Россиядә, инфляция һәм тәкъдимнең кимүе аркасында, торакның кыйммәтләнүе котылгысыз.
Якындагы елларда торакның артуы тәкъдимне кыскарту аркасында котылгысыз, дип яза “Парламентская газета”. Бу хакта 20 июньдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр иткән. Петербург халыкара икътисади форумында РБКга биргән интервьюсында белдергәнчә, фатирларның гомуми бәясенең яртысыннан кимрәген төзелеш эшләре тәшкил итә. 15 процентка якынын финанс хезмәтләре, калган өлешен транспорт чыгымнары һәм җир бәяләре тәшкил итә.
"Үсеш булачак, чөнки бәяләрне киметүнең бердәнбер мөмкинлеге – бу тәкъдимнең күп булуы. Әгәр дә ул булмаса, бәя югары булачак", – дигән вице-премьер. Ул квадрат метр бәясенә социаль инфраструктураны кертүгә бәйле рәвештә борчылуын белдергән, бу торакның кыйммәтләнүенә һәм, димәк, аны сатып алу мөмкинлекләренең кимүенә китерә. Хөснуллин шулай ук быел, 2024 елга караганда, күп катлы йортлар төзелешенә рөхсәт 28 процентка кимрәк бирелүен сөйләгән. Ә 2028 елда, түрә сүзләренчә, күрсәткеч тагын өчтән бергә кимиячәк.
“Бу, финанс вазгыять тотрыкланса да, ипотека, кешеләрнең фатир сатып алу мөмкинлеге булачак, әмма базарда торак булмаячак дигәнне аңлата. Базарда торак булмау бәяләр артуга китерә", – дип йомгаклаган Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар