сузганнарга да бик рәхмәтлемен. Без дә, табиблар да тырыштык. Үзенә дә тырышасы иде. “Сакланганны саклармын”, – дигән бит. Ул бөтенләй сакланмады. Тәкъдир, язмыштан узмыш юк...

Резидә Шәрәфиеваның барлык якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын.

Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты: Авырганын да белә идек, әмма өметебез сүрелмәде. Резидә, һичшиксез, терелер кебек тоелды. Бик тырышып карадылар, кызганыч, булмады шул. Табиблар да көчләреннән килгәнне эшләде. Бернәрсә эшләп булмый, Аллаһ Тәгалә тарафыннан шулай язылгандыр инде. Бик җылы, якты, чиста күңелле яраткан хезмәттәшебез иде. Һәрвакыт оптимист булды. Авыр вакытларда да, юатып җибәрә торган сүзләр таба белде. Искиткеч җырчы, үзенчәлекле тембр иясе! Ә инде зәвык турында әйтеп тә тормыйм, ул чын мәгънәдә затлы җырчы булды. Кайда гына барсак та, татар җырчысы шундый була дип Резидәне үрнәк итеп күрсәтеп була иде. Урыннары оҗмахта булсын!

Винера Ганиева, Татарстанның халык артисты: Питрау бәйрәме гөрләп барган вакытта, кайгылы хәбәр алдык. Мин аның авыруы турында белсәм дә, арабыздан болай тиз китәр дип һич кенә дә уйламаган идем. Бик нык көрәште. Резидәбез белән хушлашсак та, аның иҗаты һәрвакыт безнең күңелләрдә, тамашачыларыбыз, халкыбызның йөрәкләрендә яшәячәк. Шундый якты, эчкерсез, якты матур кеше булдың бит син, Резидә! Урыннарың оҗмахта, Фирдәвес җәннәт бакчаларының түрләрендә булсын.

Айгөл Бариева, Татарстанның халык артисты: Сөйләргә дә, уйларга да бик авыр. Һаман күңел ышанмый. Резидә кебек шәхесләр дөньяга сирәк туа. Кайсы яктан карасаң да, ул бик камил булды. Затлы, зәвыклы, үзенчәлекле җырчы. Чын хатын-кыз, әни, чын кеше булды. Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Урыннары оҗмахта булсын. 

Рәсим Низамов, Татарстанның халык артисты: Резидә шундый әдәпле кеше иде. Тугры, гайбәт сөйләмәс чын дус! Аның белән курыкмыйча чын күңелдән ихлас сөйләшеп була иде. Резидә кебек ышанычлы кешеләрне бармак белән санарлык. Иҗатка килгәндә, Резидә гомеренең соңгы көне, соңгы сәгатенә кадәр иҗат дип янып яшәде. Аның тавышы да, иҗади юлы да үзенчәлекле булды. Беркемгә ярарга, охшарга тырышмады. Бик хөрмәт итәм, Резидә... Урыннарың оҗмахта булсын. 

Булат Бәйрәмов, җырчы, алып баручы: Мин һәрвакыт аңа Резидә Шәрәфиева дип эндәштем. Резидә апа дип әйткән дә булмады. Телефоннан сөйләшкәндә дә: “Ало, хәлләрегез ничек, Резидә Шәрәфиева?” - дип сорый идем. Татар эстрадасында аннан да эчкерсез, ихлас кеше булмагандыр. Гел кояш кебек балкып торды. Аның кемгәдер тавыш күтәргәнен, ачуланганын күргән дә булмады. Ул бик күп артистларга үрнәк кеше иде. Без аңа сокланып карадык. Студент елларында ук Резидә Шәрәфиева иҗатын яратып тыңлап, җырлап үстек. Әле Ләйсән гел: “Ялгыз мәхәббәтем”, - дип җырлап йөри иде. Шундый матур, мәгънәле җыр. “Бу җырны кем башкара?” - дип сораган булмады нишләптер. Бервакыт Ләйсән белән Равил Галиев һәм Резидә Шәрәфиева концертына билет алдык. Концертка килгәч кенә Ләйсән җырлап йөргән җырның Резидә Шәрәфиева репертуарыннан икәнен белдем. Бу тарихны үзенә дә сөйләдем әле, рәхәтләнеп көлештек. Резидә Шәрәфиева – уңган хуҗабикә дә иде. Тегү, чигү, аш-су эшләрендә оста иде. Аның турында “иде” дип әйтү дә кыен. Күңел ышанып бетми әле. 

Рөстәм Асаев, Татарстанның халык артисты: Бик кызганыч һәм башка сыймый торган хәбәр. Адәм баласының гомере шундый кыска шул. Без гел: “Әле вакыт бар”, - дип дөнья куабыз. Тик беребезнең дә кайчан өзеләсен тәгаен әйтеп булмый. Резидә Шәрәфиева - зур шәхес, җырчы иде. Без бик күп юлларны бергә кичтек. Юлда ул бик уңайлы кеше иде, беркайчан паникага бирелмәде ул. Бавариягә дә бергә бардык. “Виза”быз Эстониянеке, шуңа башта анда барырга туры килде. Танышларга кунакка да кереп чыктык. Кунакханәгә кайтырга кирәк, ә безнең кулда бер евро да юк. Курка-курка гына автобуска кердек. Менә шулай “куян” булып та йөреп алдык әле. Аннан Мюнхен шәһәренә бару өчен таможня үтүебез дә бер хикмәт булды. Адашып йөреп, көчкә җитештек. Безне Мюнхенда каршы алдылар. Каршы алган кеше уразада иде. Ә без, юлда булгач, уразага кермәдек. Мюнхеннан тагын 6-7 сәгать барасы. Каршы алган кешебез уразада булгач, безне дә ашатып тормады. Ашыйсы килә, әмма әйтергә уңайсыз. Шулай бер-беребезгә карашып барган идек. Резидә белән андый кызык хәлләр күп булды инде...
Резидәне соңгы юлга озатырга авылына кайттым. Шундый матур, төзек авыл. Без монда юбилейга кайтырга өметләнгән идек. Резидәне соңгы юлга озатырбыз дип кем уйласын? Өч көнлек дөньябызда бер-беребезнең кадерен белеп яшәргә язсын иде. Резидә Дамир кызының урыннары җәннәттә булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

78

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    1

    Равил Галиевтэн ник интервью юк

    Мөһим

    loading