16+

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремленә туристлар агымы турында сөйләде

19 июня 2025, 16:59
930
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Урбан Хаб. Мирас. Визионерлар» сессиясендә катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Урбан Хаб. Мирас. Визионерлар» сессиясендә катнашты.

Республика җитәкчесе биредә Татарстанда тарихи объектларның тәңгәллеген ничек саклаулары һәм яшәү өчен уңайлы мохит тудырулары турында сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

«Бу процессны без Казанның мең еллыгы кысаларында, 2005 елда башладык. Бу башлангыч нокта булды. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкләгән «Яңарыш» фонды гаять зур эш башкарды. Россиядә соңгы 25 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә дүрт объекты кергән тагын берәр төбәк бармы? Юк. Бу зур эш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан – Россиянең берьюлы дүрт ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объекты урнашкан бердәнбер төбәге: Казандагы Казан Кремле, Зөя утрау-шәһәрлегендәге Успение соборы һәм монастыре, борынгы Болгар шәһәре һәм Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе.

Миңнеханов шулай ук Татарстанда төзекләндерелгән 450 иҗтимагый киңлек, «Безнең ишегалды» республика программасы эше, зур игътибар бирелгән 13 тарихи торак пункт турында сөйләде.

Татарстан тарихи объектларны төзекләндерү һәм саклау нәтиҗәсендә туристларны ныграк җәлеп итә башлады, дип билгеләде ТР Рәисе. Узган елда республикага 4,3 миллион турист килгән.

«Мин Казан Кремленә сирәк киләм, анда халык шулкадәр күп! Хөкүмәт урнашкан җирдә эшлим, без моңа шатланабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading