ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков Казан шәһәренең 2нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Сәет Галиуллинның иҗат өлкәсендәге уңышлары өчен мәктәпкә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рояль тапшырды.
Бу хакта республика Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сәет Галиуллин сәләтле балалар өчен дәрәҗәле милли һәм халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә, «Созвездие – Йолдызлык» республика фестивалендә күп тапкырлар җиңүче һәм лауреат булды. Ул ТР Рәисе стипендиясен отты, Беренче каналдагы «Лучше всех» шоуында катнашты, «Голос дети» проектының суперфиналында призер булды.
«Республика чыршысы башланыр алдыннан яшьләр белән очрашу вакытында мин Рөстәм Нургалиевичка эшчәнлегем, казанышларым турында сөйләдем һәм яшьтәшләрем белән бу өлкәдә алга таба үсү өчен рояль сорадым. Ул минем инициативаны хуплады. Бүген рояльне республикага – 2 номерлы балалар сәнгать мәктәбенә китерделәр. Рәисебезгә безгә, яшь буынга, барлык башлангычларда теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәт», – дип ассызыклады Сәет Галиуллин.
Яшь артист министрга планнары һәм якындагы концертлары турында сөйләде, шулай ук туган татар телендә җыр башкарды.
Татар Информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар