16+

Татарстанда илкүләм проект буенча 2025 ел азагына 159 база станциясе урнаштырылачак

19 июля 2025, 10:01
4346
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстанда «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты буенча 2025 ел азагына барлыгы 159 база станциясе урнаштырырга һәм модернизацияләргә планлаштырыла.

Татарстанда «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты буенча 2025 ел азагына барлыгы 159 база станциясе урнаштырырга һәм модернизацияләргә планлаштырыла.

Бу – шәһәр белән авыл арасында заманча цифрлы технологияләрдән файдалану мөмкинлегендәге тигезсезлекне киметүдә чираттагы адым.

Нәтиҗәдә 33 меңнән артык кеше сыйфатлы мобиль интернеттан файдалана алачак.

ТР цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, ел башыннан инде 70 мобиль элемтә станциясе төзелгән. Шул рәвешле 40 меңнән артык кеше сыйфатлы интернет челтәре белән тәэмин ителгән. Министр сүзләренчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада цифрлы тигезсезлекне бетерүгә зур игътибар бирә.

«Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән без республикада һәр кешенең, аның кайсы торак пунктта яшәвенә карамастан, заманча цифрлы технологияләр һәм хезмәтләрдән файдалануда тигез мөмкинлеге булсын өчен эшләүне дәвам итәбез», – диде Айрат Хәйруллин.

Икенче ярты еллыкта 534 миллион сум инвестицияләр җәлеп итеп, тагын 89 торак пунктны тоташтырырга планлаштырыла. Җирлекләрнең бөтен территориясендә интернеттан файдалану мөмкинлеге булдыру өчен база станцияләре сигналны яхшы кабул итә һәм тапшыра ала торган урыннарда куела. Документлар нигезендә, вышкалар түбәндәге торак пунктларда урнаштырыла: Нарат һәм Байтуган (Әгерҗе районы), Илбәк һәм Мәндәй (Азнакай районы), Сөнчәле һәм Тархан (Аксубай районы), Югары Яхшый (Актаныш районы), Татар Әхмәте (Әлки районы), Бикәсаз (Әлмәт районы) һәм шулай ук Алабуга, Арча, Биектау, Бөгелмә, Буа, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Нурлат, Питрәч, Саба, Спас, Тукай, Түбән Кама, Чирмешән, Чистай, Чүпрәле, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Ютазы районнары авылларында.

Авылларны программага керткәндә, үзләре яшәгән торак пунктны мобиль челтәргә тоташтыру өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш биргән гражданнарның фикере исәпкә алына. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Колмакчы һәм Үскә (Түбән Кама районы), Каенлык (Буа районы), Урта Нырты (Саба районы) һәм Юкәче (Мамадыш районы) авыллары беренчелеккә чыккан.

Соңгы өч елда республикада 274 станция урнаштырылган һәм шулай итеп, әлеге программа 40 меңгә якын кеше гомер иткән торак пунктларны колачлаган.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading