16+

Кариев театрыннан өйләнешүгә инструкция

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 38нче сезонына аяк баса. Бу сезонда театр сәхнәсендә олуг шәхесләргә багышланган премьералар да күп булачак.

Кариев театрыннан өйләнешүгә инструкция

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 38нче сезонына аяк баса. Бу сезонда театр сәхнәсендә олуг шәхесләргә багышланган премьералар да күп булачак.

Беренче премьера –  Туфан Миңнуллиның 90 еллыгына багышлап «Без бит авыл малае» әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәк. 
– Бу әсәрне юбиляр актёрыбыз Илнар Низамиев үзе сайлады. Бу әсәр өстендә узган сезонда ук эшне башлап җибәргән идек. Безнең театрда шундый матур традиция бар – юбилейлары булган артистларның, хезмәткәрләрнең теләкләре исәпкә алына. Бу спектакль яшьләрнең проблемаларын тасвирлап бирә, шулай ук өйләнешүгә матур инструкция булачак. Инструкция-спектакль итеп кабул итегез, – диде Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов.

Юбилее узган сезонга туры килсә дә, Татарстанның атказанган артисты театр җитәкчелегенә гомер бәйрәмен игътибарсыз калдырмавы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 
– Без инде Туфан абый Миңнуллин әсәрләрен онытмаска тырышабыз, аның әсәрләре белән эшлибез һәм яшь буынга җиткерәбез. Туфан абыйның һәр әсәре – чын сәнгать! Аның иҗатында балалар да тәрбияләнергә тиеш. Бу спектакльдә авыл проблемасы да күтәрелә. Мин үзем дә авыл малае, туган авылымда йорт салып чыктым. Балаларым да авылны якын күреп үсә, – диде ул.

Театр җитәкчесе Илнур Гайниев сүзләренчә, шулай ук Роберт Миңннулинның иҗатына нигезләнеп спектакль һәм Салих Сәйдәшевның тууына 125 ел тулуга багышлап «Гөләндәм туташ хатирәләр»е спектакле тәкъдим ителәчәк. 
– Киләсе елда Тукайныкы шикелле, театрыбыз исемен йөрткән Габдулла Кариевның да 140 еллыгы. Күп кенә чаралар да аның юбилей датасына багышланачак. Һәм 5нче шәхесебез – Фәрит Хәбибуллин. Ул театрга нигез салучы, ул бинабыз булмаган заманнарда да юктан бар итүче шәхес. Аның 85 еллыгы, – диде Илнур Гайниев.

Театр җитәкчесе Айдар Җәббаровтан да премьера көтелүен ассызыклады, тик әлегә әсәрнең исемен сер итеп калдырды. 

Быел театрга гастрольләр белән Санкт-Петербургтан «Суббота» театры, Башкортстанның Уфа шәһәрендәге Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры килүе көтелә. Кариев театры исә,  Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга якларына, шулай ук Уфага гастрольләр белән барачак.  
– Театр гастрольләргә йөрми икән – димәк театр үзен оныттыра, дигән сүз. Аннары бер театр режиссёры икенче театрга килеп спектакль куюы да режиссёрның да, театрның да дәрәҗәсен үстерә. Без күбрәк стационар театр, ләкин узган ел бик күп гастрольләребез булды. Мисал китерсәк: Нижгарда, башка театрлар сирәк килгән төбәкләрдә булып кайттык. Менә мондый йөрү бик кирәк, дип саныйм. Ул безгә аралашу һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан да мөһим, – дип сөйләде баш режиссёр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading