16+

Кытай вирусы Россиягә үтеп кергән

Россиядә Кытайда таралыш алган чикунгунья бизгәгенең беренче читтән кертелгән очрагы теркәлгән.

Россиядә Кытайда таралыш алган чикунгунья бизгәгенең беренче читтән кертелгән очрагы теркәлгән.

Вазгыять Роспотребнадзор контроленә алынган, дип хәбәр ителә ведомство сайтында. 

Авырып киткән ир-ат Мәскәүгә Шри-Ланкадан кайткан, анда ул 10 көн ял иткән. Чит илдән кайтканның икенче көнендә ул медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә. Денге бизгәгенә шик белән аны инфекция бүлегенә госпитализацияләгәннәр, ләкин тикшерү чикунгунья вирусына уңай нәтиҗә күрсәткән. Пациент уртача авырлыкта хастаханәгә озатылган. 

Роспотребнадзор бизгәкне Россиягә кертү куркынычлары турында кисәткән иде, ведомство белгечләре моңа әзер була. Оператив рәвештә эпидемиягә каршы чаралар уздырыла. Әмма Россиядә инфекция таралу куркынычы юк, чөнки чикунгунья билгеле бер черки тешләве аша гына күчә. Хәзер илдә бизгәк таратучы черкиләр саны эпидемиологик куркыныч тудырмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading