Путин Миңнеханов тәкъдим иткән тагын бер идеясен хуплады
Путин Миңнехановның мәктәп һәм бакчалар төзелеше нормативларын үзгәртү идеясен хуплады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
Путин Миңнехановның мәктәп һәм бакчалар төзелеше нормативларын үзгәртү идеясен хуплады.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелеше нормативларын үзгәртү тәкъдиме белән килеште.
Дәүләт башлыгы РФ Дәүләт Советы Президиумының «Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында» утырышы нәтиҗәсендә тиешле йөкләмәләр бирде. Утырышта проблемага игътибарны ТР Рәисе юнәлтте.
Аерым алганда, түбәндәгеләр күздә тотыла:
төбәк хакимиятләренә торак төзелеше проектларын гамәлгә ашырганда социаль инфраструктура объектларын төзү вакытын кичектерү хокукы бирергә;
социаль инфраструктура объектлары кыйммәтләнүгә юл куймас өчен төзелешкә карата таләпләрне үзгәртүгә биш елга кадәр мораторий билгеләргә;
социаль инфраструктура объектларыннан файдаланучы гражданнар саныннан, гражданнарның мобильлек дәрәҗәсеннән һәм транспорт хезмәтләре белән тәэмин ителешеннән, демографик фараздан чыгып, социаль инфраструктура объектларыннан файдалану мөмкинлегенә карата шәһәр төзелешен проектлау нормативларын үзгәртергә (төбәкләр мондый объектларның җәяү һәм транспортта хәрәкәт итү үзенчәлекләрен билгели алачак);
кысан шәһәр төзелеше шартларында мәктәп биналарын төзү һәм реконструкцияләүгә карата санитар-эпидемиологик таләпләр билгеләүгә һәм куллануга карата дифференциацияле алым кулланырга (шул исәптән аларны җир кишәрлекләренең мәйданын арттырмыйча гына реконструкцияләү өчен).
РФ Хөкүмәте һәм Дәүләт Советының Миңнеханов җитәкләгән «Тормыш өчен инфраструктура» комиссиясе бу һәм башка мәсьәләләр буенча тәкъдимнәрен агымдагы елның 15 июненә җиткерергә тиеш.
Чыганак: Татар-информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Үлчәүдән качкан өчен фура хуҗаларына 600 мең сумга кадәр штраф яный
-
#Кыскача яңалыклар
Компании Татарстана стали победителями премии «Экспортер года – 2025» в ПФО
-
#Кыскача яңалыклар
Россиялеләр 2025 елда картлык буенча пенсиягә чыкмаячак. Сәбәбе?
-
#Кыскача яңалыклар
Автомобиль хуҗалары һәм мигрантлар өчен яңа пошлиналар кертелә
-
#Язмалар
«Бу Татарстанда гына түгел, Россиядә дә бердәнбер урын булачак»
Комментарийлар