16+

Менингит очраклары арта. Кемнәр гаепле?

16 июля 2025, 15:57
1442
0
0
Уку өчен 2 минут

2025 ел башыннан Россиядә менингитның 1200 очрагы теркәлгән.

2025 ел башыннан Россиядә менингитның 1200 очрагы теркәлгән.

Бу 2024 ел күрсәткечләреннән ике тапкырга артык, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Владимир Чуланов. Аның сүзләренчә, әгәр элегрәк үлүчеләр арасында балалар күбрәк булса, хәзер өлкәннәр өлеше шактый арткан. Бу төркемдә үлем очраклары 16%ка җитә, ә 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 30%тан артып киткән. 

Менингококк инфекциясе нерв системасын һәм эчке органнарны зарарлый, еш кына үлемгә китерә. Белгечләр мәгълүматларына караганда, 2025 елның биш аенда 1266 авыру очрагы теркәлгән, шуның 75% ы – өлкәннәр. Мәскәүдә барлык очракларның яртысыннан артыгы теркәлгән.

Экспертлар инфекциянең таралуын мигрантлар арасында вакцинациянең түбән булуы бәйли – алар өлешенә яңа очракларның 60%ка якыны туры килә. Белгечләр, мәктәп укучыларын, студентларны һәм мигрантларны кертеп, вакцинацияләү программасын киңәйтергә тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading