16+

Ильмира Нәгыймова ярдәм сорый

10 июля 2025, 15:29
4324
3
0
Уку өчен 2 минут

Җырчы Ильмира Нәгыймова Яр Чаллыда яхшы психотерапевт эзли

Җырчы Ильмира Нәгыймова Яр Чаллыда яхшы психотерапевт эзли

Киңәш сорап, җырчы социаль челтәрдәге язылучыларына мөрәҗәгать иткән. 

– Паник атакалардан дәваланып бетмәдем, янәдән  шул ук халәт. Кайвакыт үземне үлем хәлендәге кебек тоям, аннан тагын җиңеләеп китәм. Бер энергиям юк. Бу көннәрдә миңа сүз әйтергә ярамый, юк кына сүздән дә елап җибәрәм. Табиблар дарулар язып бирде, бер ай дәваландым. Әмма гел даруда да утырасы килми. Бәлки, ансыз булдыра да алмыймдыр. Йокларга яткач та тәнем үзеннән-үзе селкенә башлый, тын кысыла.
Аннан еларга тотынам, әйтерсең күзләрдән яшьләр елга кебек ага. Әгәр миңа көндәлек тормышта: "Ела", - дип әйтсәләр, елап утыра алмыйм. Ә менә бу халәттә, теләсә кайсы төрек
сериалында уйный алам. Бераз юмор кыстырам әле, монысы яхшы. Күпләр паник атакалар пандемиядән соң башланды ди. Мине дә бу авыру бер ел элек борчый
башлады. Дуслар, үзегезне, нерваларыгызны саклагыз, – ди җырчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

4

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

3

  • аватар Без имени

    1

    0

    Надо взять себя в руки.Успокоиться.Чтобы рядом были близкие любимые.Поддержали.А самое главное любимый и надёжный человек.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Махмут хазраткя бар ,ошкертергя ,куз тия биь ,конляшучеляр куп ,куп фотолар куясыз бит

      • аватар Без имени

        2

        0

        Надо просто сходить к эндокринологу и проверить щитовидку!

        Мөһим

        loading