16+

Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш

10 июля 2025, 18:48
4149
0
0
Уку өчен 2 минут

Һәм моны балачак иленә тугры хезмәт итүчеләр бик яхшы аңлый. Һәм бар көчләрен, тырышлыкларын шуңа куя. Бүгенге челләдә “Сабантуй” журналы оештырган “Сабантуй”лы балачак”ны күздә тотып әйтүем.

Балачакның һәрбер көне бәйрәм булырга тиеш

Һәм моны балачак иленә тугры хезмәт итүчеләр бик яхшы аңлый. Һәм бар көчләрен, тырышлыкларын шуңа куя. Бүгенге челләдә “Сабантуй” журналы оештырган “Сабантуй”лы балачак”ны күздә тотып әйтүем.

Узган ел бер гасырлык юбилеен уздырган  бу мәртәбәле балалар журналы  (элек зур тиражлы “Яшь ленинчы”  газетасы иде) мондый бәйрәм - бәйгеләрне еш үткәреп, бүләк-күчтәнәчләрне дә мулдан өләшә.

10 июль көнне Татмедианың бәйрәмнәр мәйданчыгында узганы да искәрмә булмады. (Бүгенге заманда иганәчеләр табу да, матур  бәйрәм оештыру да җиңел эш түгел.  Ашаган белми тураган белә” дип юкка әйтелмәгән ич инде ул.)  “Сабантуй турында сөйлим” дигән шигырьләр конкурсына да йомгак ясалды анда. Барлыгы алтмыштан артык бала милли бәйрәмебез хакында  татарча шигырь сөйләп, видео төшереп җибәргән иде. Мәртәбәле жюри аларны игътибар белән карап, нәтиҗә чыгарды, җиңүчеләрне билгеләде һәм грамоталар, бүләкләр тапшырды. Чын мәгънәсендә Сабан туе булды ул.

“Мирас” ансамбле  оста биюләре,  Бахлар гиләсе егетләре моңлы көйләре, Гөлназ Гафурова  ансамбле балалары дәртле җырлары белән һәм тагын күп кенә яшь талантлы артистлар  бәйрәмне озак хәтердә сакланырлык иттеләр. Уеннар да, ярышлар да күп булды бу бәйрәмдә, китап ярминкәсе дә эшләде, лотерея дә уйнатылды. Киткәндә күпләрнең кулында “Сабантуй” журналы һәм бушлай туңдырма иде. Әти-әниләр дә, балалар да  мондый балачак бәйрәме өчен  оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.

Әйе, Сабантуйны  ел буе көтәсең дә, тиз генә үтеп тә китә ул. Ярый әле,  “Сабантуй” журналы бар, балачакның һәрбер көнен  бәйрәм итәргә нәкъ менә  ул булыша да инде. Бүген шуны аңлап  китсәләр, киләчәктә бу шәп журналны укучы да,  аңа язылучы да, хәбәрләр язып торучы да күп булыр,  иншала! Шулай гына була күрсен!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading