16+

Хәрби комиссариатка яңа урынга күчү турында хәбәр итмәгәннәр өчен штраф күләме артты

10 июля 2025, 14:49
1836
0
0
Уку өчен 2 минут

Административ хокук бозулар турында РФ кодексына мондый төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Административ хокук бозулар турында РФ кодексына мондый төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Мондый хокук бозу өчен административ штраф күләме элеккегечә 1-5 мең түгел, 10-20 мең сум тәшкил итәчәк.
2023 елда административ хокук бозулар турында кодексның 21.5 маддәсе буенча административ җаваплылыкка 47 меңнән артык кеше тартылган. Аларның 18,3 меңгә якыны кисәтүләр алган, ә 28,7 меңнән артыгы штрафка тартылган. Күпчелек административ хокук бозулар нәкъ менә гражданнарның яңа яшәү урынына күчү турында хәбәр итмәве белән бәйле, дип билгеләп үтәләр элегрәк Оборона министрлыгында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading