16+

Миңнеханов Бауман урамындагы җир астына галереясенә төште

03 июня 2025, 18:00
532
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге берничә объектны карады.

Казан үзәгенә чыккач, беренче объект Бауман урамындагы җир асты галереясы булды. Җир асты галереясының «Кремль» метро станциясеннән алып Чернышевский урамы белән киселешенә кадәрге участогы шәхси инвесторларныкы. Рөстәм Миңнеханов өчен тәкъдир итү оештырылды, анда җир асты галереясын куллануның, Казанда аналоглары булмаган туристлар һәм шәһәр кешеләре өчен кызыклы продукт буларак, ике варианты күрсәтелде. Әйтик, инфраструктура һәм коммуникацияләрне исәпкә алып, җир асты киңлеге биредә Идел елгасына багышланган экспозиция-белем бирү комплексын булдыру өчен («Волгонариум» проекты) яки Казан җир асты урыннарына, аларның тарихына һәм легендаларына багышланган иммерсив киңлек булдыру өчен («Җир асты легендалары» проекты) файдаланылырга мөмкин. Концепцияләрне «Группа 3 План» компаниясе эшләгән.

Ике проект та транспорт белән барып җитү мөмкинлегенә, янәшә урнашкан күңел ачу объектларына исәпләнгән, шулай ук Татарстан башкаласына елына 4 миллионга якын кеше килүе дә исәпкә алына.

Рөстәм Миңнехановка куллануның ике вариантын чагылдырган фильмны күрсәттеләр, объектта булган коммуникацияләр турында сөйләделәр.

Татарстан Рәисе объектның тавышны изоляцияләү буенча, вентиляция белән ничек җиһазландырылачагы, шулай ук кешеләр күпләп йөри торган урын оештырылса, иминлекне тәэмин итү чараларының үтәлеше белән кызыксынды. Тулаем алганда ул проектларны уңай бәяләде. «Бу Казанның үзәге, биредә туристлар һәм ял итүчеләр күп, бу урынга ихтыяҗ булачак", - диде ул. Шул ук вакытта иң элек барлык җаваплы хезмәтләрнең килешенүен һәм хуплавын алырга кирәклеген ачыклады.

Җир асты галереясенең төп өстенлеге - уникальлеге һәм шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашуы. Җитешсезлекләр арасында - төзелеш вакытында объект инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин ителмәгән.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading