16+

Миңнеханов Петербург форумында «ВК» директоры белән импортны алыштыру турында сөйләште

19 июня 2025, 14:05
723
0
0
Уку өчен 2 минут

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында «ВК» («ВКонтакте») ҖЧҖ генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XXVIII Петербург халыкара икътисади форумында «ВК» («ВКонтакте») ҖЧҖ генераль директоры Владимир Кириенко белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген мөһим юнәлешләрнең берсе – шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында үзебезнең цифрлы платформаларны кертү. Бүген без чит ил почта серверын үзебезнекенә алыштыру буенча әзерлек эшләре алып барабыз. Моның өчен IT-индустрия лидерлары белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк, шуларның берсе – «ВК» компаниясе», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында әңгәмәдәшләр дәүләт хезмәткәрләре өчен үзебезнең почта сервисын кертү мөмкинлеге, мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү проектын сынауны оештыру, электрон документлар әйләнешен автоматлаштыруның иң яхшы практикаларын тарату турында фикер алышты.

Владимир Кириенко билгеләп үткәнчә, Татарстан бүген цифрлы платформаларны үстерү буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керә. «Сезгә күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм VK Fest фестиваленә чакырып калам», - дип сүзен төгәлләде «ВК» ҖЧҖ генераль директоры.

VK - кулланучыларның саны буенча Россиянең иң зур технологик компаниясе, ул социаль челтәрләрне, коммуникация сервисларын, уеннарны, мәгарифне һәм башка бик күп нәрсәләрне берләштерә. VK 200дән артык продукт һәм сервис әзерли: алардан Рунет аудиториясенең 95 проценттан артыгы файдалана. Корпорация кулланучылар һәм контент сервислары тирәсендә бизнес оештыра: аның продуктлары кешеләргә үзара аралашырга, күңел ачарга, белем алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, VK бизнесны цифрлаштыру өчен проектлар булдыра.

XXVIII Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ) 18 июньдә Санкт-Петербургта старт алды, ул 21 июньдә тәмамланачак. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» Конгресс-күргәзмәләр үзәгендә уза.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading